Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИН: “Сагышларым җырга күчте минем...”
Җырчы белән әңгәмә
Каз өмәләрендә, аулак өйләрдә, абый-апалар энекәш белән икебезне соратып җырлаталар иде. Авылдагы бәйрәм концертларында һәрвакыт катнашып килдек. Хәтерлим, 1нче сыйныфта укыганда бер малай белән дуэт җырладык. Соңыннан әйттеләр: “Эх, минем улымның тавышы бөтенләй ишетелми, бу чукынчык Нәфкать ник шул чаклы кычкырып җырлый икән”, – дип уфтанып, ачуланып утырган әнисе. Шулай булгач, җырга тартылу миндә тумыштан булып чыга инде.
1990 еллар башында студияләр татар җырчыларының да аудиокассеталарын чыгара башладылар. Минем авыл клубында җырлаган язмаларым да ниндидер юл белән атаклы музыкант, композитор Вадим Усманов һәм студия җитәкчелеге кулларына килеп эләккән.
“Менә бу “коммерческий тавыш” дип, кассетаны чыгару нияте белән мине студиягә чакырдылар. “Җырым синең хакта” исемле беренче альбомым дөнья күрде. Анда башкарылган барлык җырларым да халык арасында тиз таралып, танылып, миңа киләчәк альбомнарымны чыгару өчен юл ачты. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә 300гә якын җырым аудио-видеоальбомнар булып ил буенча таралды. Һәр көзне яңа концерт программасы белән каршылау соңгы елларда иҗади традициягә әверелде.
Шулай булгач, Казанга ниндидер үпкә саклау мөмкин дә түгел. Ул – минем яшьлегем шәһәре, мәхәббәтем шәһәре, илһамым шәһәре... Нәкъ бер җырымда җырланганча:
“Бәхетле син”, – диеп, көнләшәләр кебек,
“Казан каласыннан мин!” – дисәм.
Сагышларда көеп, яшәрмен күк боек
Казанкаем, синнән мин китсәм...
Бүгенге көндә тормышымны Казаннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Хәер, шул ук сүзләрне Башкортстанга карата да әйтеп була. Туган туфрак изге, мөкатдәс, аны берни белән дә алмаштырып булмый. Казан да, Яңавыл да, Уфа да – күңелемнең иң түрендә...
– Әйткәндәй, Татарстан тамашачысы белән Башкортстан сәнгать сөючеләре, Казан тыңлаучысы белән Уфаныкы арасында аерма бармы?
– Бар. Башкортстанда моңлы халык җырларын, лирик әсәрләрне күбрәк үз итәләр. Татарстан тамашачысына җитезлек кирәк. Шул ук вакытта Уфа тамашачысы гадирәк, Казанныкы исә таләпчәнрәк. Казанда зыялылар концертларга күбрәк йөри. Тамаша ошамаса, алар күзең бәреп әйтә, Башкортстанныкылар исә итәгатьлерәк. Шунысы кызык – минем җырларымның күбесе – Башкортстан шагыйрьләре, композиторлары иҗат иткән әсәрләр.
– Ә, гомумән, тамашачыгыз кем соң Сезнең? Нинди социаль төркемнән, һөнәрдән, җенестән?.. Бу хакта кызыксынганыгыз юкмы?
– Тамашачымны мин бер сүз белән “затлы тамашачы” дип билгеләр идем. Баштагы чорларда концертларыма хатын-кызлар күпләп килә иде. Залда утыручы халыкның якынча 70 процентын тәшкил итә иде алар. Соңгы ике елда исә концертларда ирләр күбәйде. Бу нәрсәдән киләдер – әйтә алмыйм. Үзем үзгәрдемме, җырларыммы, әллә ир-ат хисчәнрәккә әйләндеме – белмим. Концертларыма, нигездә, зыялы тамашачы йөри. Искә алсагыз, кесә телефоннарыннан сөйләшеп, чыр-чу килеп көлешеп, ашап-эчеп утыручылар минем концерт залларымда юк...
– Чынлап та, концертыгызга баргач, үземнең балачагыма, 1980 елларга кайтып килгәндәй булдым. Искиткеч зыялылык, тыйнаклык, сәхнә зәвыгы. Тез белән кендек арасындагы тозсыз” мәзәкләр сөйләп кеше көлдерүче дә, “тегеләй итегез, болай итегез” дип вәгазь укучы да юк... Бары тик илаһи моң гына... Һәммәсе дә классик җыр традицияләрендә... Сез кайберәүләр кебек биш-алты җыр җырлап, калган вакытны кәмит куеп үткәрмисез – җырлыйсыз да җырлыйсыз. Бүгенге “шау-шоуга” корылган эстрада мәгънәсезлегенә каршы тору авыр түгелме?
– Мин сәхнәгә җырлар өчен чыгам. Сәхнә образым – зыялы, интеллигент. Ул тормыштагы халәтемә дә туры килә. Мин тамада-җырчы, табын-ресторан “сандугачы” түгелмен. Сүз сөйләү – минем эшем түгел. Аның өчен сүзгә күбрәк оста язучы-шагыйрьләр бар. Вәгазь уку да минем өчен түгел. Үзеңдә булмаган акылны тамашачыга көчләп тагу – мәгънәсезлек. Аның өчен галимнәр, философлар бар. Минем эшем – җырлау. Һәм моны җиренә җиткереп башкарырга тырышам.
– Шагыйрь Нияз Акмал шигыренә Фәрит Хатыйпов көй иҗат иткән җырымда шундый юллар бар:
Күзләремнең төсе үзгәрмәде,
Сагыш кына басты күзләрне.
Җырны моңлы җырлыйм әле дип, махсус моңлы башкарып булмый. Моң күңелгә, үткәннәремә яшерелгән. Балачакның бәхетле һәм бәхетсез мизгелләре күңелемнән беркайчан да киткәне юк. Бигрәк тә әнкәемнең бик иртә бакыйлыкка китүе, бер-бер артлы яраткан абыйларымны, энекәшемне югалту ачысы һаман күңелне әрнетә, җанны ашый. Сигез баладан өчәү генә калдык бит... Сагышларым моңга күчте минем.
Аннары моң, сагыш дигән төшенчә халкыбызның йөрәгенә кереп урнашкан бит ул. Ә мин – халык улы. Димәк, үземнең эчке халәтемнән чыгып, татарның канлы-зарлы кичерешләрен дә җырларымда бирергә тырышам. Моң чыганагы булып, үз биографияң генә түгел, ә халык күңеле дә хезмәт итә булып чыга.
– Тамашачы мине, беренче чиратта, лирик җырчы буларак кабул итте. Ә лириканы мәхәббәттән аерып карап булмый. Мәхәббәт темасы – ул мәңгелек тема. Мәхәббәт утында янмаган бер генә кеше дә юктыр ул дөньяда. Шуңа да сөю хакындагы җырларым, алардагы образлар гади халыкка аңлаешлы һәм якын.
Мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген яши-яши аңлыйсың икән ул. Һәр мизгелнең кадерен белеп, яшәүнең мәгънәсен аңлап, мәхәббәтне саклап гомер итү – ул зур хезмәт тә, бәхет тә, уңыш та. Авторларым тарафыннан язылган җырларны башкарганда тамашачылар еш кына минем үземне шулардагы образлары белән тиңлиләр икән – бик әйбәт. Тиңләсеннәр! Чөнки мәхәббәт безне яшәтә дә, яшьнәтә дә, юата да, елата да. Яшәсен мәхәббәт!
– Иҗатыгызның башлангыч дәверендә Сезнең тавышыгыз Фидан Гафаров тавышына бик якын иде. Аның репертуарындагы җырларны да күпләп башкардыгыз. Моны нәрсә белән аңлатырсыз? Ул сезнең кумирыгызмы, әллә табигый тавышыгыз аныкына якынмы?
– Бу хакта бик еш ишетергә туры килә. Без үскәндә Фидан абыйның җырларын тыңлап үстек. Ул башкарган җырлар телебездән төшми иде. Фидан Гафаровның тавышы, моңы, образы шулкадәр күңелгә тирән сеңгән, үзем дә сизмәстән, аңа охшатыбрак җырлый башлаганмын. Мине моны кыенсынып түгел, ә горурлык хисе белән әйтәм. Бөек, буй җитмәслек талант иясенең җырларына мөрәҗәгать итү – иҗатына соклану, ихтирам, сөю күрсәткече бул.
Үлеменә кадәр аның белән якыннан очрашып, аралашып тору миңа Фидан Гафаровны зур шәхес буларак та, гади җир кешесе буларак та ачарга мөмкинлек бирде. Мин аңа чиксез хөрмәт белән карыйм. Безгә-җырчыларгы маяк булган андый кабатланмас шәхесләр артык күп түгел – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашевалар гына. Бүгенге эстрадада җырны бөтен эстрада кануннарына профессиональ дәрәҗәдә туры китереп Айдар Галимов башкара.
– Бер-беребезгә чәй эчәргә, кунакка йөрешмәсәк тә, күмәк концертларда очрашып, хәл белешеп, аралашып торабыз.
– Мин алай төшенкелеккә бирелмәс идем. Соңгы елларда яшь җырчылар ретро җырларны яратып башкара башладылар. Хәтта Алсу да Казанда беренче татарча альбомын чыгарды, бик матур итеп “Кышкы романс”ны башкарды.
Яшьләр арасында талантлар шактый. “Йолдызлар фабрикасы” аларга сәхнәдә ныклап аякка басарга мөмкинлек бирә. Бу – яшьләр форматы. Мин аның бернинди дә начарлыгын күрмим, яшьләр теләсә кайда, теләсә нишләп вакыт уздырганчы, матурлыкка омтылып, җыр белән, сәнгать белән мавыксыннар.
Танышу өчен яшьләргә икейөз җырчы арасыннан нинди дә булса сыйфатың белән аерылып тору кирәк. Тавыш тембры, тышкы кыяфәте, җыры белән. Әлбәттә, җырчы бер генә җыры белән дә танылырга мөмкин. Ләкин чын популярлык килсен өчен, аның янында тагын да матуррак 10 яңа әсәр чиратта торырга тиеш. Кыскасы, җырчыларны халык сайлый. Кемдер аның күңелендә кала, күпләр югала. Ә “Йолдызлар фабрикасы” – яңа җырчыларны тамашачы хөкеменә чыгару чарасы гына.
– Композитор һәм җырчы, шагыйрь һәм җырчы... Алар бер-берсен ничек таба, аларны нәрсә якынайта?
– Күңел халәте, характерлар якынлыгы берләштерә безне. Минем күңелемә, тормыштагы һәм сәхнәдәге халәтемә Марат Кәбировның шигърияте, Ризван Хәкимовның көйләре бик якын. Без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз, бер рухи ешлыкта яшибез. Үзенә күрә “иҗади өчлек” булып яшибез инде. Шулай ук Зөлфәт, Резеда Вәлиева, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Миңнуллин, Рәис Ханнанов, Илгиз Закиров, Фәрит Хатыйпов, Артур Туктагулов, Зөлфия Хайретдинова кебек шагыйрь-композиторларның иҗаты минем күңелемә аваздаш. Гомумән, иң тәүдә җырның сүзләренә, эчтәлегенә игътибар итәм. Ул күңел халәтенә туры килсә, димәк, җыр уңышлы килеп чыгачак.
Икенче яраткан шөгылем – автомобильләр. Әлегә ике машинам бар. Беренчесе – җиде урынлык “Опель-Зафира”, анысын үзем йөртмим, махсус водитель тотабыз. Икенчесе – “Крайслер”. Монысына инде үзем хуҗа. Машина моторы тавышына кушылып, җырлап та җибәрсәң, икеләтә күңелле.
– Әнгәмәгез өчен рәхмәт, Нәфкать. Иҗади уңышлар Сезгә! Тапмашаларыгыз күңелләргә нур салып, өшегән җаннарны җылытып, киләчәктә дә күңелләргә дәва булып хезмәт итсен!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Ф. Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты, “Хезмәт даны” медале иясе.