Барлык яңалыклар
Сәхнә
19 июль 2025, 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Кайда сез, “Яу”дашлар?

Уфада гына түгел, бөтен татар дөньясында беренче (бәлки, соңгыдыр да!) милли рок-төркем тарихын тәкъдим итәбез.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Кайда сез, “Яу”дашлар?
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Кайда сез, “Яу”дашлар?

Татарча чын рок-музыканы мин беренче тапкыр 1990 елда “Яу” төркеме башкаруында ишеттем. Башкортстан телевидениесендә Халисә  Мөхәммәдиева оештырып алып барган “Телем, җирем, халкым” (соңыннан – “Рәйхан”) дип аталган татар телендәге тапшырулар циклында яңгырады аларның җырлары. “Яу” репертуарының нигезен әдәбиятыбыз күренеклеләре – Муса Җәлил һәм Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренә язылган җырлар тәшкил  итә  иде. Уфага килеп, Башкорт дәүләт университетына укырга кергәч, музыкантлар белән якыннан танышу бәхете дә тиде. Озакламый бу танышлык дуслыкка әверелде. Республика матбугатында басылган “Күңелләрне яула, “Яу!” дип аталган беренче мәкаләм дә алар иҗатына багышланган иде. Тик “Яу” йолдызы ничек тиз кабынса, шулай ук тиз атылды да... Бүгенге язмам дөньядагы беренче (һәм, минем карашка, соңгы!) татар рок-төркеменең иҗаты һәм язмышы турында.

 

Минем үсмерлек һәм яшьлек елларым башта — Горбачевның “үзгәртеп кору” дәверенә, соңыннан Ельцин бабайның “җилле” 90нчы елларына туры килде. Чын мәгънәсендә, ирек заманы иде ул. Тыюлар алынган, җитмеш ел хакимлек иткән идеологик чикләүләр юкка чыгарылган дәвер. Халык төрле тормыш мәсьәләләре буенча кызу бәхәсләр корды, урамнарда йөзәр меңләп кеше җыйган митинглар узды, милли хәрәкәтләр канат җәйде, мәдәнияттә моңа кадәр тыю астында булган андеграунд сәнгать төрләре киң мәйданга чыкты. Шундыйларның берсе рок-музыка иде.

Чын, “тере” рокерлар белән танышуым 1990 елның язында, Уфада булды. Язгы каникуллар... Уфада фенол катастрофасы... Һәм... урыс теле һәм әдәбияты буенча республика филология олимпиадасының финалы. Ул Башкорт дәүләт педагогия институты бинасында узды. Мин башта Бәләбәй районында җиңеп, финалга чыктым. Уфада, дүрт конкурстан торган бәйгене уңышлы үтеп, республика олимпиадасында икенче урын яуладым. Нәтиҗәләрне игълан итү һәм бүләкләү чарасы Башкорт дәүләт педагогия институтының тантаналар залында үтәргә тиеш иде. Чара көндезге 12дә башланырга тиеш булса да, мин сәгать 10да ук анда идем инде. Бер тоткарлыксыз залга үткәрделәр. Тик сәхнә буш түгел иде. Бу вакытта анда институтның “Инҗәр” рок-төркеме репетиция үткәрә иде. Сәхнә түрендә музыкантлар уен коралларын көйли. Менә залга озын буйлы, идәнгә кадәр төшеп торган кара плащ кигән, көнчыгыш йөзле бер егет күтәрелеп, микрофонны кулларына алды. Кыяфәте, үзен тотышы белән ис ул чор яшьләренең кумиры Виктор Цойга тартым иде ул. Соңыннан, укырга кереп, якыннанрак танышкач, белдем – бу егет башкорт автономиясенең башында торган Зәки Вәлидинең берничә буындагы туганы, Ишембай шәһәрендә туып үскән Динар Зәйнуллин булып чыкты. Үзе дә Ишембай якларыннан. “Инҗәр” инглиз һәм урыс телләрендә уйный иде. Ниләр башкарганы истә калмаган – мин “тере” гитаралар, барабаннар тавышына әсәрне, репетиция беткәнче сәхнәдән күземне алмыйча тик утырдым. Менә шулай булды минем Уфа рогы белән беренче танышуым. Ул вакытта рок-музыканың милли дә була алуы турында уйлый да алмый идем әле...

1990 елда Башкортстан телевидениесендә тарихта беренче тапкыр “Телем, җирем, халкым” (“ТҖХ”) дип аталган татар телендәге тапшырулар циклы эфирга чыкты. Халисә Мөхәммәдиева оештырган иде аны. Алып баручысы да ул булды. Егерме елдан артык Башкортстан татарларының мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен хезмәт итеп, 2010 еллар уртасында ябылган мәшһүр “Рәйхан” тапшыруының “атасы” иде ул. Без, туган телдәге Сүзгә сусаган яшьләр, аның бер тапшыруын да калдырмыйча карый идек.

1990 елның кызу август көннәре. Печән эшеннән бушап, яраткан тапшыруымны карар өчен өйгә кердем. Телевизордагы икенче каналны кабыздым. (Ул вакытта Бәләбәй якларында нибары ике канал күрсәтә иде, Башкортстан тапшырулары икенче каналга кереп китә.) “Телем, җирем, халкым” тапшыруы башланып китте. Халисә апа татар телендә уйнаучы “Яу” дип аталган беренче рок-төркем белән таныштыра. Аларның Агыйдел ярындагы кыя-ташлар өстендә башкарылган концерты яңгырый. Бу концертны мин тын да алмый тыңладым. Моның кимендә дүрт сәбәбе бар иде.

Беренчедән, бу чын хард-рок иде. Моңа кадәр (хәер, моннан соң да!) татарда ишетелмәгән һәм ишетелмәячәк чын “авыр” музыка иде ул. Авыр гитара рифлары, баслар һәм барабан партияләре төркемнең солисты, Бүздәк районы егете Рөстәм Шәриповның тавышына кушылып, кабатланмас бер моң хасил итә иде. Әйе, әйе, моң! Кабатланмас татар моңы. Рөстәмнең тавышын беренче ишетүдән үк ул вакытта үзенең рок-балладалары белән дан тоткан “Чёрный кофе” рок-төркеменең солисты Дмитрий Варшавский тавышына охшаттым. Әйткәндәй, “Яу”да татарча рок-балладаларны үз итә иде. Ә инде аның җырларындагы драйв турында сөйләп торасы да юк.

Икенчедән, 1990нчы еллар башында КПССның, коммунистик идеологиянең көче бетеп, элек һәр сәнгать әсәренә бәя биреп утырган художество советлары юкка чыгарылгач, татар сәхнәсен ни мәгънәсе, ни әдәби кыйммәте булмаган җыр тексты авторлары һәм аларның “әсәрләре” басты. Шәһәрдә яшәп, авылны, әти-әнине сагыну, яшьлек ярына мәхәббәттә аңлашу, табигать матурлыгына дан җырлау кебек меңнәр тарафыннан “тапталудан” такыр юлга әверелгән темаларны йөз меңенче тапкыр “чәйнәп”, тамашачыны зәвыксыз зомбига әйләндергән заман иде ул. Һәм әле дә шулай. Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова кебек мәшһүрләребез башкарган халык җырлары турында сагынып сөйләргә генә калды...

“Яу” исә бөтенләй бүтән иде. Төркемнең күпчелек җырларының көй авторы Рөстәм Шәрипов ул чорда БДПИның физика-математика факультетын тәмамлап йөргән булса да, әдәбиятка, шигърияткә гашыйк, яхшы шигырьне такмактан аера белгән зат булды. Ул, нигездә, ике шагыйрьнең шигырьләренә җыр язды. Аларның беренчесе исеме һәркайсыбызга мәгълүм Муса Җәлил булса, икенчесе ул вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән олы талант иясе Кадыйр Сибгатуллин иде. Вакытсыз бакыйлыкка күчкән Кадыйр аганың шигыренә язылган “Агым сулар ага” җырының сүзләре инде утыз ел вакыт үтсә дә, һаман колагымда яңгырап тора:

Агым сулар ага.

Карап торам ярдан.

Су буйларын – камыш,

Мине сагыш сарган.

 

Елга борылмалы.

Бәрелеп-сугылып ага.

Язмышлары шулай –

Ярдан-ярга кага.

 

Китә алмый ярлар,

Туктый алмый су да.

Агымсулар моңлы

Әллә инде шуңа?

 

Агар яңа сулар...

Үтәр көннәр, айлар

Басып торыр һаман,

Һаман шушы ярлар...

Хәзер шушы шигырьне ни тавышы, ни моңы булмаса да, стадионнар җыйган бүгенге “йолдызыбыз” башкарган җырларның текстлары белән чагыштырып карагыз инде! Кем әйтмешли, “почуствуйте разницу!”.

Өченчедән, “Яу” төркеменең бөтен иҗаты миллилек белән сугарылган иде. Моны раслап, төркемнең “визит карточкасы”на әверелгән “Мөселман балалары” җырының текстын китерим. Әйткәндәй, бу җыр да Кадыйр Сибгатуллин сүзләренә язылган:

Христиан чиркәү яңарта,

Ялтырый калайлары.

Көнләшеп карап торалар

Мөселман балалары.

 

Чукынырга дип яңартмый,

Хикмәте диндә түгел.

Тарихны тарихка саклый,

Эш – синдә, миндә түгел.

 

Киләчәкне дә уйлаган –

Христиан аңлаган шул...

Мөселманның яңартырга

Мәчете калмаган шул.

Мәчете калмаган шул...

“Яу” рок-төркеме башкаруындагы әлеге юллар җитмеш ел дәвамында манаралар кисеп, халыкны динсезлек сазлыгына өстерәгән, маңкорт ясаган большевистик хакимияткә гаепләү акты булып яңгырады. Шул ук вакытта ул җыр авторларының, башкаручыларның тирән ачынуын, күңел хисләрен бар тулылыгы белән үзендә чагылдыра иде. Өстәп, шуны гына әйтим, соңрак Рөстәм Шәрипов минем “Мәчет манарасы” исемле шигыремә дә рок-баллада язды, “Яу”лар аны берничә тапкыр башкарды да. Ни кызганыч, язмасы гына сакланмаган...

Дүртенчедән, “Яу”ның җырлары рок сәнгатенә хас булганча, социаль эчтәлекле иде. Хәтта инде 1944 елда немец нацистлары тарафыннан һәлак ителгән патриот-шагыйребез Муса Җәлилнең шигырьләренә дә бөтенләй яңа, заманча мәгънә сала иде алар. Мәсәлән, күпләргә мәгълүм “Таш капчык” шигырен генә алып карыйк. “Яу” башкаруындагы җырда таш капчык образында – милләтләрне үз тегермәнендә иләүче Советлар иле, ә явыз патша булып коммунистик хакимият чагылуын тою авыр түгелдер, мөгаен.

Тимер баулы таш капчык,

Хәлең җитсә, ташлап чык!

Үзең ташлап чыкмасаң,

Үләчәгең ап-ачык!

Минем “үзгәртеп кору” рухында тәрбияләнгән, “Огонек”, “Пульс”, “Аргументы и факты” кебек яңарыш рухлы матбугат укып үскән күңелемә “Яу”ның җырлары бик көчле йогынты ясады. 1991 елда Башкорт дәүләт университетына укырга кергәч, мин алар катнашкан һәр мәдәни чарага, күмәк концертларның һәркайсына йөрдем. Дөрес, аерым концерт белән, үзләре генә чыгыш ясаганы булмады “Яу”лыларның. Бу эш зур чыгымнар таләп итә. Ә “Яу” егетләренең күпчелеге – кичәге студентлар, өстәвенә, алар гаиләле дә иде. Бәләбәй якларында әйтелгәнчә, “әндрәй казналары” булмагандыр. Аннан репертуарлары да артык зур түгел иде аларның...

1992 елда “Өмет” гәзите белән хезмәттәшлек итә башлагач язылган мәкаләләремнең иң тәүгеләреннән берсе дә “Яу” турында булды. “Күңелләрне яула, “Яу”!” дип исемләнгән язма шул елның яз айларында басылды ул. Ни кызганыч, бу мәкалә басылган гәзит номеры миндә бүгенгә кадәр сакланмаган. Шуннан соң узган 33 ел эчендә тулай торак бүлмәләренең берсеннән – икенчесенә, аннан соң фатирдан-фатирга күчеп йөргәндә эзсез югалды ул. Ә “Яу” төркеменең җырлары язылган магнитофон кассетасына БДУның 3нче тулай торагында “аю мае сөрттеләр”... Бары тик дустым һәм бүлмәдәшем Әнвәр Өметбаев төшергән фотолар гына бу чорның өнсез бер истәлеге булып калды...

Әлеге мәкаләне язу максатында, Уфада ул чорда күпләп узган татар мәдәни чараларының берсендә мин “Яу”ның солисты һәм җырларының көй авторы Рөстәм Шәрипов белән таныштым. Ул мине үзләренең репетицияләре уза торган базага – Уфаның Революцион урамында урнашкан “Пионерлар йорты”на чакырды. Мондагы музыкаль аппаратура тулган кысык кына бүлмәгә “Яу” төркеменең бөтен составы җыела иде. Алар белән бергә поп-җырчы Тамерлан да шушында ук репетицияләр үткәрә. (Заманында ул Уфа яшьләре арасында танылып килә иде, хәзер кайларда йөридер – белмим.)

Ни кызганыч, “Яу” төркеменең барлык музыкантларының да исемнәре хәтердә сакланмаган. Шунысын гына әйтә алам: аларның күпчелеге БДПИның физика-математика факультеты “шинеле”ннән үсеп чыккан иде. Төркемнең “формаль булмаган” лидеры һәм җитәкчесе Альберт Мофаззалов булды. “Яу” таралгач, ул шактый вакыт композитор Ризван Хәкимовның концерт бригадасында клавишлы инструментларда уйнап йөрде. Ә “Яу”да ул соло-гитарачы иде. Югарыда атап үтелгән Динар Зәйнуллин шулай ук гитараларда уйнады, бүген исә ул – популяр блогер, җәмәгать эшлеклесе. Төркемнең алыштыргысыз солисты һәм җырларының көй авторы Бүздәк егете Рөстәм Шәрипов булды. “Яу” таралгач, аның туган якларына кайтып китеп, кунакханә директоры булып эшләвен ишеткән идем. 2000нче еллар башында аның белән бер генә тапкыр күрешү насыйп булды. Югыйсә, ул минем тагын берничә шигыремә музыка язган иде бит.

“Тере” татар рок-музыкасын тыңлар өчен, мин “Яу”ларның бер репетициясен дә калдырмый идем. Миңа ияреп, “Пионерлар йорты”на төркемдәшләр, мәктәп, клуб вокаль-инструменталь ансамбльләрендә уйнау тәҗрибәсе булган дус-иш тә йөри башлады. Ул гына да түгел, озак та үтми, без анда “АнАй” дип аталган үз төркемебезне дә төзеп җибәрдек. “Яу”лылар үз репетиция базаларын, уен коралларын кулланып торырга рөхсәт бирде. “АнАй”да БДУның филология факультеты татар-урыс бүлегеннән Айдар Галин (барабаннар, баян), Айдар Басыйров (бас-гитара), журналистика бүлегеннән Әнвәр Өметбаев (соло-гитара) һәм Айдар Гаянов (ритм-гитара, вокал) уйный иде. Җыр текстлары да үзебезнеке иде. Аларның татарчаларын – мин һәм төркемдәшем Айдар Галин, урысчаларын Айдар Гаянов язды. Көйләрен дә төркемдә иң тәҗрибәле, иң өлкән, армия сынауларын да үткән милләтпәрвәр, Уфада туса да, татарча кайбер авыл егетләреннән яхшырак сөйләшкән Айдар Гаянов яза иде. Ни кызганыч, без биредә берничә тапкыр гына репетиция үткәреп кала алдык. Яздырган җырларыбыз кемдә сакланадыр – билгесез...

Сәбәп шунда – “Яу” егетләреннән репетицион база белән файдаланганнары өчен “Пионерлар йорты” хакимияте акча таптыра башлады. Ә музыкантларда андый финанслар юк иде. Шуңа күрә аларга үзләренең репетиция урыннарын кат-кат үзгәртергә туры килде. Ахырда исә төркем таралды... Сәбәбе – хроник акчасызлык... Дөньядагы беренче (һәм соңгы!) татар рок-төркеменең язмышы шундый аяныч тәмамланды. Ул йолдыз булып кабынып, милли яшьләрнең заманча моңга сусаган күңелләрен яктыртты да, шунда ук түбән атылды. Аннан соң Казанда үзләрен “рок-төркем” дип атаган берничә татар командалары барлыкка килсә дә, “Яу” алдында алар күләгә генә иде. Соңгы чорда Казанда барлыкка килгән “GAUGA” төркеменең иҗаты гына татар рок-сәнгатенең киләчәгенә ниндидер өмет уята. Ә бүгенге сәхнәне игезәкләр кебек бер-берсеннән аерылмаган, песи таптатып, сәхнә мәйданына вертолетта төшеп утырып популярлык яулаган эпатажлы “җырчы”лар басты. “Җыр” дип аталган нәмәрсәләренең эчтәлеге турында сөйләп тә тормыйм инде...

“Яу” минем өчен бүген дә буй җитмәслек биеклек булып кала. Һәм текстларының, һәм көйләренең сәнгатьчә югарылыгы, һәм башкару сыйфаты ягыннан да. Ни кызганыч, Интернетта да, социаль челтәрләрдә дә алар хакында бер мәгълүмат юк, “бөтендөнья пәрәвезе”ннән аларның бер генә җырын да табарлык түгел. Алар бары тик минем башта, минем күңелдә генә һаман яңгырап йөри дигән фикер туа хәтта. Оран саласы килә: “Кайда сез, “Яу”дашлар!” Кайда сез! Татар җыр сәнгате яңарыш көтә!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фото авторның шәхси архивыннан. Өске рәттә, сулдан беренче – Рөстәм ШӘРИПОВ; аскы рәттә, уртада – Альберт МОФАЗЗАЛОВ улы белән; уңнан беренче – Динар ЗӘЙНУЛЛИН. Өске рәттә, уңнан беренче – эстрада җырчысы Тамерлан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Кайда сез, “Яу”дашлар?
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Кайда сез, “Яу”дашлар?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас