Барлык яңалыклар
Сәхнә
16 март , 07:35

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Ахыры)

Әнгам Атнабаев иҗатын бик яратам. Аның шигырьләре күңелемә бик якын. Татар гәзит-журналларын укып барырга тырышам.

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Ахыры)
Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Ахыры)

Татар һәм башкорт эстрадасына карашың нинди? Аның киләчәген ничек фаразлыйсың?

– Дөнья белән чагыштырганда, милли эстрадабыз күпкә түбән дәрәҗәдә тора. Кызганычка каршы, бездә артистлар өчен уңайлы шартлар тудырылмаган. Әйтик, аппаратура җитешми. Профессиональ музыкантлар бик аз һәм аларга да түләргә акча кирәк. Артистларның андый мөмкинлекләре юк, чөнки урыс һәм дөнья шоу-бизнесы белән чагыштырганда, татар-башкорт эстрадасында билет бәяләре иң түбәне. Ә аппаратура – тавыш җиһазлары, медиа экраннар –  артистның төшенә дә кермәгән хак тора. Кызганычка каршы, бүген барысы да акчага бәйле. Шуңа күрә, безнең профессиональ студия җиһазлары алырга да мөмкинлегебез юк. Аранжировка ясаучыларның күпчелеге үз өйләрендә эшли. Ләкин шунысы бар: җыр яздыру һәм аранжировкалау профессиональ студиядә башкарылмаса, аның сыйфаты дөнья дәрәҗәсеннән күпкә түбән була. Монда янә акчага барып төртеләбез.

Шуңа карамастан, үзебезнең татар-башкорт сәнгатен күтәрергә хәлдән килгәнчә тырышабыз.  Халыкны тәрбияләү – төп максатыбыз булып тора. Мисал өчен, чит илләрдәге кебек дәртле, тиз ритмлы җырларны башкаруның миңа бернинди дә авырлыгы юк. Ләкин без үзебезнең халык җырларын, рухи байлыгыбызны берничек тә югалтырга тиеш түгел. Минем уйлавымча, җырчы тамашачы артыннан барырга тиеш түгел, киресенчә, тыңлаучысын үзенә ияртергә тиеш. Мин нәкъ шундый максат белән яшим. Бүгенге көн сәхнәсен Илһам абый Шакиров, Хәйдәр абый Бигичев, Әлфия апа Афзалова, Фәридә апа Кудашева кебек җырчылар дәвере белән чагыштырсаң, ул күпкә түбән. Чөнки халык классик әсәрләрне тыңламый, белми. Мин бөтен көчемне шул бушлыкны тутыру өчен салам. Шул рәвешле, татар һәм башкорт халыкларын бар дөньяга танытырга телим.

– Һәр артистның җыр багажында озын гомерле һәм беркөнлек җырлар тупланган була. Шуларның вакыт сынавы аша үткәннәре дип, кайсыларын атар идең?

– Рәис абый Ханнановның Илдар Юзеев сүзләренә иҗат иткән “Тыңлачы сандугач” җырын инде алтынчы ел һәр концертта сорап алып җырлаталар.

– Чыннан да, сине бу җырсыз күз алдына да китереп булмый. Аның язмышы шактый четерекле булды кебек?

Бу  җырны  билгеле  вакыйгалардан  соң,  яңа  сүзләр  белән,  композитор Рәис  абый  Ханнановның  сүзләренә генә башкарам.

– Аннан тыш нинди композиторлар белән хезмәттәшлек итәсең?

– Бик күп композиторларга мөрәҗәгать итәргә тырышам. Ләкин күңелемә хуш килгән җырлар бик сирәк. Яхшы композиторлар бармак белән генә санарлык: Зифа Нагаева, Рәис Ханнанов, Альфред Якшимбәтов, Зөфәр Хәйретдинов, Нур Даутов, Морат Гайсин. Яшьләрдән Гөлназ Закированы аерым атар идем.

– Җыр текстының сыйфатына игътибар бирәсеңме?

– Әлбәттә! Кайчак әнигә дә мөрәҗәгать итәм. Сүзләр сайлангач, композиторлар эзли башлыйбыз.

– Җырчы артистларның зур өлеше туган телне камил белми. Ришат, ә синең бу өлкәдәге белемең ни дәрәҗәдә?

– Татар телен белмим дип әйтә алмыйм. Төрле хәлләр була. Арыган чакта урысча сөйләшеп китүем дә ихтимал. Гомумән, безнең авылда урыс сүзләре белән катнаш телдә сөйләшәләр. Казан ягында исә саф татарча аралашалар. Алып баручылар белән ярышып булмый, әлбәттә – алар кебек әдәби телдә сөйләшә алмыйм. Шулай да, Казанга күченгәч, сүз байлыгым күзгә күренеп артты. Моңа китап укырга яратуым да ярдәм итәдер.

– Әйткәндәй, кемнәрнең иҗатын яратып укыйсың?

– Әнгам Атнабаев иҗатын бик яратам. Аның шигырьләре күңелемә бик якын. Татар гәзит-журналларын укып барырга тырышам.

– Театрга йөрисеңме?

– Гастрольләрдән кайтып кергән арада, елына бер тапкыр булса да мотлак барам! Анда якын дусларым бик күп, Рөстәм Гәйзуллин да гел чакырып тора. Театрдан аерылганым юк.

– Җәен Казанда марафон дистанциясенә йөгерү буенча ярышлар оештыруыңны беләм. Аның географиясен киңәйтергә уйламыйсыңмы?

– Бу ярышлар инде ике тапкыр узды. Беренчесен үзебез үткәрдек, икенчесен башка оешма минем исемнән оештырды. Бәйге географиясен киңәйтергә ниятлибез.

Гомумән, спорт минем өчен беренче урында тора. Йөгерергә тырышам, организмны тонуста тотам. Аллаһ боерса, киләчәктә аны башка төбәкләрдә дә оештырырга ният бар.

– Артист тормышының бер көнен ачып салсаң иде. Ничек үтә ул?

– Көндәлек бер гастроль көненә тукталыйк. Кунакханәгә төнге бердә кайтып керәбез. Иртәнге сәгать тугыз-унга кадәр йоклыйбыз. Унбердә икенче концерт мәйданына чыгып китәбез. Бу вакытта анда аппаратура урнаштыра башлыйлар. Сәхнәне коралар, репетиция башлана. Төшке аш вакыты җитә. Аннары кичке концерт өчен киенә башлыйбыз, чәчләрне тәртипкә китерәбез. Концерт башлана, тәмамлана. Аппаратураны җыеп алабыз. Фотога төшү, автограф бирү – ул үзе бер концерт. Шул рәвешле, төнге сәгать 12ләр җитә.

– Чыннан да, сине яше дә, карты да бик ярата. Һәммәсе дә рәхмәт сүзләре әйтеп, бергә фотога төшеп калырга ашкына. Фанатларың белән очрашулар үткәргәнең бармы?

– Әйе, Казанда очрашулар оештырабыз. Күптән түгел Екатеринбургта, Ижау шәһәрендә дә шундый күрешү-очрашулар үтте. Бик матур булды.

– Ялгышмасам, алар сиңа бик күп төрле бүләкләр дә ясый. Шулар арасыннан гадәти булмаганнарын атасаң иде?

– Гадәти булмаганнары да очрый, әммә аларын тамашачылар кешегә күрсәтмичә генә тапшыра. Татарстанда күбрәк чәк-чәк, чигелгән картиналар бүләк итәләр.

– Бүгенге тормышыбызда җырчы-артисттан күп кеше юк, һәрберсен карап һәм белеп кенә өлгер. Аларны сәхнәгә чыгарыр алдыннан иләк аша үткәрергә кирәк дип уйламыйсыңмы?

– Беләсеңме, җыр шулай ук дәвалау процессы булса да, табиблар җырлый алмый бит. Без – күңелләрне дәвалаучылар. Белемсезләр белән сәхнә тулы, алар арасында чын талантлар югалып кала. Сәнгать советлары чыннан да кирәк. Сәхнәгә чыгар алдыннан ул рөхсәт кәгазе бирсә, минемчә, дөресрәк булыр.

– Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Ришат! Халкыбызны һәрчак моңыгыз белән сөендереп торыгыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез!

Әңгәмәдәш: Айгөл ГӘРӘЕВА-ШӘЙМӘРДАНОВА.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Ахыры)
Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: