Театр сәнгатен яратучылар өчен, өр-яңа мистик драма-бәет язган Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, филология фәннәре кандидаты Марат Шарипов. Марат Сабит улы "Сәләт" нең нигез салучысы да, җитәкчесе дә, һәм биредә куелган һәр тамашаның сценаристы, режиссеры да.
-Могҗизалы театр дөньясын тамашачы үзе өчен яңадан ачачак, ә безнең белән таныш булганнар, яңа куелышны күргәч, гаҗәпләнәчәкләр-, дип бүлеште җитәкче.
Инде берничә атна актерлар үз персонажлары дөньясына чумып, рольләр өстендә тырышып эшлиләр. Репетицияләр иҗади эзләнү атмосферасында уза: актерлар фикер алыша. Бу әсәр үзендә тирән мәгънә, якты һәм курыныч характерларгә ия булган персонажлар һәм сюжетның мавыктыргыч борылышларын берләштерә.
Тиздән, бу куелыш сәхнәдә күрсәтеләчәк, актерлар да, режиссер да тамашачылар белән очрашуларын, зарыгып көтеп торалар.