Барлык яңалыклар
Сәхнә
9 гыйнвар , 09:20

Сиңа дигән бәхет гөле... Автор-башкаручы Лилия ВАХИТОВА белән әңгәмә

Җыр язуны  мин бер юаныч итеп кабул итəм, көйлəр төнлə, тынычта языла. Ул бит үзе ишетелə, аранжировкасы белəн бергə...

Сиңа дигән бәхет гөле... Автор-башкаручы Лилия ВАХИТОВА белән әңгәмә
Сиңа дигән бәхет гөле... Автор-башкаручы Лилия ВАХИТОВА белән әңгәмә

Кыскача белешмə
Тулы исеме: Лилия Мирсат кызы Вахитова (Җəлəева).
Туган урыны: Уфа шəһəре.
Белеме: Уфа сəнгать училищесының халык уен кораллары бүлеге.
Һөнəре: профессиональ баянчы, вокал укытучысы.
Эш урыны: Укучы яшьлəрнең республика мəдəният үзəге.
Яраткан шөгыльлəре: көйлəр язу, җырлау.
Хезмəтлəре: бик күп җыр көйлəре, дүрт аудиодиск авторы. “Туган тел” телеканалының “Тургай”, “Сəлəт” проектлары авторы, оештыручысы, режиссеры.
Гаилəсе: өч бала анасы.


Мин – Уфа кызы...
Уфада туып-үстем, шəһəрнең
106 санлы мəктəбен тəмамладым.
Татар теле мəктəптə укытылма-
ды, шуңа күрə əдəби телне бик
яхшы белəм, дип əйтə алмыйм.
Татарчага əнинең əнисе Мəрьям
нəнəйдəн өйрəндем. Ə үзем аңа
урысча сөйлəшергə тылмач бул-
дым дисəң дə ярый. Аннан өйдə
татарча китаплар бик күп иде,
аларны йотлыгып укый торган
идем. Əле дə укырга яратам.
Зифа Кадыйрованың китаплары
кызыклы, мəхəббəт турында;
гади, аңлаешлы итеп яза.
Əти-əнинең туган ягына –
Чакмагыш районына гел кайтып
йөрү дə эзсез үтмəгəндер,
əлбəттə. Яңа Биккенəгə бигрəк еш
кайта идем. Əтинең əтисе
Миннеəхмəтне Акбабай дип
йөртəлəр, авыл мулласы иде ул.
Биш улы сугышка китə, бишесе дə
исəн кайта. Гыйззəтбану нəнəй
белəн икəүлəп намаз укыйлар.
Картəти – хикмəтле кеше,
мөнəҗəтлəр чыгарып əйтə торган
иде. Берчак авылда ат үлəте чыга.
Кибет сакчысы булып торган
картəти, төнлə ат шəүлəсе күреп,
шуңа төбəп атып җибəрə, күккə
утлар оча. Һəм, ни гаҗəптер, шун-
нан соң авылда атлар үлүдəн тук-
тый. Теге шəүлə ат үлəте булган
инде.
Əтинең абыйсы Əхнəф зур-
əтилəргə дə барып йөри идем.
Фəһимə җиңгəчəй ферма мөдире
булып эшли иде. Ике йорт ара-
сында йөгереп кенə йөрим. Əни
Уфадан өйрəтеп җибəрə: “Кайту
белəн суга бар, идəн ю!” Өй
җыештыруым нəнəйгə бик ошаса
да, картəти яратмый иде, өстəл
астын сөртə башласам, дарула-
рын, əйберлəрен кузгатам икəн.
Оҗмах йортыдай булып тоела
иде бу тормыш. Тəрəзə төбе саен
рəйхан гөллəре үсə, аларны
күчерсəң, ислəре чыга. Табигать
шундый матур. Авыл кырында
биек калкулыклар, матур елга,
буалар... Атта йөрергə дə, сыер
саварга да өйрəндем.
 Əти – шофер, гармунчы, ə əни матур
җырлый, “безнең Фəридə
Кудашева” дип йөртəлəр иде. Яшь
чакларында гел табыннарга чакы-
ралар иде, əти уйный, əни
җырлый, үзлəре бүлəк күтəреп
баралар. Əмма əнием 1997 елдан
бирле җырламый. Ул елны минем
34 яшьлек сеңлем вафат булды.
Тумыштан авыру иде, əни аны бик
тə ярата иде, бик тəрбиялəде.
Миңа караганда да ныграк ярата
иде кебек. Сеңлемне əнинең
əнисе Мəрьям нəнəй дə карашты.
Ул Аблай авылыннан. Халык
җырлары, мөнəҗəтлəр белə,
əкиятлəр сөйли иде. Гел җырлап
йөри, бер эшне дə җырламый
башкармый иде. Əни “җырлама”
дип кала, подъездга чыкканда да
җырлап чыгып китə торган иде.


Агачка менеп гармун уйнаганыгыз бармы?
Элек бит кешелəр əлеге кебек
телевизор, компьютер, телефонга
капланып утырмады. Кунакка
йөрешү, утырмага барулар еш
иде. Əле дə истə, Бүздəк районы
Сабай авылына баргач, дус кызым
белəн агач башына менеп гармун
уйный идек. Капка төбендə уйнау
гына җитмəгəндер инде. Яңа
Биккенə авылы савучыларын гар-
мун уйнап, җырлап елата идем.
Кечкенəдəн үк музыка иленə
кереп киттем. Уфаның 93нче
мəктəбе каршындагы музыка
мəктəбен тəмамлап, Уфа сəнгать
училищесына укырга кердем.
Укытучыларым ярата иде, кем
нəрсə җырламасын, көен баянда
уйнап, ияреп китə алам. Миңа,
машинаның төзекме-түгелме
икəнен белү өчен дə, двигателен
тыңлап карау җитə.
Училищеның халык уен корал-
лары бүлеген тəмамлап, эшли
башладым. Дөресрəге, эшемне
дəвам иттем. Читтəн торып укы-
гач, “Юбилейный” мəдəният сара-
енда 18 яшемнəн үк баянчы булып
эшли башлаган идем инде. Анда
балалар бию түгəрəге аккомпани-
аторы булдым. 1980 елда учили-
щены тəмамлап, диплом алу
белəн кияүгə чыктым, кызым
Азалия туды.
Резина-техник эшлəнмəлəр
заводының мəдəният сараенда
бик шəп вокаль студия оешкан
иде, җитəкчесе – Сара Мөхəммəт-
җанова. Минем дə аның ке бек
студия җитəкчесе буласым килə
иде. Хыялым тормышка ашты.
Бераздан мине Синтезспирт заво-
ды мəдəният сараендагы (хəзерге
Шəһəр мəдəният сарае) баян
түгəрəгенə, аннан татар-башкорт
ансамбленə баянчы итеп күчер-
елəр. Улым Вадим туып, декрет
ялыннан соң эшкə чыккач,
ансамбль җитəкчесе булып киттем.
Хатын-кызга гына түгел, ир-атка
да авыр ул баянчы һөнəре. Əллə
ничəшəр сəгать басып торасың
баян белəн, умыртка сөягенə,
аякларга бəрə. Яраткан һөнəр
арытмый, дисəлəр дə, хəзер инде
сирəк уйныйм.
Беренче гармун əтинеке иде. Ə
болай “Ростов-Дон”, “Этюд”,
“Рубин”, “Рояль-Стандарт” дигəн
баяннарым булды минем. Əти
Редик Фəсхетдиновны үрнəк итеп
куя иде. Хəзерге баянчылардан
Илфат Шəехов бик оста уйный.


Җыр бит үзе ишетелə...
Тəүге көем “Синтезспирт” заво-
ды мə дəният йортында эшлəгəн
чакта язылды. Вакытлы матбугат
ярдəмендə, дисəм дə ярыйдыр.
Əни гомер-гомергə гəзитлəр,
“Азат хатын” журналын алдырды.
Мин шуннан Клара Булатованың
шигырен күреп, кисеп алдым да
көй яздым. “Дөмəй буйлары” дигəн
беренче җырым шулай туды. Аны
Фəн Вəлиəхмəтов сорап алып
җырлады.
Элек бит шигырьлəргə кытлык
иде, татарча җыр текстлары
табып булмый иде. Минем өчен
җыр сүзлəренең мəгънəсе бик
мөһим. Алар мəгънəле булса,
йөрəк кылларын чиртсə, көе бик
тиз языла. Ə гомумəн, җыр язуны
мин бер юаныч итеп кабул итəм,
көйлəр төнлə, тынычта языла. Ул
бит үзе ишетелə, аранжировкасы
белəн бергə.
Русия Авторлык җəмгыятендə
берничə йөз җырым теркəлгəн.
Утыздан артык автор белəн
эшлим. Минем белəн кызыксы-
нып, сəхнə дөньясына əйдəп алып
керүче Гөлнара Рəшитова булды.
Безне озак елларга сузылган
иҗади дуслык җеплəре бəйли.
Чакмагыш кызлары, Италиядə
яшəүче Рəмзия Шəрəфетдинова,
Алия Солтан язган сүзлəр бигрəк
тə күңелемə ята. Италиядə кунак-
та да булып кайттым. Язган
җырларыбызны Əлфинə Əзһə-
мова, Фəдис Ганиевлар башкара.
Сүзлəрен Гөлфия Шакирова иҗат
иткəн “Алтыным“ җырын Əнвəр
Нургалиев җырлады, хəзер бу
җыр Зинира һəм Ризат Рама-
зановлар репертуарында. Илсаф
башкаруында “Җиде юлның
ча тында” дигəн җыр да шактый
киң танылды. Җырларымны
Илнар Сəйфиев, Дамира Сəетова,
Эльмир Газизуллин, Айдар
Галимов, Айдар Фəтхетдинов,
Зəйнəб Фəрхетдинова, Рөстəм
Закиров, Айгөл Габдуллина, Зилə
Шəехова, Гүзəл Əхмəтова,
Лилиана Ирназарова, Лилиана
Газизова, Лəйлə Галиева, Диана
Ишниязова, Мирхəт Гайсин,
Илшат Яппаров һəм башка
җырчылар башкара.
Борчыган əйберлəр бар,
əл бəттə. Мəсəлəн, җырны кайбер
продюсерлык үзəклəренə бирсəң,
алар əсəргə тулы хокук сорый, үз
җырыңа үзең хуҗа булмыйсың.
Шундый очраклар да була:
җырыңны җырлыйлар, клибын
төшерəлəр, ə авторларның исеме
əйтелми, язылмый. Бəлки, алар-
ның барлыгын белмилəрдер дə.
Концертларына чакырырга да
оныталар.
Казанда халыкара үзешчəн ком-
позиторлар фестиваль-конкурсы
үтə. Мин бу конкурста өч тапкыр
лауреат булдым. Казан дəүлəт
мəдəният һəм сəнгать универси-
теты профессоры Лилия Боро-
довская минем җырларны
Интернет челтəреннəн ишетеп,
чакырган иде. 2014 елда Гəрəй
Рəхим сүзлəренə иҗат ителгəн
“Казансу” җыры белəн беренче
урын алдым. Гəрəй абый – безгə
кияү тиешле кеше, җəмəгате
Дилəрə безгə кардəш. Ə былтыр
ноябрь аенда “Кызлар-йолдыз-
лар” фестивале булды. Хатын-
кыз композиторлар бик күп икəн
ул. Уфадан без өчəү: мин, Флера
Шəрипова, Зарема Əюпова катнаштык.


Җиңел түгел җырчы һөнəре
Үзем дə җырлыйм. Бу да – хобби.
Дүрт аудиодиск чыгарсам да,
үземне “җырчымын” дип əйтə
алмыйм. Концертлар бик оеш-
тырмыйм, тамашачы җыю җиңел
түгел хəзер, халыкта концерт-
тамашалардан ару сизелə. Дөрес,
танылу яулаган йолдызларга
керем бар. Алар шоу эшли
белəлəр. Мəсəлəн, Фирдүс
Тямаев, Əнвəр Нургалиев, Радик
Юлъякшин бик популяр. Элек
Салаватка халык яратып йөри иде.
Мин үзем Хəйдəр Бигичев,
Илһам Шакировның җырлавын
яратам. Фидан Гафаровка охша-
тып, хис белəн җырларга омты-
лам. Фирзəр Мортазин иҗатына
сокланам. Элек бит ул концерт
буена баян белəн чыгыш ясый
иде. Аңлаган кеше белə: искиткеч
зур көч талəп итə бу! Əлеге
җырчылардан Əнвəр Нургалиев,
Ришат Төхвəтуллин, Фəдис
Ганиев, Эльмира Сөлəйманова,
Илмира Нəгыймова, Əлфинə
Əзһəмоваларны ихтирам итəм.
Бер шулай Идрис Газиевны
тыңладым, тəннəр чымырдап
китə... Чөнки тере тавыш, һөнəри
башкару һəм дə көчле харизма.
Җырчының тавышы уникаль
булырга, башкаларныкыннан
аерылып торырга тиеш. Əлбəттə
инде, сөйкемлелек тə кирəк.
Яңарак Айдар Галимов сөйлəде,
популярлык серлəрен аңларга
телəп, Радик Юльякшин концер-
тына барган. “Шуны аңладым:
Радик залда утыручы һəрбер
кеше өчен җырлый”, – ди.
Уртача артистларга җиңел
түгел. Реклама бирəсе була,
аренда бик кыйммəт, сəхнə киеме
кирəк, музыкантларга, видеопера-
тор, тавыш операторына, аранжи-
ровкалаучыга түлисе, афиша
бастырасы... Бер дə җиңел түгел
җырчы һөнəре. Гастроль лəрдə дə
йөрергə кирəк. Ə мин – өй кошы,
йөрергə яратмыйм.
Берничə ел элек Яшьлəр
мəдəният сараенда юбилей кон-
цертымны үткəрдем. Бик күп көч
салырга туры килде. Ике атна буе
йокламасам-йокламадым, аша-
масам-ашамадым – тулы зал
җыеп, гөрлəтеп бəйрəм иттек.
Вəсилə Фəттахова да катнашты.
Ул минем “Милəүшəлəр” җырын
аеруча яратып башкара иде.
Артистларның бөтенесе дə
тамада булып йөри. Мин дə йөрим.
Бигрəк тə юбилейлар алып бару
ошый. Олы буын элекке җырларны
тыңларга һəм баянга кушылып
җырларга ярата. Рəхмəт əйтеп
кайтып китəлəр.


Сəлəтле кешелəрне яратам
Соңгы унбиш елда мин Укучы
яшьлəрнең республика мəдəният
үзəгендə эшлим. Директорыбыз
Владимир Аристархов һəр
үтенечемə колак сала. Уфа
шə һəренең сəнгать-сəнəгать
көллиятендə көн дə төштəн соң
вокал дəреслəре бирəм. Сəлəтле
укучыларга шөгыльлəнү өчен
бөтен шартлар бар: вокаль студия
өчен аерым бүлмə, зур актлар
залы, сəхнə. Шөгыльлəнергə
телəгəн бөтен кешене алам.
Караидел кызы Эльвира Шəй-
хетдинова (Шейх) рəссамлыкка
укыды, мин җитəклəгəн җыр
студиясендə шөгыльлəнде,

