* * *
...Үзенең сихри моңы, кабатланмас тавышы, сәхнәдәге зыялылыгы белән милләттәшләребезнең күңелен әсир иткән күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның балачагын мин нәкъ шулай күз алдына китердем. Ул әле дә сәхнәдә дә, тормышта да, авыл малае булып кала. Көтү көткән, ялан тәпи тугайлардан йөгереп сыер эзләгән, әсәреп карт бабайларның әкият-хикәятләрен тыңлаган авыл малае булып... Аның күңелен аңлар өчен, тавышын тыңлау белән бергә, күзләренә багарга кирәк. Бу күзләр Моң белән тулы. Асылын сүз белән аңлатып бетерә алмаслык тирән һәм сихри Моң белән. Әйткәндәй, шундый ук Моң бөек әдибебез Габдулла Тукайның фотопортретларындагы карашыннан да сарыла... Шигъри моң... Ятимлек моңы...
Юкка гынамыни бөек Тукай;
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң кечкенә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, – димәгән.
Балачакны – гомернең иң татлы, бер кайгысыз мизгеле дип атыйбыз. Ләкин Нәфкатькә фани дөнья үзенең ачысын бик иртә татыта, тормыш сынауларын аңа яшьли үтәргә туры килә. 1962 елның 16 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында Тимергали һәм Хәтирә Нигъмәтуллиннарның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән Нәфкать инде 9 яшендә үк әнисез кала. Бертуганнарының да гомере озын булмый. Сигез баладан бүгенге көндә өчесе генә исән, бишесе – бакыйлыкта. Ятимлек күз яшьләре, хәсрәтләр күңелдә илаһи моңга әверелмичә, нәрсәгә әверелсен инде?! Әле әнисе авырып, урын өстендә ятканда ук, кечкенә Нәфкать: “Әни, җырлыйммы!?” – дип, аны юата торган булган һәм аның җырларының дәвалау көче әле дә исән, тамашачыларына барган һәркем аннан күңеленә – ял, җанына дәва алып кайта...
Мәктәп елларында ук Нәфкатькә мөстәкыйль яшәргә, үзен-үзе тәрбияләргә өйрәнергә туры килә. Башта ул якындагы Байгуҗа сигезьеллык мәктәбендә укый, VII-VIII сыйныфларны Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан 2нче мәктәп-интернатта үткәрә, ә инде Яңавылның 3нче мәктәбендә урта белем ала. Туган авылын, якыннарын нык сагынса да, ул түзә, сагышларын җырга сала.
Урта белем алгач, 1979 елның августында Нәфкать Нигъмәтуллин, икетуган агасының киңәшен тотып, химия-технология институтына укырга керү өчен Казанга юл ала.
– Поезд белән барып төштем. Кесәдә өйдән биреп җибәрелгән 60 тәңкә акча. Вокзалда каршылаучы беркем дә юк, – дип хәтерли бүген җырчы. – Казан миңа беренче күрүдә бөтенләй ошамады. Тукай әйтмешли, “монда бар да ят миңа...” Уфа бик матур булып тоела иде. Казанда кая барырга да белмим бит инде. Химия-технология институтында уку теләгем бөтенләй онытылды. Шулай ук, укырга кермичә кайтып китү дә оят. Авылдашларың күзенә ничек күренерсең? Вокзал уртасында ялгызым басып торам шулай. Шунда күзем “Укырга кая барырга?” дип язылган тумбага төште. Янына барып, уку вакыты азрак һәм шуның белән бергә тулай тораклы уку йортларын сайларга тотындым. Көн кичкә авышып бара иде инде. Карыйм, Казан элемтә техникумы үзенә абитуриентлар җыя икән. Тулай торагы бар, уку вакыты да 1 ел да 10 ай гына. Тоттым да, документларны шунда илттем. Кунырга урын юк, төнне дә вахтер карчык белән сөйләшеп, техникумның фойесында үткәрергә туры килде.
Ике елга якын вакыт бер мизгелдәй үтте дә китте. Техникумны тәмамлагач, мине Көнчыгыш Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәренә эшкә җибәрделәр. Аннан армиягә киттем.
Нәфкать Нигъмәтуллин хәрби бурычын 1981-1983 елларда башта Төньяк Осетиягә, аннан Украинада үти, элемтәче була. Нәкъ шушы чорда фаҗигале рәвештә аның абыйсы һәм энесе үлеп китә. Хезмәттәшләре Нәфкатьне ташламыйлар, штаб начальнигы хәленә керә, көн саен күрешеп тора. Шулай итеп җырчы солдат шулпасын кайгы яшьләре белән бергә чүмерә.
(Дәвамы бар)