Барлык яңалыклар
Сәхнә
8 март , 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (3)

Нәфкать – искиткеч тыйнак, зыялы зат. Ул сәхнәгә җырлар өчен чыга. Кайбер билгеле артистлар кебек, җырлар алдыннан “дусларым, тегеләй булыйк, болай итмик” дип ярты сәгать акыл да сатмый, әдәпсез мәзәкләр сөйләп, артистларының арт саннарына да тибеп йөрми. Ул, чыннан да, сәхнәдә яши.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (3)

“Казанны бер тапкыр күргән кеше аңа мәңге тартылып яши”, – дип юкка гына әйтмиләр. Иҗади җаннарны Тукай, Җәлил эзләре, Сәйдәш моңнары үзенә тартадыр, күрәсең. Демобилизацияләнеп, берникадәр вакыт Уренгой-Ужгород-Пермь газүткәргечендә элемтәче булып эшләгәч, 1984 елда Нәфкать кабат татарның рухи мәркәзе – Казанга юл алырга карар кыла.

– Барып, эшкә урнаштым, күңелдән җылап йөрим. Ул вакытта һәр заводның үз мәдәният сарае бар иде. Минем башта “профессиональ җырчы булам” дигән уй бөтенләй юк, тик күңел җырга тартыла иде. Җырламыйча түзә алмыйм. Шуңа да берничә мәдәният сараеның вокаль-инструменталь ансамбленә язылдым, чөнки алар атнага икешәр көн генә репетицияли иделәр. Бер ансамблемдә ял булса, икенчесенә йөгерәм. Шул рәвешле, Төзүчеләр мәдәният сараеның – “Ялкын”, Киров мәдәният сараеның – “Яз”, Зиннур Гыйбадуллинның “Якты елга” ансамбльләрендә, Сара Садыйкова исемендәге хор составында җырлап йөрдем. Кабатлап әйтәм, бу җырчы булу максатыннан түгел,  ә күңел тартылуын басу өчен эшләнә иде. Чөнки мин эшлим дә, укыйм да – Казан авыл хуҗалыгы институтында агрономия һөнәрлеге буенча белем алам. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт фәнни-тикшеренү институтында да эшләп алдым әле, – дип көлемсери бүген җырчы.

Белмим, Русия элемтә хезмәте, авыл хуҗалыгы Нәфкать Нигъмәтуллин йөзендә кемне югалткандыр – әйтә алмыйм, әмма җыр-моңы белән йөрәкләр арасында элемтә урнаштыру серен Ходай бер аңа гына ачкан. Күңел тибрәнешләрен үзенә җыйган җыр Нәфкатьнең шәхси язмышын да билгели. “Яшьлек” ансамбле составында җырлап йөргәндә, ул гомерлек мәхәббәте Рәмзия Сәләхова белән таныша.

– Минем тормыштагы уң кулым да, сул кулым да, дустым да, хатыным да, продюсерым да – Рәмзия. Казанга килгәч тә, сәхнәдә беренче күзем төшкән кеше ул булды һәм Аллаһы бу талантлы артистканы үземә насыйп итте. Ул – минем гомерлек юлдашым. Без инде 33 ел бергә, – ди Нәфкать.

Шулай итеп, ике җырлы язмыш бергә үрелеп китә. Шунысы да мөһим: җырчы бу вакытта махсус музыкаль белем дә алган – 1987-1992 елларда Казан музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлаган була инде. Дөрес, аңа алдарак та тавыш, җыр-моң осталыгын махсус уку йортында камилләштерергә тәкъдимнәр күпләп ясалган була; хәтта танылган композитор Марс Макаров үзенә ияртеп, Казан консерваториясенә дә алып килә. Ләкин октябрь ае булу сәбәпле, алар имтиханнарга соңга калалар. Менә шушы музыкаль белем бушлыгын ул барыбер соңгарак калып булса да тутыра. Һәм барлык гомерен сәхнәгә багышларга карар кыла.