бүгенге көндə педагогия универ-
ситетында музыкаль белем ала.
Бу уку йортында ятимнəр бик күп.
Аларның күңеле моңлы, җыр бер
дəва кебек була. Укып чыккач та
безнең белəн язышып, аралашып
торучылар бар, кемдер бүтəн
белгечлеккə хəтта икенчегə укыр-
га керə.
Яшьлəр, балалар белəн эшлəү
бик ошый. Шуңадырмы, 2014 елда
“Туган тел” телевизион каналына
“Тургай” балалар телевизион кон-
курсы оештыру тəкъдиме белəн
чыктым. Телевидение җитəкчесе
Азат Вахитов каршы килмəде.
Татар балалары белəн эшлəүче
булмавы да этəргеч биргəндер.
Аны өч мəртəбə шəхсəн үзем
оештырдым. “Тургай” конкурсы
аша үткəн балалар, нишлəптер,
күтəрелеп китə. Алинə Нигъ-
мəтуллина Уфа сəнгать училище-
сына укырга керде, Марат
Садриев аккордеон классында
укып йөри, авылларда үзе кон-
цертлар оештыра хəзер.
“Сəлəт” проекты көч алгач, бер
елны “Тургай” кирəкми дип тə
уйлаган идек, аннан аңладык:
кирəк! “Тургай”да төшерелгəн
видеоклиплар “Туган тел” каналы
аша халыкка чыга, аннан Интернет
челтəренə, “Ютуб” видеохостин-
гына куела. Клипларны төшерү
өчен матур урыннар, паркларны
сайлыйбыз. Дөрес, бөтен бала да
җырчы булып китə алмый. Əмма
җырлау сəламəтлек өчен файда-
лы, татар телен дə өйрəнəлəр.
Алар бит туган телдə җырлап-
биеп кенə калмый, вокал, хорео-
графия күнекмəлəрен ала, милли
костюмнар кия, эстетик тəрбия
ала, башкаланың гүзəл урынна-
рында кунакта була.
“Туган тел” каналында “Сəлəт”
конкурсы 2017 елдан башлап
оештырыла. Аны бөтенрусия,
хəтта халыкара халык иҗаты
фестивале дисəң дə мөмкиндер.
Бер елны Ульяновскидан кил-
делəр. Аларга “Хəзинə тур”
җитəкчесе Камил Сираҗетдинов
белəн Уфада экскурсия оешты-
рып, Ботаника бакчасына барып
төшердек. Былтыр бер конкурсан-
тыбыз Тольяттидан иде, аның
клибы өчен Агыйдел буен сайладык.
Конкурс татар һəм башкорт
иҗатчылары өчен тəгаенлəнгəн,
лəкин татарлар күбрəк катнаша,
чөнки Башкортстан “Юлдаш”
телевидениесендə башкортча
конкурслар, тапшырулар бихисап.
“Сəлəт”тə җырчылар, биючелəр,
сəнгатьле сүз осталары, халык
музыка коралларында уйнаучы-
лар, коллективлар үз сəлəтен
күрсəтə. Проект түлəүле, дəүлəт
ярдəменнəн тыш яши. Яшь
чиклəнмəгəн. Алар тəүдə
сайлап алу этабын үтə, ягъни
язмаларын безгə җибəрəлəр.
Сəлəтле иҗатчыларны Уфага
видеога төшəргə чакырабыз. Бу
язмалар “Туган тел” каналында
күрсəтелə, Интернетка “эленə”.

Ягъни тамашачы фикерен исəпкə
алу мөмкинлеге бар. Ел азагында
җиңүчелəр Гала-концертта чыгыш
ясый. Аның өчен Уфада кафе
табабыз, танышлар, туганнарны
җəлеп итəбез. Эльмир Газизуллин,
Дамира Сəетовалар кебек таныл-
ган артистлар алып баручылары-
быз булды. Оештыру эшлəрен
башкару өчен, Аллаһка шөкер,
Интернет челтəре, “Ватцапп” чаты
бар хəзер, бик җайлы. Мисалга,
“Сəлəт” конкурсы аша гаҗəеп
сəлəтле җырчы Равил Гəрəев киң
танылып китте. Аны иҗтимагый
челтəрлəр аша бер ханым
тəкъдим иткəн иде. Ул үзе –
Чаллыныкы, ерак юлларга йөрүче
водитель. “Юлдаш” радиосында,
“Кызыл таң” гəзите редакциясендə
дə аның белəн очрашулар үтте.
Кешелəр белəн эшлəгəндə үзең
уңай энергия бирəсең, алар да
сиңа шулай ук җавап кайтара.
Рəхмəтне күп ишетəм. Жюрида
күп утырырга туры килə. Самара-
да үткəрелүче “Мирас” татар
мəдə нияте конкурсында да
Венера Ганиева, Илфат Шəехов
белəн бергə жюри əгъзасы булыр-
га туры килде.


Киләчәккә хыялларыгыз? 
Хыялларны əйтергə
яратмыйм. Алар күңелдə торса гына 
онытылмый. Сөйлəсəң, эшлəнгəн
кебек тоела башлый. Планнар гел
бар, атнага, айга да, хəтта
бишьеллыкка да сызып куелган.
Лəкин аларын сөйлəргə яратмыйм.
Мин һəрвакыт кеше арасында.
Кая гына чакырмасыннар, барыр-
га, катнашырга тырышам.
Аблайда, Чакмагышта сабантуй-
ларда булам. Туганнар, алар ара-
сында гармунчылар күп,
Бəрдəследəге хатын-кыз туган-
нар арасында да бар алар. Ел да
7 июньдə Бишбүлəк районында
Сəгать бəйрəмендə катнашам.
“Нур” театрына йөрергə яратам.


***
...Лилия Вахитованың Гөлфия
Шакирова сүзлəренə язылган
“Яшик əле” дигəн җырында шун-
дый сүзлəр бар:


Яшик əле, шундый итеп,
Үкенерлек булмасын.
Сиңа дигəн бəхет гөле
Кырау тиеп сулмасын,
Үкенерлек булмасын...


Əйе, һəркемнең дөньяда бəхет
белəн яшисе килə. Гөллəр дə
күзен нурга теки, нурга коенып,
аллы-гөлле садə чəчəклəрен
дөньяга ача... Гөллəр үкенми-
дер – алар бар булмышы белəн
гүзəллек чəчə. Язмамның герое
Лилия дə, исеменə тугры калып,
күңел җылысын кешелəргə өлəшə,
алар арасында кайный, матур-
лык, сəлəт чагылышларын табып,
танып алып, югарыга күтəрə;
талант нуры балкыган са -
быйларны сəнгать, матурлык
иленə əйди. Моңлы, нəфис
кү ңелле мөлаем ханым гына түгел
ул, тыйнак кына итеп, миллəтебез
өчен күп игелеклəр кылган, чая
һəм уңган-булган көчле шəхес тə.


Дилбəр БУЛАТОВА әңгәмәләште.


***


Лилия Вахитова хакында иҗатташлары
Айдар ГАЛИМОВ:
“Композиторлар матур итеп жырлый белмəскə дə мөмкин. Ə
Лилия җырчыга җырны жырлап бирə. Гадəттə, җырчылар əсəрне
матурларга тырыша, ə монда матурлап торасы юк. Лилия
җырларны җиренə җиткерə белə. Минем белəн эшлəгəн тавыш
режиссерлары, аранжировкалаучылар шулай ди: “Лилия ничек баш-
кара, син дə шулай җырларга тырыш, берни дə үзгəртмə”, – дилəр”.


Вəсилə ФƏТТАХОВА (истəлеклəрдəн):
“Бик рəхмəтлемен мин Лилиягə. “Милəүшəлəр” җырын бик күп
еллар җырладым. Һəрбер концертта, юбилейда, туйларда баш-
кардым. Тагын күп матур җырлар язарга насыйп итсен аңа Аллаһ”.


Əнвəр НУРГАЛИЕВ:
“Лилия апаның җырлары бик моңлы, матур, күп кенə җырларын
чыгардым сəхнəгə: “Алтыным”, “Алтынчəчем”, “Ах, бу сирень
ислəре”, “Яратам”. Əле яңадан-яңа җырларыбыз бар, Аллаһы
боерса”.


