Элегрәк булды бу хәл. Баулыга чакыру алдык. Районга Казаннан Минтимер Шәймиев, президент аппараты хезмәткәрләре, Алман эшкуарлары киләчак икән. Безне шул очрашуга музыкаль тәм бирү өчен чакыралар. Әзерләндек тә тайдык Татарстан тарафларына. Үзебезнең бик ышанасы да килми, шулай да Октябрьскийны чыккач, теге якта ДАИ хезмәткәрләренең кирәгеннән артык күп булуы чыннан да зур кунаклар кетүларе хакында сәйли иде. Баулы хакимияте бинасына барып кердек, ярты сәгать эчендә әзерләнеп изге миссиябезгә керештек. Безнең чыгышлар Дамирәбызның «Озата барма» дип аталган халык җыры белән башланды. Беренче җыр белән үк милләттәшләребезне авызга карата алдык кебек. Алманнар гына безнең сәнгатькә бик һушлары китеп бармаган чырай белән утыралар. Гүзәл чыгып скрипка тартып «җиффәргәч» кенә тегеләргә җан керде. Чыгышлар алмашына тора, киеренкелек тә кими бара. Менә берзаман Минтимер Шәрипович чәен куеп безнең янга килде. Исемемне атап «Ни өчен сезнең Казанда булганыгыз юк?» – ди. «Казанда булган бар,– дим.– Сез ул чакта Анталиядә идегез». Президент: «Әйдәгез, килегез. Кайчан киләсез?» – ди. Зиһеннәрем буталып китте. «Минтимер Шәрипович, Сез кайчан әйтәсез – шунда килербез»,– дим. Апрельгә килештек. Ул ярдәмчеләренә бу турыда Мәдәният министрлыгына җиткерергә кушты. «Казан бик «щепитильный» бит әле»,– дибез. Илбашы көлеп: «Казан – Казан инде ул»,– дип куйды. Менә алар ишеккә юнәлде. Артларыннан ишек ачык калган иде, без «Хәмдия»не уйнап җибәрдек. Куплетның яртысына җиткәндә президент инде киенеп тә алган һәм тәэсирләнеп ишектән карап тәра иде. Үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты: мин ишек тәбендәрәк җырлап торам, ул яртылаш ишектән карап торды да кара-каршы килеп кушылып киттек. Мин кулны илбашының иңбашына салдым, менә берзаман ул җырның куплетын тулысынча җырлап җибәрмәсенме!
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез –
Зиһене таралган чагы...
Әнә шулай Татарстан Президенты белән дуэт җырларга туры килде. Аның гадилеге, мелаемлеге таң калдырды. Президенттан акыл, зыялылык ургылып торганын тойдык. Ул изге, саф, пакь бер теш кебек хәтердә калды.
Баулылар безне якты күңел белән озаттылар. «Президентка кешеләр еллар буе юл таба алмаган бер вакытта, ике сәгать вакыт аермасын бүлгән күперне кичеп, илбашының күңелен җәлеп итә алдыгыз,» – дип калдылдр. Шул вакыйгадан соң без Баулының иң яраткан артистларына өйләнеп киттек.
Идрис Кәлимуллин фотосы.