ЭКСПРЕСС-БЕЛЕШМƏ
Исем-шəрифлəре: Нурия Вəкил кызы Басыйрова (Мортазина).
Туган көне: 1960нчы елның 28нче гыйнвары.
Уңышлары: Башкортстанның атказанган артисты, Бөтенрусия халык
җырларын башкаручылар конкурсы лауреаты. Ə үзе, иң зур уңышы дип,
гаилəсен – сөекле тормыш иптəшен һəм газиз улын саный.
Тормыш девизы: “Куйган максатыңа ирешеп яшəү.”
Яраткан шөгыле: “Җəй җитсə, мин бакчада түтəллəр арасында мəш килəм.
Аз гына ял итеп алам да, тагын чыгам. Шундый тыныч, рəхəтлəнеп чүп
утыйм. Бəйлəргə, җилəк җыярга, урманга, Дим буенда йөрергə яратам.
Белəсезме, бер елны баш күтəрми ун көн буе җилəк җыйдым. Ул кирəктəн дə
түгел, яланда тəгəри-тəгəри җилəк җыю үзе бер лəззəт бит. Яңгыр ява
башласа, көннəр суытса, күңелем төшə башлый” .
Кешелəрдə яраткан сыйфаты: Яхшылык, гаделлек, дөреслек.
Яратмаган сыйфат: “Алдашканны яратмыйм! Алдасаң, моны бит һəрвакыт
истə тотарга кирəк, чөнки күпмедер вакыттан ялганны үзең үк ачып салуың
һəм ояттан нишлəргə белмəвең бар. Əгəр син кешегə вакытында ярдəм итə
аласың икəн, ит! Изгелек кылып яшəргə кирəк! Кешегə изгелек эшлəсəң, ул
сиңа изгелек булып əйлəнеп кайта, ди халык. Əйе, бу нəкъ шулай!”
Сəнгатьтə кумиры: “Кумирларым юк, хөрмəт иткəн кешелəрем бар. Мин
опера җырчыларын үземə үрнəк итеп куям. Шулай ук филармониядə бергə
эшлəүче дусларым Нəзифə Кадыйрова, Идрис Газиев, Фəдис Ганиевларның
иҗатын һəм тырышлык, һөнəргə тугрылык кебек сыйфатларын ихтирам
итəм".
Яраткан төсе: "Ак, кара. Ə соңгы вакытта миңа нигəдер ачык шəмəхə төс
ошый".
Яраткан чəчəге: Кыр чəчəклəре.
Ə розалар?: “Юк, аларның гомере кыска”.
– Нурия апа, үзегезнең балачагы-
гыз турында сөйлəп үтегез əле?
– Кыш булса, урамда шау-гөр килеп
уйнап йөри идек. Һəрбер өйдəн дүрт-
биш бала чыгабыз. Югары һəм түбəн
очларга бүленəбез. Штаблар ясыйбыз,
бер-беребезгə запискалар бирешəбез,
“хəрби” карталар төзибез. Əгəр без
каршы як команданың штабын тапсак
– бетте! Җимерəбез аларныкын! Яз
көне гөрлəвеклəрдə кəгазь көймəлəр
агызабыз. Уйный-уйный киемнəр чыла-
нып бетə. Өйгə кайтасы искə төшсə,
нишлəргə дə белмибез – өс юеш, пыч-
рак. Əти-əни күзенə алай күренеп бул-
мый. Чарасын табабыз: картəнилəр
безнең күршедə генə яши, аларга
кереп, колготкиларны, ыштаннарны
салып киптерəбез дə шуннан соң гына
өйгə кайтабыз. Җəй көне капка төбендə
кешелəрнең клубка чыгып киткəнен
карап утырырга ярата идек. Алардан
тəмле хушбуй исе аңкып кала, матур-
матур итеп киенгəннəр. Озак утыра
алмыйбыз: əти-əни рөхсəт итми. Миңа
10нчы сыйныфтан соң гына клубка
чыгарга рөхсəт бирə башладылар.
Анда да кино белəн концертларга
гына.
Нурия Мəнəвезтамак урта мəк-
тəбендə дүртле-бишле билгелəренə
генə укый. Бик җитез, тырыш кыз
булып үсə. Аны мəктəп пионер дружи-
насы советы председателе итеп,
мəктəп комсомол оешмасының
сəркəтибе итеп тə куялар. “Бу “вазый-
фалар” безнең гаилə традициясенə
əверелде,” – ди Нурия Вəкил кызы.
Аңардан соң укыган ике сеңлесе Зөһрə
белəн Зифага да шул ук эшлəрне
йөклилəр. Алар мəктəптəге барлык
түгəрəклəргə, хорга, волейболга, гим-
настикага, инглиз теле дəреслəренə
йөргəннəр, барлык чараларда кат-
нашканнар. Зирəк өч кыз дəреслəрдəн
йөгереп кайтып, өйдə булган барлык
эшлəрне эшлəп (утын кисеп, мал
астын алып һ.б) бетергəннəр дə
тизрəк мəктəпкə чапканнар. “Мин яшь
чакта суперактив тормыш алып бар-
дым. Хəтта үзем дə ышанмый торам!”
– ди ул.
– Əти-əниегез сезне ничек
тəрбиялəде?
– Əтием Вəкил Хəбибрахман улы,
əнием Фəизə Кашшаф кызы – икесе дə
бик гади кешелəр. Əти 9-10нчы сый-
ныфны мин тугач укып бетергəн.
Əнинең белеме 4 сыйныф, чөнки
гаилəлəрендə 7-8 бала үскəннəр, олы
авылга йөреп укырга киемнəре булма-
ган. Икесе дə колхозда эшлəгəннəр.
Шулай да əти-əнием мəдəниятле
кешелəр булганнардыр, дим. Алар бер-
кайчан да кешелəр турында начар
сөйлəмəделəр, хурламадылар, алда-
мадылар һəм эш сөеп яшəделəр. Без
дə “нəрсə эшлəргə кирəк?” дип сорап
тормыйбыз, эшне үзебез күреп, үзебез
белеп эшлибез. Безгə хезмəтнең тəмен,
лəззəтен тоеп эшлəргə өйрəттелəр.
Хəзер əти-əнием икесе дə мəрхүмнəр
инде. Без өчебез дə югары уку йортла-
рын тəмамладык: мин – сəнгать инсти-
тутын, Зөһрə белəн Зифа нефть уни-
верситетын бетерделəр. Зөһрə үзенең
тормыш иптəше Мансур белəн
Баймакта тора, ике ул тəрбиялəп
үстерəлəр. Уллары Илшат армиядə
хезмəт итеп кайтты, ə Радмир авиация
институтында белем ала. Кече сеңлем
Зифа Уфада, тормыш иптəше Рамил
белəн алты яшьлек кызлары Лияне
карап үстерəлəр. Дөресрəге, карап
үстерəбез (көлə). Əл дə Лия бар, аны
рəхəтлəнеп сөеп, аның һəр яңалыгына
куанып яшибез.
Без əти-əниебезгə зур рəхмəтлебез!
Чөнки алар безне чын кеше итеп
тəрбиялəп, туры юлга бастырдылар.
– “Туган як тарта ул...” – дип
җырларда җырлана, ə сез “туган
ягым илһам чыганагы” дип əйтə
аласызмы?
– Миякə районының Мəнəвезтамак
авылы – зур авыл, анда элек мəдрəсə,
урта мəктəп, базар булган. Бөтен күрше
авыллар безнең авылга йөреп укыган-
нар. Мəнəвез елгасы Димгə кушылган
урында утырган авылымның табигате
искиткеч гүзəл. Урманнарының, Дим
буйларының матурлыгына хəйран
калам. Анда минем туганнарым, дусла-
рым, шуңа күрə мин туган ягыма ашкы-
нып кайтам.
– Үзегезнең гаилə хəлегез белəн
таныштырып китегез əле?
– Тормыш иптəшем – Əнис Мазһар
улы Мортазин – Мишкə районы
Кыйгазытамак авылы егете. Əнис 17 ел
филармонияда эшлəде, хəзер инде ул
икенче һөнəр үзлəштерде. Без аның
белəн тормыш юлын 22 ел бергə атлый-
быз. Гаилəм – минем бердəнбер
терəгем. Сəнгать институтын
тəмамлагач, курсташым Идрис Газиев
белəн мине филармониягə эшкə
җибəрделəр. Безне бер бригаданың
җырчылары итеп куйдылар.
Гитарачыбыз Əнис иде. Күрəсең, миңа
күз салып йөргəн булгандыр. Без аның
белəн дуслашып киттек. Аның: “Мин
сине яратам, миңа кияүгə чык”, дигəнен
дə хəтерлəмим, бəлки, əйтмəгəндер
дə. Купшы сүзлəр əйтелмəүгə карама-
стан, без өйлəнештек. Ул мине үзлəренə
кунакка алып кайтты. Шуннан соң: “Май
бəйрəмнəренə, əйдə, сезгə кайтабыз!”
– диде. Мин: “Авылга алып кайта
алмыйм. Анда тəртип каты, əгəр дус
егетеңне алып кайтсаң да, безне
өйлəнешəлəр икəн диячəклəр”, –
дидем. Əнис өзмəде дə куймады.
Кайттык авылга. Һəм без шул елның
җəендə туй үткəрдек. Бу – 1988нче
елның 2нче июле иде.
1989нчы елда улыбыз Вадим туды.
Нефть университетын тәмамлады,
музыка белəн дə кызыксына.
Тау башында балкый бер кала...
Нурия Басыйрова бəлəкəй чагында
җырларга бик яратса да, 3нче сый-
ныфта укыганда, “Тау башында бал-
кый бер кала...” дигəн җырның бер
сүзен оныткан өчен аны җыр ярышы-
на алып бармаганнар. Ул бик
гарьлəнгəн һəм, 10нчы сыйныфка
кадəр, барлык бəйрəмнəрдə катна-
шып, шигырь сөйлəсə, биесə, бəйрəм
кичəлəрен алып барса да, җырламаган.
Уфа, Стəрлетамак, Салават
шəһəрлəрендə чыгыш ясарга туры
килгəн, лəкин җыр белəн түгел. Ə
менə чыгарылыш сыйныфында стена
гəзитенə ул: “Минем атказанган
җырчы буласым килə”, – дип язган бул-
ган.
– Нурия апа, сезне җыр дөньясына
кемнəр алып керде?
Иң беренче чиратта, мин
Мəнəвезтамак мəктəбенең музыка укы-
тучысы Марат Галлəм улы Гуловка зур
рəхмəтлəремне белдерəм! Ул мине
барлык концертларда катнаштырды,
ноталар, җырлар өйрəтте. Сыйныф
җитəкчебез, инглиз теле укытучысы
Рəмзия Халик кызы Мөгыйнова мине
үз күрə, якын итə иде. Бу күркəм шəхес
– минем өчен үрнəк һəм шушы юлым-
ны сайлауда этəргеч тə ул.
БАССРның атказанган мəдəният
эшлеклесе, сəнгать училищесы укыту-
чысы Аэлита Хəйрулла кызы
Чембарисовага да рəхмəт.
Мин үземне бүген яхшы вокал фор-
мадамын дип əйтергə җөръəт итəм.
Рəхəтлəнеп башкорт һəм татар халык
җырларын, классик əсəрлəр – роман-
слар һəм ариялəр башкара алам. Ə
алар бертөрле җырланмый,
һəрберсенең үзенең бизəлеше бар.
Башкорт халык җырын җырлаганда –
ерактагы күксел биек таулар, чиксез
далалар, куе урманнар, ə татар халык
җырын башкарганда борынгы Казан
шəһəре, калфаклы чибəр кызлар,
кəлəпүш, читек кигəн үткер егетлəр күз
алдыма килə. Башкорт халык җыры
ниндидер үзгə бер тирəнлек, киң
сулыш, ə татар халык җыры кабатлан-
мас нəзакəтлелек, якты моң белəн
башкарыла. Бу нечкəлеклəргə мине
остазым Римма Мохтар кызы Мусина-
Юлдашбаева өйрəтте. 1986нчы елны
Бөтенрусия халык җырлары башкару-
чылары конкурсында катнашып, лауре-
ат булуымда аның өлеше зур.
Лəлə Зөфəр кызы Муллабаеваны да
үземнең остазым дип исəплим. Сəнгать
институтының актерлык факультетын-
да 28 ел эшлəгəн бу ханымны белмəгəн
бер генə актер да юктыр, чөнки Уфа
”Нур”, Туймазы, Сибай драмтеатры
актерлары вокал буенча аңарда белем
алдылар. Хəзерге вакытта аның эшен
мин дəвам итəм. Ул – минем ахирəтем
дə, таянычым да, иң ышанычлы кешем
дə иде.
Илшат Фəрит улы Сираҗетдинов исə
мине музыкаль-əдəби лекторий
эшчəнлегенə җəлеп итте. Аның тор-
мыш иптəше, җырчы Фəнүнə
Сираҗетдинова белəн бер коллективта
озак еллар эшлəп без иҗатташ дуслар-
га əверелдек.
Якташым, академик Риза Шəехҗан
улы Магазов иҗатыма һəрьяклап ярдəм
күрсəтте. Якташларына, дусларына
игътибарлы, ярдəмчел, милли җанлы,
зыялы бу шəхес белəн сөйлəшеп
торуы да зур бəхет!
Миңа кечкенə генə изгелек эшлəгəн
һəркемгə рəхмəтлемен. Мин бу
дөньяның матурлыгын, кешелəрнең
изгелеген, якыннарымның игелеген
күреп яшим. Зур рəхмəт сезгə барыгыз-
га да!
Дөнья матур, дөнья киң!
– Нурия апа сезнең юбилей кон-
цертыгыз “Дөнья матур, дөнья
киң” дип аталуы очраклымы?
– Шагыйрь Гамил Афзал сүзлəренə
язылган җырның исеме минем күңел
халəтемə туры килə төсле тоелды.
Ничек кенə карама, дөнья матур һəм
киң. Аның матурлыгына куанып, нур
чəчеп яшəргə кирəк, дусларым!
Күктə кояш, җирдə гөллəр,
Алда юллар, юлда – мин,
Күктə – йолдыз, җирдə – ярым,
Сөйгəн ярым гөлгə тиң,
Дөнья матур, дөнья киң!
– Сез концертта татар халык
җыры “Зилəйлүк”не оргáнга кушы-
лып җырлап, тамашачыны “аһ”
иттердегез.
– Əйе, оргáн хислəр тирəнлеген,
кичерешлəр драматизмын бирə алды.
Музыкантыбыз, Халыкара оргáн
сəнгате фестивале лауреаты Эльвира
Хəйретдинова – иң оста
музыкантларыбызның берсе.
Җырны башкарганда мин төп игъти-
барны эчтəлеккə юнəлтəм, җырда
сурəтлəнгəн тормыш картинасын
эзлим. “Зилəйлүк”тə исə чатта баганага
сөялгəн кыз образы күз алдына килə.
Ул бит рəхəттəн анда чыгып басмаган!
Үзен бит ул канаты сындырылган кош
кебек хис итə.
Гомумəн, музыкантларымнан уңдым.
Индира Əсəдуллина (фортепьяно),
Азат Аеткулов (курай), Гали Алтынбаев
(баян) җырның һəр аһəңен тоялар.
Алар чын мəгънəсендə – һөнəри оста-
лыкка ирешкəн шəхеслəр.
Халык җырларын башкарганда
җанымның һəрбер күзəнəге җырлый
кебек. “Озату”, “Тəфтилəү”, “Гөлҗамал”,
“Ашкадар”, “Əллүки”, “Зилəйлүк”,
“Эскадрон” һ.б җырларны яратып баш-
карам. Шулай ук композитор Айрат
Кəримов һəм Алик Локманов əсəрлəре
репертуарымнан төшми.
Нурия Вəкил кызы 24 ел Башкорт
дəүлəт филармониясендə эшли.
Башкорт дəүлəт опера балет теа-
трында берничə тапкыр Заһир
Исмəгыйловның “Шəүрə” операсында
төп рольне башкара.
1993нче елдан əдəби-музыкаль лек-
торийда хезмəт сала. “Без балаларда
мəдəнияткə мəхəббəт тəрбиялибез,
тамашачыны яшьтəн үк əзерлибез.
Балалар алдында чыгыш ясавы авыр-
рак та əле”, – ди ул.
Башкорт дəүлəт педагогия
университетының музыка факульте-
тында 11 ел, Уфа сəнгать
академиясенең актерлык факульте-
тында 3 ел укыта.
– Нурия апа, актерлык һəм музы-
ка факультетындагы дəрес-
лəрегездə аерма бармы?
– Əлбəттə, бар. Сəнгать
академиясендə без – актерлар, ə
БДПУда укытучылар əзерлибез.
Музыка факультетында студентлар хор
белəн дирижерлык итəргə дə, төрле
коралларда уйнарга да, музыка
əдəбиятын да өйрəнə. Вокал
дəреслəрендə исə җырның эчтəлеген,
башкару үзенчəлеклəрен аңлатабыз. Ə
актерлар белəн эшлəгəндə аларның,
иң беренче чиратта, сəхнə əһеллəре
булачагын күз алдында тотарга кирəк.
Аларның да кайберлəре нотаның нəрсə
икəнен дə белми, бер тапкыр
җырламаганнарны да җырларга
өйрəтергə туры килə.
Нурия Вəкил кызының дəрес бирүе
– үзе бер тылсымлы мизгел. Аның
һəрбер студент өчен кайгыруы, шат-
лануы йөзендə чагыла. “Һəр курс – яңа
бер китап, шул китапның һəрбер
битендə яңа бер сюжет, – ди ул. –
Укучыларны кирəк вакытта əрлим дə,
мактыйм да. Мине алар усал укытучы
да дилəр!” Мин исə Нурия апаны усал
дип əйтмəс идем. Ул – бары тик
талəпчəн, үз максатына ирешүчəн
кеше. Быел Нальчикта “Студент язы”
бөтенрусия фестивалендə аның сту-
дентлары (УДСА театр
факультетының актерлар бүлеге)
Бөек Ватан сугышына багышланган
җырларны башкаруда вокал осталы-
гы өчен дипломга лаек булды. Ə халык
җырлары конкурсында М. Мөсабиров
1нче, А. Сабирҗанова 2нче урынны
яулады.
Əдəби-музыкаль лекторий
Əдəби-музыкаль лекторий 1941нче
елның кышында барлыкка килə. 1941-
42нче елларда 100дəн артык концерт
куелган, фронт сызыгына концерт-
лар белəн чыкканнар. Уфа шəһəренə
эвакуациялəнгəн профессор Н.Сем-
яшенко, əдəбиятчылар Г.Свердлов,
С.Андреев-Кривич, музыка белгечлəре
Г.Поляновский, Л. Лебединский, компо-
зиторлар К.Чемберджи, Ф. Козицкий
һ.б. лекциялəр укыган. Бүгенге көндə
лекторий балалар өчен концертлар,
музыкаль əкиятлəр, кичəлəр, компо-
зиторларга багышланган чаралар
үткəрə. Лекторийның чыгышларында
Уфа сəнгать училищесы укытучыла-
ры, артистлар да катнаша. Елына
меңнəн артык концерт куела.
Лекторий əгъзалары Виктория
Симонова, Нурия Басыйрова, Индира
Əсəдуллина, Роза Сарбаева, Юрий
Заяц, Азат Аеткулов, Ольга
Хəйруллина һ.б.лар музыка дөньясына
җаны-тəне белəн хезмəт итүче
шəхеслəр.
– Иң шатлыклы көнегез?
– Шатлыклы дип мин аерым бер
көнне генə əйтə алмыйм. Чөнки һəрбер
көн – ул үзе бер шатлык. Минем олы
шатлыгым – минем гаилəм. Тормыш
киртəсез булмый бит, шул киртəлəрне
җиңеп чыгып, куанып яшибез!
– Сез бу тормышта бəхетлеме?
– Ходайга шөкер, бəхетле! Мин
гаилəм белəн, үземнең студентларым,
җырлаган җырларым, бергə эшлəгəн
дусларым, тамашачыларым белəн бик
бəхетле. Əгəр мин гаилəмə, студентла-
рыма, укучыларыма, дусларыма кирəк
икəн – мин бəхетле. Мин бу дөньяда
кирəк икəн – мин бəхетле!
Күктə нурлар, җирдə дуслар
Дус янында кем ятим?!
Күктə нурлар, җирдə шатлык,
Җирдə бəхет гөлгə тиң,
Дөнья матур, дөнья киң!
– Килəчəккə уй-хыялларыгыз?
– Мин белəм: халык арасында киңрəк
танылу өчен дисклар, кассеталар чыга-
рырга кирəк, ə минем аңа вакытым
җитми. Интернетка ике җырым урнаш-
тырылган да соң, бу бик аз, əлбəттə.
Дусларым əрли, ə вакытым юк.
Композитор Айрат Кəримов: “Синдə
артистларга хас шөһрəт ярату тойгысы
юкмыни соң бер дə?!” – дип тəнкыйтьли.
Мин шəкертлəремə генə түгел, үз-үземə
дə бик талəпчəн. Радиога бер җыр
яздырасы булса, айга якын йөрсəм-
йөрим, үземə ошаганча килеп чыккан-
ны көтəм. Юбилей концертымнан соң,
“əле мин җырлый алам, миңа классик
җырлар җырларга кирəк”, дигəн фикер
туды, үз-үземə ышаныч артты.
Студентлар белəн шөгыльлəнү дə, бер
яктан, көч һəм вакытны алса, икенче
яктан, үзеңне җырчы буларак тагын да
камиллəшүгə этəрə бит.
Əйе, Нурия Басыйрова башкарган
җырлар беркемне дə битараф кал-
дырмыйдыр. Самими саф моңы белəн
күңеллəрне əсир итə ул, йөрəгендəге
тормышны сөю хисен тамашачылар-
га ихлас өлəшə. Аның бер генə җырын
ишетеп тə күңел тетрəве кичереп,
туган җиреңə, халкыңа сөю хисен
яңартырга мөмкин. Чөнки ул җырда
син туып-үскəн шушы изге туфракта
гомер кичергəн ничə буын кешелəрнең
уртак хис-тойгылары яңгыраш таба.
Юллар үтəм, юллар үтəм,
Юллар чите кайда дим?
Нинди ил бар, нинди җир бар
Туган-үскəн җиргə тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
Нурия Басыйрованың иҗат дөньясы,
чынлап та, матур һəм киң. Юллары
килəчəктə дə киң, тормышы матур
булып калсын аның.
Айгөл ШƏЙМƏРДƏНОВА.