Айгөл ГАБДУЛЛИНА:
“Лилия апа ул – гүзəл ханым, якташым, яраткан җырчыбыз,
баянчыбыз, хөрмəтле композиторыбыз – күпкырлы талант иясе.
“Туган тел” каналында бергə күп проектлар эшлəдек. Ул шулкадəр
ягымлы, соклангыч һəм түземле, үз эшен төптəн белгəн шəхес...
Мин аның “Хатын-кыз бəхете”, “Ходаемның көннəре” җырларын
бик яратып башкарам”.


Дамира СƏЕТОВА:
“Лилия апаның һəр җыры күңелдə үзенең урынын таба...
Жырчылар өчен махсус язылган җырлары бар. “Син, син” җыры
Əлфинə Əзһəмова өчен язылды. “Милəүшəлəр” Вəсилə Фəттахова
өчен махсус иҗат ителде. “Мəхəббəтем” җырын сорау чылар да,
җырлаучылар да аеруча күп булды, əле булса сорыйлар. Бу җырның
артистлар кушкан икенче исеме дə бар – “Яратам”.


Альбина НƏФЫЙКОВА,
Бөре шəһəре, “Сəлəт-2018” халык иҗаты фестивале лауреаты:
“Көне буе клиплар төшереп йөри, җыр иҗат итəргə каян вакыт
таба икəн, дип уйладым Сезнең хакта. Сезнең иртəлəрегез
фестивальдə катнашырга телəүчелəрнең шылтыратуларыннан
башланадыр. Көн буена күпме кешенең соравына тыныч кына
җавап бирергə кирəк. Мин үзем генə ничə сорау-хəбəр яздым –
барысына да җентеклəп җавап бирə бардыгыз я телефон аша
аңлаттыгыз! Ə бит катнашучылар мин генə түгел. Барысын да
каршы алырга, көен күрергə кирəк. Җитмəсə, үзегез рульдə. Сезгə,
Лилия ханым, чын күңелемнəн рəхмəтлəремне җиткерəм.
Сəламəтлек, ак бəхетлəр юлдаш булсын”.

***
Лилия Вахитовага рəхмəт сүзлəрен социаль челтəрлəрдə күп
язалар. Алар аңа көч-дəрман бирə, авыр чакларында юата.
“Язганнарым кешелəргə кирəк икəн”, дигəн карарга килə. Менə
кайбер хатлардан өзеклəр:


“Лилия! Мин хəзер Башкортстанда яшимен. Донбасстан
кайттым. Гаилəмне анда күмдем. Сугыш беркемне дə аямый.
Сезнең җырларыгыз безгə көч бирə!”


“Хəерле кич! Мин, сезне ишетеп, матур җырларыгызга
гашыйк булдым. Рəхмəт сезгə! Əле шундый авыр вакытым –
үзəклəрем өзелə. Сезнең тавышыгызны ишеткəч, шундый
тыныч булып китте...”


“Лилия, хəерле иртə! Мин көнемне сезнең җырлардан башлыйм”.

***

Үз туганың ят булмый
Алия СОЛТАН сүзлəре,
Лилия ВАХИТОВА көе.


Гомерлəр үтəлəр сызылып,
Үткəннəрен сагынам, өзелеп.
Туган йортта туганнарың белəн,
Туган йортта туганнарың белəн
Сөйлəшəсе иде, җан телеп.


Кушымта:
Бергə үскəн туганнар
Хəлемне алар аңлый,
Тик аларга сер сыя,
Үз туганың ят булмый.


Язмышлар төрле язылган,
Урау юллары да бар.
Юлларында адашканда,
Юлларыңда адашканда,
Кулын суза туганнар.


Туганнарга бар телəгем –
Ходай гомер юлласын.
Бормалы булса да юллар,
Бормалы булса да юллар,
Өзмə туган арасын.

(Тулпар, 2019, № 4.)

Сиңа дигән бәхет гөле... Автор-башкаручы Лилия ВАХИТОВА белән әңгәмә
Сиңа дигән бәхет гөле... Автор-башкаручы Лилия ВАХИТОВА белән әңгәмә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: