2025 елның 18-20 апрелендә Уфада «Зур гастрольләр» проекты кысаларында "Алимпаша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры" дәүләт бюджет учреждениесенең гастроль туры узачак.
18 апрельдә пресс-конференция узды.
Бу елны кунакларыбызның театрлары 95 еллык юбилейын билгеләп үтә икән. Һәм юбилей кыслаларында гастрольләргә чыкканда беренче республика итеп алар Башкортстанны сайлаганнар.
Дагыстанда 12 профессиональ һәм 30дан артык халык театрлары эшләп килә.
- Безнең халык-бик моңлы халык һәм бу факт безнең иҗатыбызга өстенлек бирә. Һәр тамашаны әзерләгәндә, халкыбызның темпераментына таянып әзерләргә туры килә. Мәсәлән, безнең сәхнәдә ачыктан-ачык хатын-кыз белән ир-ат арасында булган мөнәсәбәтләрне күрсәтү килешми, бу өлкәдә безгә бик сак булырга кирәк, тамашачының аңламавы ихтимал,-дип бүлеште театрның директоры Скандарбәк Тулпаров.
Республикалардагы сәнгатькә кагылышлы проблемаларны ачыкладык: Дагыстанда да туган тел мәсьәләсе белән көрәш бара икән. Маңкортлар артканнан арта бара.
Алмаш гастрольләр булгач, "Нур"лылар сентябрь аенда Дагыстан халкын татарларның сәнәгать үзенчәлекләре белән таныштырырга баралар. Бу хакта "Нур" театрының директоры Фирзәт Габидуллин:
"Бердән без үзебезнең театр бинасында кунакларыбызны күрүебезгә бик шатбыз һәм бу проектта катнаша алганыбыз белән горурланабыз. Безгә күп мөмкинлекләр ачылды, канатларыбыз җәелде. Төп бурычыбыз бит төрле халыңның берсе-берсе белән тигез бәйләнештә торуларын күрсәтү, дус булып, бергә яшәү.
Шушы көннәрдә туганлашып беткән ике театр хезмәткәрләренә бары иҗади уңышлар теләп торасы гына кала. Башкортстан халкы Дагыстан театрын аншлаг белән каршы алды. Безнең театрның иҗат җимешләре дә аларның күңеленә хуш килер дигән өметтә булабыз.