Барлык яңалыклар
Сәхнә
6 март , 07:10

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (1)

Хәер, малай үзе дә моңлы күңелле. Ятим кеше моңлы була диләр, шуннандыр инде. Күптән түгел генә әнисен югалтты бит малай. Хәтирә апа гомер буе колхозга бил бөгеп, 8 бала табып, 49 яшендә дөнья куйды. Эх, үкереп бер елыйсы иде дә – ярамый. Ир кеше бит ул... Дөнья тоткасы... Әле үзенә тугыз яшь кенә булса да...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (1)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (1)

Экспресс-белешмә

Исем-шәрифләре: Нәфкать Тимергали улы Нигъмәтуллин;

Йолдызнамә буенча: Чаян;

Яраткан чәчәге: розалар;

Яраткан ризыгы: токмачлы аш;

Яраткан җәнлеге: Ходай тарафыннан яралтылган һәрнәрсәне яратырга кирәк;

Хәмергә мөнәсәбәте: берничек тә яхшы була алмый инде;

Үзендәге уңай сыйфатлары: ярдәмчеллек, гадилек, юмартлык;

Кире сыйфаты: тиз кызып китүчән;

Тормыш девизы: “Аек башта – аек акыл!”

 

...Кичке эңгер-меңгер... Урҗа елгасының аръягыннан көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп, үзе салган сукмак буенча, кечкенә бер малай йөгерә. Вәт, ләгънәт төшкере! Гадәтләнде бит турыга өйгә кайтмаска! Гел елга аръягына, тугайга борыла да куя. Аны эзләп, малайның теңкәсе корыды шул. Җитмәсә, аякка камыл кадала, кыяк үләннәр, кычытканнар тәнеңнең кием астына яшерелмәгән җирләрен “иркәләргә” генә торалар.

Бераз шөрләтә. Бабайлар монда өрәкләр, качкыннар яшеренеп ятып, ялгыз йөрүчеләрнең юлын кисә, диләр. Шуңа да күпер аша чыкканда ук “бисмилла”ларыңны укып атлыйсың. Ә барыбер шөрләтә... Тукта, үз-үземне аз булса да тынычландырыйм, курку хисен басыйм дип, малай җыр башлый. Яраткан җырчысы Фидан Гафаровның “Сиңа килдем, иркәм” җырын. Әллә нигә ошый аңа шушы җырчы. Радиодан тавышын ишетсә, бар мәшәкатен онытып, нәүмиз була да кала. Фидан абыйсының тавышы күңелнең әллә нинди нечкә кылларын тибрәтә, күзләрдән яшьләр китерә. Хәер, малай үзе дә моңлы күңелле. Ятим кеше моңлы була диләр, шуннандыр инде. Күптән түгел генә әнисен югалтты бит малай. Хәтирә апа гомер буе колхозга бил бөгеп, 8 бала табып, 49 яшендә дөнья куйды. Эх, үкереп бер елыйсы иде дә – ярамый. Ир кеше бит ул... Дөнья тоткасы... Әле үзенә тугыз яшь кенә булса да...

Кара, җырлап атласаң, алай ук куркыныч түгел икән! Үз тавышың үзеңне тынычландыра, атларга көч бирә. Юкка гына җырны юлдаш дип атамыйлар шул. Тормыш юлыннан җырлап атлаган кеше ялгыз була алмый. Әйтәм бит, әнә йолдыз маңгайлы сыерлары да күренде. Тыныч кына күши-күши шомырт куагы төбендә басып тора. Малайны күргәч, аңа таба борылып, муенын сузып, озын гына итеп, мөгрәп тә җибәрә.

Сиңа килдем, иркәм,

Үтеп чакрымнарны...

Малай елмаеп куя. “Иркәсе” шушы сыерлары булып чыга түгелме соң? Чакрымнар үтеп, күпме вакыт эзли бит ул аны. Тәмам караңгы төшкәнче өйгә алып кайтып, утарга кертеп җибәрергә кирәк. Һәм ул янә җырлый-җырлый, туган авылының басу капкасына таба юл ала... Үзе генә белгән сукмак, үзе генә белгән юл белән...

(Дәвамы бар)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (1)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Үзе генә белгән юл белән... (1)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас