Гадәттә, ирне – ир иткән дә, чир иткән дә хатын-кыз, диләр. Рәисне – Рәис итүче гүзәл зат кем ул? Ул – Тәнзилә Ханнанова. Тәнзилә дә шул ук өлкә – сәнгать кешесе. Ул күп еллар район Мәдәният сараенда художество җитәкчесе, татар халык эстрада-фольклор төркеме җитәкчесе булып эшләгән. Бүген “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Ярмәкәй бүлеге рәисе йөген тарта. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Русиянең мәдәният отличнигы” билгесенә ия. Берничә медаль белән бүләкләнгән. Ике уллары да Уфа нефть техник университетын тәмамлаган. Өлкәне – Ленар сәнгать өлкәсен дә үз иткән, “Туган тел” телеканалында даими чыгыш ясый. Кечесе – Роберт Казанда газ сәнәгате өлкәсендә эшли. Ике онык һәм ике оныкчыклары бар.
– Әйдәгез, сүзне, булмаса, ничек танышуыгыздан башлыйк.
Рәис: Беренче тапкыр Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында укыганда бәрәңге җирендә очраштык. Өченче курста укып йөргән чак иде.
Тәнзилә: Завучның туган ягына – Авыргазы районына бардык. Алар ике егет, без ике кыз. Кояшлы, күңелле көн иде.
Рәис: Шунда гармун тартып, җырлашып биештек. Автобуста парлашып утырдык.
Тәнзилә: Без анда парлашмаган идек әле.
Рәис: Сез бит икенче төрле парлашырга уйлаган булгансыз.
Тәнзилә: Мин түгел, Зилә тәкъдим итте.
Рәис: Зилә минем белән утырырга, аңа Марат белән утырырга тәкъдим иткән булган.
Тәнзилә: Миңа барыбер берсе дә ошамады, дөресен генә әйткәндә.
Рәис: Ә без икенче төрле сөйләштек. Марат Зилә белән, мин Тәнзилә белән утырдым.
Тәнзилә: Мин аларның икесенә дә игътибар итмәдем.
– Ә кайчан иттегез?
Тәнзилә: Соңыннан. Ул вакытта бер-беребезне, югыйсә, белә идек. Мин театраль бүлектә, ул хор бүлегендә. Ә болай сөйләшеп йөргән юк иде. Басудан кайткач, бергә мунчага бардык.
– Бергәме?
Тәнзилә: Юк, аерым-аерым. Мин Зилә белән, ул Марат белән.
Рәис: Шул мунчага барганда чалбар ертылды бит әле. Шуны ямадык.
Тәнзилә: Төнге сәгать дүрттә Стәрлетамак урамыннан кайтып киләбез дүртәүләшеп. Ертык чалбар җилфердәтеп.
Рәис: Чалбарны кайтышлый аларга кереп ямадык. Шунда бәрәңге кыздырып сыйладылар. Утыра торгач, таң да атты. Шулай итеп, танышу иртәнгә кадәр сузылды. Икенче көнне кинога киттек. Анда бер кило алма ашап бетердек.
Тәнзилә: Алма яратам шул мин.
Рәис: Кинодан җәяү кайттык. Кайтышлый туганнарыбыз турында сөйләштек. Шулай бер ун көн йөргәч, бер-беребезне әти-әниләргә дә күрсәтергә булдык.
– Иртәрәк булмадымы соң?
Тәнзилә: Әлләче. Әти-әниләр белән танышуыбыз да бик кызык килеп чыкты. Кайтуыбызны белдереп, ике якка да хатлар язып салдык. Алар буталган булып чыкты. Минем әти-әниләргә дигәнен аныкыларга, аныкыларга дигәнен минекеләргә җибәргәнбез. Шулай да алар кемдер кайтачагын аңлаганнар. Кайттык. Әти белән танышуын үзе сөйләр.
Рәис: Студент чак. Чәч озын бит инде. Ул чак модада шулай иде. Болар моның чәче озын, акылы кыскадыр инде дип, куркып каршы алганнар. Без бераз утыргач, бабай буласы кеше эштән кайтты. Тышта яңгыр ява. Сүз ялганып китми дә китми, ә иртән таң тишегеннән торып китәсе бар. Бераздан бабай: “Яңгыр тышта явамы?” – дип сорап куйды. “Ява-ява”, – дибез. Күпмедер утыргач, тагы шул ук соравын бирә. Әзрәк утыргач: “Яңгыр һаман тыштамы?” – дип сорады. “Тышта, тышта”, – дибез. Тагын шул ук сорау. “Нигә һаман яңгыр турында сорашасың, алар бит сөйләшергә кайткан”, – диделәр. Шуннан соң гына сүзләр ялганып китте. Туй өч җирдә: студентлар белән һәм һәр ике якта узды.
Тәнзилә: Студент туе Рәиснең Стәрлетамактагы абыйларында узды. Икенче көнне укырга киттек. Кайтсак, туйда бүләк ителгән бөтен
әйберне талап чыкканнар. Прокатка алган магнитофонга кадәр җилләр искән. Таныш-белешләрдән бик күп итеп савыт-саба алып торган идек, берсе дә калмаган. Студент туеннан кергән бөтен акча шуларны түләргә китте. Шулай, гаилә коруның икенче көнендә үк таладылар.
– Килен-каенана мөнәсәбәтләре ничек урнашты?
Тәнзилә: Без әни белән 40 ел искитмәле мөнәсәбәттә булдык. Гаиләләрендә бер генә кыз, калганнары гел малайлар иде. Кыз тансыклаган булганнар. Гаиләдә беренче килен булдым. Мине ул үзенең кызы кебек кабул итте. Күп кенә эшләрне аннан өйрәндем. Мин аны “әни” дип йөрдем. Урыннары җәннәттә булсын.
– Ә кияү-“теща” мөнәсәбәте ничек урнашты? “Теща”ларга күпме анекдот багышланган, күпме җыр. “Слушай, теща, друг родной, помоги, Ты пойми, что мы с тобой не враги” кебегрәк җыр иҗат итәргә исәп булмадымы?
Рәис: “Килә ява”ны без әби белән бергә яздык. Көен мин чыгарган идем. Яңгырлы көн. Килә дә ява, килә дә ява. Шуннан башка көй сукты. Ә сүзләре чыкмый да, чыкмый. Шуннан икенче көнне туйга киттек. Әби дә безнең белән. Аңа теге көйне шыңшып күрсәттем. Сүзләре юк, дидем. Без аны элек менә болай итеп җырлый идек дип, беренче өч куплетын әйтеп бирмәсенме! Тәнзилә аны тиз генә язып та куйды. Бөтен автобус юл буена шуны җырлап барды. Туйда да бу җырны кат-кат җырладык. Шулай, әби ярдәме белән җыр туды. Мөнәсәбәтләрне шуннан ничек начар дисең инде.
– Гаиләдә кайсыгыз баш?
Тәнзилә: Баш бездә һәрвакыт – ир кеше. Муен һәм баш һәрвакыт дөрес юнәлештә эшли. Без үпкәләшкән чакларда берничә көн сөйләшмибез дә, аннан соң кабат дуслашабыз.
– Савыт-саба еш ватыламы?
Тәнзилә: Юк, ватылмый. Бер мәртәбә дә булмады.
– Акча кем кулында?
Рәис: Кайтарып бирәм дә, шуннан алып бетәм.
Тәнзилә: Акча миндә. “Акча нигә бетте?” – дигән сорау да миңа була.
– Гаиләдә нинди ир ул?
Тәнзилә: Әйбәт.
– Нәрсәсе белән?
Тәнзилә: Бар нәрсәсе белән дә. Сөйләшмәве белән дә әйбәт. Мин үзем дә бит әйбәт.
– Ә үзегезнең кайсы ягыгыз үзегезгә күбрәк ошый?
Тәнзилә: Бөтен ягым да.
– Яшь чакта алма яраттык, дидегез. Мостай Кәрим: “Кешеләр ярты булып туалар да, бер-берсен эзлиләр”, – дигән. Сез үзегезне шундый бер алманың ике яртысы дип уйлыйсызмы?
Тәнзилә: Шуны тапканга күрә дә әллә кайлардан – Ырымбур өлкәсеннән килеп шушында яшәп ятам инде.
Рәис: Мин дә шул фикердә.