Барлык яңалыклар
Сәхнә
10 февраль 2025, 10:14

Илсия БӘДРЕТДИНОВАның Башкортстандагы беренче концерты кайда узган?

Җырчы бүген искә алуынча, аңа нибары 7  (!) тамашачы килгән булган.

Илсия БӘДРЕТДИНОВАның Башкортстандагы беренче концерты кайда узган?
Илсия БӘДРЕТДИНОВАның Башкортстандагы беренче концерты кайда узган?

Кичә Яшьләр сараенда Татарстанның атказанган артисты Илсия БӘДРЕТДИНОВАның Уфадагы гастрольләре тәмамланды. #күрсәтәсемкилә дип аталып, 12 көн буена барган концертларны тамашачы бик җылы кабул итте, залда алма төшәрлек тә урын булмады. Әйткәндәй, хәтерем ялгышмаса, Илсия соңгы елларда Уфада бер урында шундый дәвамлы концерт программасы оештыра алган бердәнбер татар артисты.  

– Башкортстан минем күңелемдә аерым урын алып тора. Мондый ихлас тамашачы бүтән беркайда да юк, – диде җырчы күңеле тулып.

Шунда ук үзенең Башкортстандагы беренче “гастрольләре” турында да хәтеренә төшереп алды.

– Төгәл 20 ел элек иде бу. Көннәрдән бер көнне Илфак (Илфак Шиһапов – Илсия Бәдретдинованың вакытсыз вафат булган ире һәм беренче продюсеры. – И.Ф.) кош тоткандай кайтып керде дә: “Илсия, җыен, Башкортстанда концерт турында сөйләштем. Иртәгә юлга чыгабыз”, – диде.

Киттек. Барасы җиребез Дүртөйле районының Мәскәү авылы булып чыкты. Ничек каршылаулары турында сөйләп тормыйм, шуны гына әйтим: концертыбызны карарга авыл мәдәният йортына нибары 7 кеше килгән иде. Алары да шул завклубның туганнары булгандыр инде, – дип сөйләде җырчы көлемсерәп.

Менә шулай: кайчандыр 7 кеше алдында концерт куйган җырчы бүген 1200 тамашачы сыйдырышлы Яшьләр сараенда 12 көн буена аншлаглар җыя. Димәк аның концертларын кимендә 15000 кеше караган булып чыга. Ул гына да түгел, тамашачылар соравы буенча Илсия БӘДРЕТДИНОВА май аенда әлеге тамашасын кабатлап күрсәтәчәк. Концертлар бер атна буена дәвам итәргә тиеш.

Менә шулай: авыр чакларда артистның нәкъ шул беренче җырларының берсендә җырланганча:

Бар көчеңне җыеп торып бас -

Бер егылып торган егылмас.

Алга атла:

Бер генә килми җиргә яз, –

дип, барасы юлыңны дәвам итәргә кирәк. Бу сүзләр барыбыз өчен дә тормыш девизы булып хезмәт итә ала...

            Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

            Автор фотосы.

Илсия БӘДРЕТДИНОВАның Башкортстандагы беренче концерты кайда узган?
Илсия БӘДРЕТДИНОВАның Башкортстандагы беренче концерты кайда узган?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас