– Ришат, син сәхнәбез түрендә бик тиз танылып, халык мәхәббәтенә ия булдың. Сәнгатькә тартылуыңның сәбәбе нидә? Сәхнә юлындагы тәүге адымнарыңны хәтерлисеңме?
– Әлбәттә, хәтерлим! Беренче чыгышларым балалар бакчасыннан, мәктәп елларыннан ук башланды. Әни клубта эшләгәч, андагы бөтен чараларда бик теләп катнаша идем. Төрле конкурсларга, бәйгеләргә йөрдек. Һәрбер адымым бүгенгедәй күз алдымда, истә. Һәрберсе кадерле. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә. Бөтенесе алдагы иҗатыма зур этәргеч бирде.
Мәктәпне тәмамлагач, Октябрьский шәһәренең музыка колледжына укырга кердем. Анда Галия Закир кызы Мусина классында, хор дирижерлыгы бүлегендә дүрт ел буена белем алдым. Күбрәк вокал белән шөгыльләндем. Бер үк вакытта “Наполеон” дигән төнге клубта ди-джей булып та эшләргә туры килде. Бик күп нәрсәләргә өйрәндем: аппаратураны үзләштердем, музыканы дөрес итеп сайлау тәҗрибәсен алдым. Кыскасы, укырга да, эшләргә дә өлгердем.
Колледждан соң үз тырышлыгым белән Уфадагы З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясенә укырга кердем. Анда профессор Фәрзәнә Фәткул кызы Сәгыйтова классында, вокал бүлегендә белем алдым. Һәрвакыт үз өстемдә эшләп, музыка коралларын үзләштереп, аранжировка серләренә дә төшенергә өлгердем. Аны тәмамлагач, зур концертларым, гастрольләрем башланды.
– Син концертлар белән бөтен Русияне урап чыктың бугай. Кайсы шәһәрләр күңелеңә аеруча якын?
– Чынлап та, кайда гына булмадык без: Санкт–Петербург, Мәскәү, Пенза, Казан, Уфа, Нижневартовск, Сургут, Екатеринбург, Тобольск, Төмән, Чиләбе, Ноябрьск, Оренбург кебек олы калаларның берсе дә калмады! Аларның һәркайсы үзенчәлекле. Бер үк төрле программаны куйсаң да, концертлар бер-берсеннән аерылып тора. Тамашачылар да төрле. Шунысы куандыра: заллар һәрчак тулы, көчле алкышлар белән каршы алып, җылы сүзләре белән озатып калалар. Җырчы кеше өчен бу бик мөһим. Мин тамашачыларым белән бәхетлемен. Алар мине илһамландырып, яңа җырлар иҗат итәргә этәргеч биреп тора.
– Ә менә туган ягың – Туймазы тамашачысының башкалардан аермасы бармы?
– Ничек булмасын ди инде?! Туган якта сиңа игътибар икеләтә арта. Үзем дә дулкынланам, икеләтә җаваплырак карыйм, тынычлануы да бик авыр. Тамашачым моны сизә, алар миңа рәхмәтле, мин аларга чиксез рәхмәтлемен! Туймазы тамашачысы белән телебез дә, хисләребез дә уртак безнең. Гадәттә, туган ягымда елына ике тапкыр концерт куя идек. Быел исә өч концерт куярга булдык. Берсе күптән түгел узды, ә калган икесе, Аллаһ боерса, март башында булачак. Һәр елны туган көнемне туган җиремдә үткәрәм!
– Туган авылыгыз – Карамалы-Гобәй халкы да сезне зарыгып көтеп аладыр. Анда елына ничә тапкыр кайтасыз?
– Авылда якташларым өчен ел саен “Җәйге очрашулар” дип исемләнгән концерт оештырам. Табигать кочагында, бик матур акланда уза ул. Бу инде традициягә әверелеп китте. Шулай ук авылдашларым өчен генә түләүсез концерт оештыру нияте дә бар.
– Әниең турында сөйләп узсаң иде...
– Әни безнең бик гадел, зирәк кеше. Әтине әти иткән кеше дә ул. Ул әтиебезне гомер буе хөрмәт итте, безне дә шуңа өйрәтте. Әни – ул әти өчен дә, без – балалары өчен дә бик кадерле кеше.
– Ришат, сәхнәдән караганда, син бик гади кеше кебек тоеласың, тәкәбберлегең дә юк сыман. Бу, чыннан да, шулаймы?
– Мин – гади авыл малае, үземне тәкәббер кеше дип санамыйм.
– Ә холкың белән син нинди?
– Характерыма килгәндә, үземне идеаль кеше дип атый алмыйм. Һәрбер кешенең дә уңай һәм кире яклары була. Шунысы бар: әгәр кешегә сүз бирәм икән, мин аны мотлак үтим. Бу минем иң күркәм сыйфатымдыр, мөгаен.
– Белүемчә, син продюсер белән эшләмисең, үзеңә үзең хуҗа...
– Әйе, чыннан да шулай. Элекке продюсерым Рифат Әхмәт улы Фәттахов белән өч-дүрт ел бергә бик матур эшләдек. Иҗатыбыз алга таба барды. Килешү тәмамлангач, үзаллы эшли башладым. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы бара.
– Ришат Төхвәтуллинның шәхси логотибы да бар. Ул кемнең идеясе һәм нинди максат белән эшләнде?
– Бу – безнең уртак идеябез. Логотипта минем микрофон тоткан силуэтым төшерелгән. Ул логотипны кулланып, командабызга фирма киемнәрен булдырдык. Шулай ук ул безнең барлык аппаратурабызда да сурәтләнгән.
– Без Интернет заманында яшибез, үз сайтыгызны булдырасыгыз килмиме?
– Якын арада булдырачакбыз дип уйлыйм.
– Ниндидер бер сөйләшүдә син: “Җырлаганда биергә яратып бетермим”, – дигән идең. Репертуарыңда дәртле җырлар да бар, биемичә ничек түзәсең?
– Һәркемнең үз эше: биючеләр биесен, ә мин җырлыйм! (көлә) Бию миңа авыррак та, оялып та китәм. Әйе, сәхнәдә биергә яратмыйм. Чама хисен югалтып, сәхнәдә “маймылланып” йөргән артистларны күргәч, алар өчен оялып, миңа дә шундый булырга язмасын дип, үземә сүз бирдем. Күбрәк җырга игътибар бирергә тырышам.
– Тамашачыларны баянда уйнап, хәйран калдырганың хәтердә. Аны үзләштерергә кайчан өлгердең?
– Әйе, булды андый хәл! (елмая) Балачактан гармуннан аерылмадым, клубта да, колледжда да. Ул музыка коралы миңа бик ошый. Баянда Руслан Мөхәммәдиев өйрәтә, ә иң беренче тапкыр аның серләренә авылым баянчысы Фәнүр Шәйхуллин һәм әнинең абыйсы Рәмил абый төшендерде. Шулай итеп, мин баянга гашыйк булдым.
Әңгәмәдәш: Айгөл ГӘРӘЕВА-ШӘЙМӘРДАНОВА.
(Ахыры бар)
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.