Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 гыйнвар , 22:29

Бүген Фән ВӘЛИӘХМӘТОВның тууына 75 ел тулды

Алты ел буе сигез чакрымлы юлны тәпиләп уздыра. Җырлап бара, җырлап кайта. Җыр белән мавыгып киткән кайбер көннәрдә, их, юл озынрак булмады дип үкенгән чаклары да аз булмый.

Бүген Фән ВӘЛИӘХМӘТОВның тууына 75 ел тулды
Бүген Фән ВӘЛИӘХМӘТОВның тууына 75 ел тулды

Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов 1951 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Шаран районы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе яклап апасы Тимербикә авылның оста җырчысы була. Фәнгә җырчы һәм гармунчы сәләтләре әнә шулай ике яклап бирелә. Әнисе Галимә «Ык» күмәк хуҗалыгының данлыклы механизаторы була. 21 ел дәвамында тракторда, комбайнда эшли. Хафиз авылы 23 кенә йортлы булу сәбәпле, башлангыч мәктәп кенә була. Бер сыйныфта өч бала укыйлар. Артабан ул күршедәге Зирекле авылының урта мәктәбенә йөреп укый. Алты ел буе сигез чакрымлы юлны тәпиләп уздыра. Җырлап бара, җырлап кайта. Җыр белән мавыгып киткән кайбер көннәрдә, их, юл озынрак булмады дип үкенгән чаклары да аз булмый.

Җәйге каникул чорларында урманнарга кереп моңлана. Хафиз ул яктан бай – авыл өч яктан урман ышыгында утыра, шуңа өстәп хәтта авыл уртасында да кечкенә генә урманчык-агачлык була. Фән агач башларына менеп сандугачлар белән ярышып җырлап үсә. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Хафиз авылы перспективасыз дип башка күп вак авыллар язмышына дучар була – юкка чыгарыла. Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Түбән Ташлы авылына күчә. 1966 елда сигезенче сыйныфта укыганда ул Габдулла Рәхимкуловның «Кайтыгыз, торналар» җырына әсәрләнеп уянып китә. Һәм нәкъ шул минуттан малайда җырчы булырга теләк туа. Беренче чирканычын савымчылар алдында тугызынчы сыйныфта укыганда ала. Ул тәүге җыры «Порт-Артур» була. Зирекле авылы укытучылары куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә җырлары белән кушылып сәхнәгә аяк баса. Шулай да аның сәнгатькә кереп китү юллары шома гына булмый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Туймазыдагы бер заводта ел ярым фрезеровщик булып эшли. Артабан район мәдәният йортларында: Туймазыда – өч, Бүздәктә ике ел җырчы-аккомпаниатор-баянист була.

Әлбәттә, гомереңне җыр белән бәйләргә телисең икән – һөнәри белем алудан качып калып булмый. 1970 елда ул сәнгать училищесына укырга керә. Бер ел шөгыльләнгәч училищены ташлап чыгып китә. «Гел урысча укытуга, җырлатуга протест йөзеннән шулай эшләдем»,– ди. Ләкин протест белдереп ерак китеп булмый. Берничә ел эшләп алганнан соң – 1974 елда Фән Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Укытучы Джон Мусин аңа игътибарлы була – табигый тавышын сакларга тырыша. Халык җырларын башкару үзенчәлекләренә өйрәтә. Студент елларында ул опера һәм балет театры хорына йөри. Сәнгать училищесының вокал бүлеген уңышлы тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә алына.

Филармониядә ул Бәхти Гайсин, Фәридә Кудашевалар төркемендә эшли. Бу мәшһүр сәнгать йолдызлары белән бер бригадада биш ел дәвамында ул Русия, Урта Азия, Балтыйк буе төбәкләрен аркылыга-буйга йөреп зур тәҗрибә туплый.

Артабан астрадагы сатира һәм юмор йолдызы – Әхәт Уразмәтов белән «Кәтүк һәм Баганай» төркемендә эшли, Вәлит Илембәтовларның «Кызык белән мәзәк» төркеме белән халык күңелен көлкеле әсәрләр белән сугарып йөрүдә катнаша. Читтән торып Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Фән Вәлиәхмәтовның халык арасында ныклап танылуы сиксәненче еллар уртасына туры килә. Башкортстанда тальян гармун бәйрәмнәре гөрләп үткән еллар. 1984 елда режиссер Фатыйх Иксанов үтенече буенча тальянда өйрәнгән Фән 1985 елда тальян бәйрәмендә катнаша. Моңарчы аның иҗатына күз йомып килгән радио-телевидение күмәк күренештә Фәнне дә бирергә мәҗбүр була. «Герман көе» радио-телевидение аша меңнәрчә халыкның йөрәгенә барып керә. Шуннан китә, шуннан китә... Хатлар, үтенечләр, сораулар... Ә инде профессиональ башкаручы буларак аны «Сөн буйлары» җыры танытты. «Сарманай» җыры исә Фәнне моң сөяр халкыбызның күңелендә мәңгегә, кире чыкмаслык итеп ныгытты, минемчә.

Фән феномены нәрсә ул? Фән Башкортстанда татар телендә җырлый башлаучы беренче пионерлардан. Үзгәртеп кору җилләре искәч, ул Башкорт филармониясендә беренче татар бригадасы оештырып, шунда өч ел хезмәт итте. Фән халкыбызның тарихка кереп барган музыка коралы – тальян моңын саклап калу, пропагандалауга зур өлеш керткән шәхес. Шулай ук ул сирәк башкарылган халык җырларын яңа интерпретация белән халыкка кайтаруда зур эш башкара. «Колыма хикәяләре» китабы авторы Ибраһим Сәлахов аны юкка гына «нур һәм моң илчесе» дип атамаган. Репертуарының йөзек кашларына килгәндә, «Сарманай», «Юкка үпкәләмә», «Күгәрчен гөрлидер», «Герман җыры», «Кердем карурманнарга», «Урам көе», «Сылукай», «Хәтеремдә әткәй», «Рамай» һәм башка бик күп җырларны атарга була. Соңгы чорда Фән Вәлиәхмәтов башкаруында үзешчән композитор Фәнир Галимовның Рамил Чурагулов сүзләренә язган «Туган йортка кайткалыйк!» җырын халык бик яратып кабул итте. Фән Вәлиәхмәтовның үзенең язган көйләре дә бар. Мәсәлән, Роберт Миңнуллинның «Казан-Уфа юллары» һәм Рамил Чурагуловның «Нәрсә ул бәхет?» җырларына көйне ул үзе язган. Шулай ук үз сүзләренә дә көй иҗат иткәне булган. «Тегермән буалары» җыры шундыйлардан. Бу җырны иҗат итүен ул шулай хәтерли. «1990 ел. Көтү көтәргә чыктым.    Кайчандыр әрәмәлекләр булган урында кара җир торып калган. Кайчандыр атларны су керткән буаларда казлар су таба алмый каңгылдап йөри. Шулай бераз гына җыелып торган күлчеккә бер оя кыр казлары очып төшә башлады... Төшә баралар, үлә, гарипләнә баралар. Шуннан рәнҗеш белән «Тегермән буалары» җырын яздым».

Ирне – ир иткән дә, чир иткән дә, җир иткән дә хатын, диләр. Фәнне – Фән итүче Светлана Борай районының Сүлзибаш авылы кызы. 1974 елда танышып гаилә коралар. Сөлектәй өч егет үстерәләр.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Фән Вәлихмәтов 2024 елның 12 октябрендә  бакыйлыкка күчте.

 

Фото: matbugat.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас