– Идрис, әйдә булмаса әңгәмәне Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасыннан Мохтар бабай сүзләре белән башлыйк:
Элек чакта мин бер кеше идем,
Хәзер, малай, миндә ике “мин”...
Синең дә Мохтар бабай кебек ике “мин”ле булуыңны беләбез. Актер һәм җырчы “мин”нәрең турында әйтүем. Шул “мин”нәрнең сәнгатькә килү юллары ничегрәк булды?
– Җырчы “мин”емнең кыска ыштан киеп, бала чакта өйдән-өйгә сәләт күрсәтеп йөрүе хәтердә. Шәрран ярып “их, бигрәк тәмле бәрәңге” дип кычкырып йөрүләрем белән авылдашларымның теңкәсенә тиеп бетмәдем микән дип тә уйлап куям. Юктыр... Югыйсә, алар миңа артист язмышы юрамаслар иде. Шәммәт халкы миндә җырчы күрде. Шуннан инде авылдашларымның ышанычын акларга булдым. Урта мәктәпне тәмамлап, соңгы кыңгырауда соңгы кабат җырлаганнан соң, биштәремне алып сәнгать институтына юл тоттым. Баксаң, җырчы булу өчен башта сәнгать училищесы, сәнгать институты каршындагы әзерлек курслары үтәргә кирәк икән. Институтка керә алмый авылга кайтып “кара йөз” буласым килмәде – тәртәне театраль факультетка бордым. Имтиханда “Язмышлардан узмыш юктыр” пьесасыннан Мәрәһим җырын башкардым. Фәрдүнә апа Касыймова сәнгать дөньясында бер Фидан бар инде, башкасы кирәкми, безгә Идрис кирәк, диде. Күрәсең, Фиданны кабатлаганмындыр. Укый башладым. Артист тормышы ал төсләрдән генә тормый икән. Көннәр буе тузанлы паласта трико киеп күнегүләр ясыйбыз. Ал томаннар таралып тузан астында калу күңелне кырды. Кая инде ул чакта киләчәкне күзаллау. Бәхеткә, тиздән армиягә алдылар.
– Исеңдәдер, хәрби хезмәттә булуның ул елларда дәрәҗәсе бик зур иде. Армия – ир-атның чыныгу мәктәбе, дип аталды. Шул чыныгуда пот-пот тоз ашап дембельгәчә барып җиткәнче артистлыгыңның файдасы тими калмагандыр.
– Бәлки. Учебкадан соң взвод командиры урынбасары булдым. Командалык тонын булдыру, солдатлар белән эшләүдә дә артист һөнәренең файдасы тими калмагандыр. Шулай ук аралашуда да. Ә инде җырлауга килгәндә, бер тапкыр гына адәмчә – татарча җырларга туры килде. Урысча җырлый белмәдем, күмәк җырларда авыз ачып, мөгрәп йөрүләрне исәпкә алмаганда. Ә татарча җырлавым шулай булды. Әниләр турында композициядә авылдашым Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”ны башкардым. Алкышларга күмделәр. Татарчаны болар аңладылар микәнни дип аптырадым. Күрәсең, туган якка, әниләрне сагынулар, ностальгия үзен сиздергәндер. Хәрби хезмәт бик тиз узгандай тоелды. Ракета гаскәреннән институтка уктай атылып кайтып төштем. Элек булган барлык шикләр таралды. Семестр тәмамлангач җәйге гастрольләргә таралабыз. Озакламый сәнгать институты каршында театр-студия оешты. Ул елларда яшьләр театры ачу турында сүзләр йөри иде. Безнең курсны шуңа әзерли башладылар. Һәм бер көнне уптым- илаһи без яшьләр театрына эшкә килдек. Калганын беләсең инде.
– Синең иҗатыңның иң чагу өлешен “Нур” белән бәйләү гадәткә кергән.
– Әйе, татар театрында күп рольләр башкарырга туры килде. Күбрәге – төп рольләр. Ләкин бу вак рольләрне кимсетә икән дип аңлама. Кечкенә рольне дә зур итеп башкарып була. Кечкенә булсынмы, зурмы – аның тамашачысы бер үк. Актер тәнкыйтьче өчен түгел, ә тамашачы өчен эшли. Актер-тамашачы күперенең ныклыгы, зурлыгы аның суының, ягъни иҗатының тирәнлегенә бәйле.
– Театрдан китүеңә үкенмисеңме?
– Юк, мин балачактан җырчы булу хыялымны тормышка ашырдым. Ә актерлык аңа булышлык итә.
Актерлык һәм җыр гына түгел, өченче юнәлештә дә эшлим. “Сәяр”дә 2009 елда реклама бүлеген ачтык. Аеруча ковид вакытында сәхнәләрдә тамаша бирү тукталгач, реклама агентлыгыбыз безгә ачтан үлмәскә ярдәм итте. Хәзер без “Сәяр” компанияләр төркеме” дип аталабыз. Аңа шул ук исемдәге яшьләр үзәге дә керә.
– Бүген кайсы нәтиҗәлерәк эшли?
– Аны аерып карау кирәкмидер.
– Берничә ел элек авырып аяксыз калуыңны беләм. Шул хакта кабат искә алып китик әле.
– Бил сызлап, дәваханәгә бардым. Табиблар миңа “оча сөягендәге буынтыклар остеоартрозы” дигән диагноз куйды. Вакытында дәваламаган очракта бөтенләй аяксыз калу куркынычы яный иде. Мондый операцияне бары тик Германиянең бер клиникасында гына эшлиләр. Диагнозны ишеткәннән соң йокысыз төннәр, борчулы көннәр башланды. Хатыным Гүзәл белән Мюнхенга юл тоттык. “Sana” клиникасында бар дөньяда танылган хирург операция ясады. Аны җиңел генә кичереп булмады: бик күп кан югалттым. Беренче төнне кан басымым кинәт төшеп, кинәт күтәрелде. Самолеттан төшеп, шунда ук пычак астына яту да, күрәсең, организм өчен авыр булгандыр. Аллаһка шөкер, табиблар минем сәламәтлек өчен азаккача көрәште. Һәм җиңеп чыктык.
– 2017 елны никахтан тыш улың табылуы турында да хәбәрләр таралган иде. Пиар өчен үзе таратадыр дип фаразлаучылар да булды.
– Әйе, кайберәүләр аерылганнар, бергә яшәмиләр дип тә сөенгән. Илдус исемле уллыкка дәгъва итүче егет белән ДНК анализлары тапшырдык. Дәгъвалары тормышка ашмады. Әллә үч итеп, әллә кармакка эләктерергә тырыштылар, аңламадым.
– Идрис, әйдә булмаса сүзне туган як факторы дигән төшенчә белән тәмамлыйк.
– Яхшы булса да торган җир – сагындыра туган җир, диләр. Мин туган ягыма – Шәммәткә кайтып дәрт-дәрман алып киләм. Бала чакта ыштан белән балык сөзеп йөргән Сөн буйларын бер әйләнеп кайтсам, бот буе малайның беренче моңнарының тамашачысы булган, атышлы уйнап үскән әрәмәлекләрне урап чыксам, кайчандыр дөньядагы иң татлы җимеш дип исәпләгән камырлыкларыма барып малайлыкның татлы җимешен тел өстенә салсам, миңа башка бер әйбер дә кирәкми. Ә кешеләре аның! Һәр икенче кеше җырлый, һәр өченчесе бии, телгә җор, күңелле, мәзәк халык яши бездә. Мин туган ягым белән бик горурланам.
Идрис КӘЛИМУЛЛИН фотосы.