1995 елда аның тәүге “Җырым, синең хакта” дип исемләнгән аудиоальбомы дөнья күрә. Аңа кергән җырлар Нәфкатькә шунда ук популярлык китерә, аның лирик-драматик баритон тавышын бар татар дөньясына таныталар. Шуннан соң бер-бер артлы “Унсигездәмен”, “Үзем белгән юл белән”, Көзге моң”, “Синең кулда язмышым”, “Яңа гасырга бергә”, “Җырым синең хакта”, “Уралды моңнарына” һ.б. аудиоальбомнары дөнья күрә һәм йөзләрчә мең тираж белән Русия киңлекләренә тарала. Бүген аны Русиядә белмәгән татар кешсе юктыр, мөгаен. Өлкәннәр “Нәфкать балакай”ны тыңлап, яшьлекләрен исләренә төшерә, кыз-кыркын исә аңа күңеленнән үлеп гашыйк булып йөри.

Нәфкать – искиткеч тыйнак, зыялы зат. Ул сәхнәгә җырлар өчен чыга. Кайбер билгеле артистлар кебек, җырлар алдыннан “дусларым, тегеләй булыйк, болай итмик” дип ярты сәгать акыл да сатмый, әдәпсез мәзәкләр сөйләп, артистларының арт саннарына да тибеп йөрми. Ул, чыннан да, сәхнәдә яши. Җырлап, тамашачыларның күңеленә көч-җегәр бирә, алар да аңа үз йөрәкләренең бер өлешен алкышлар аша җиткерәләрдер кебек. Концерт барышында ул 30дан артык җыр башкара һәм алар тамашачылар күңелендә яши башлыйлар.

Аеруча Башкортстана җыр сөючеләре Нәфкатьне үз итәләр. Күрәсең, күңел тибрәнешләренең дулкыннары туры киләдер. Хәер, Нәфкать үзе дә гомерен якташларыннан башка күз алдына китерә алмый. Ел да туган ягына кайтып, авылдашлары, якташлары алдында концерт программалары белән сынау тота ул. Чөнки иҗатына иң гадел бәяне аны бәләкәйдән белгән якын кешеләр генә әйтә ала. Туган як, туган җир төшенчәсе – җырчы өчен изге. Шуңа да ул Казанда да яңавыллылар белән ныклы бәйләнеш урнаштырган. Яңавыл яшьләре җәен Казан югары уку йортларына укырга керер өчен иң башта Нәфкать Нигъмәтуллинның йортына агылалар. Билгеле, ярдәм көтеп. Нәфкать абыйлары, нишләсен, үзенең акыллы киңәше, абруе, популярлыгы белән ярдәмгә килә инде.

– Ярты Яңавылны Казанда укытып чыгардым бугай инде, – дип көлемсери ул.

Якташлары, Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Нурихан Фәттах һәм Илдар Юзеевлар да Нәфкать Нигъмәтуллинның чын, якын дуслары иделәр. Аларның аксакалларча акыллы киңәшләре, үгет-нәсихәтләре Нәфкатькә әле рухи кыйбла булып тора.

* * *

...Урҗа елгасының аръягындагы киң юлдан урта яшьләрдәге ир атлый. Ышанычлы, ныклы адымнар белән җиргә баса ул. Кайчандыр көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп йөргән камыллы, шайтан таяклы балачак сукмакларын күңеленнән барлый ул. Бу сукмаклар күптән инде югалганнар; юк, югалмаганнар, киң юл булып үскәннәр. Аякка кадала торган камыллары, шайтан таяклары да вакыт сынавын уза алмаган, кибеп, юкка чыкканнар. Күңелдә генә һаман җырлар өермәсе. Ир кайчак туктап, үткәннәргә борылып карап ала, аннары яңадан карашын офыкка тери дә юлын дәвам итә. Мәңгелеккә табан атлый ул. Мәңгелеккә табан... Үзе генә белгән юл белән...

(Ахыры бар)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (3)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас