Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 март , 11:35

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Башы)

Әтием – Айрат Сөләйман улы, 30 елга якын колхозда механизатор булып эшләде. Әнием – Розалия Нурулла кызы, 20 елдан артык авыл мәдәният йорты мөдире вазыйфасын башкарды.

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Башы)
Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Башы)

Тулы исеме: Ришат Айрат улы Төхвәтуллин;

Туган көне: 1989 елның 3 марты;

Кешеләрдә яраткан сыйфатлары: гаделлек, тырышлык, намуслылык;

Кешеләрдә өнәмәгән сыйфатлары: сүздә тормау, әгәр әйткәнсең икән – эшләргә кирәк;

Яраткан машина маркасы: “Toyota”, “Lexus”;

Тормыш девизы: Андый девизы юк. Иң мөһиме – туктап калмау, алга бару;

Казанышлары: Үз тамашачысын табуны иң олы казаныш дип исәпли. Русиянең  барлык  шәһәрләрен йөреп чыгуы да, куйган максат-хыялларга ирешүе дә шулай ук зур казаныш. “Дуслык моңы”, “Татар моңы”, “Гәлсәр сандугач”, “Башкорт җыры” конкурсларының, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең лауреаты.

Миңа калса, милләттәшләребездән: “Ришат Төхвәтуллин кайсы авылдан чыккан?” – дип сорасаң, алар дәррәү: “Карамалы-Гобәйдән!”– дип җавап кайтарыр сыман. Туган төягеңә  булган мәхәббәтеңне син җырларыңда чагылдырасың. Авылың белән якыннанрак таныштырып кит әле. Бәлки, тарихын да беләсеңдер?

– Карамалы-Гобәй Башкортстанның Туймазы районында, Өсән елгасы ярында, тау астында урнашкан. Элгәре ул тирәдә гел сазлык булган һәм карама агачлары бик күп үсеп утырган. Явыз Иван явыннан соң безнең якларга бик бай сәүдәгәр күчеп килә. Гобәй исемле була ул. Менә шуннан чыгып, авылыбызны Карамалы–Гобәй дип атыйлар да инде. Авылыбызның елгасы да, күле дә, урманы да, тавы да бар. Минем өчен гаҗәеп табигатьле, иң кадерле, иң матур авыл ул – Карамалы-Гобәй. Анда яшәүчеләрнең һәркайсы күңелемә якын. Шәхси эшкуарлар да, үз хуҗалыгында эш алып баручылар да байтак монда. Шау-гөр килеп мәктәп, мәдәният йорты, дәваханә, кибетләр һәм кафе эшли. Мәчетебез тирә-якка иман нуры тарата.

– Ришат, чыгышларыгызны караганнан соң, синең кебек талант иясен үстергән әти-әниеңә ихтирам арта. Дөньядагы иң газиз кешеләрең белән таныштырып үт әле. Алар кемнәр? Нинди өлкәдә хезмәт салалар?

– Әтием – Айрат Сөләйман улы, 30 елга якын колхозда механизатор булып эшләде. Әнием – Розалия Нурулла кызы, 20 елдан артык авыл мәдәният йорты мөдире вазыйфасын башкарды. Мин аларны ялга чыгардым, җитәр, күп эшләделәр. Хәзер инде икесе бергә, оныклары белән уйнап-көлеп яшәп яталар. Әлбәттә, авылда яшәгәч, эштән аерылмый алар. Бик күп мал–туар асрап, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнәләр. Безне кечкенәдән эш сөяргә, курыкмаска, һәрчак алга омтылырга, дөньяга яраклашырга өйрәттеләр.

Ялгышмасам, гаиләдә сез өч бала үскәнсез. Бертуганнарың кемнәр?

– Абыем – Ренат, үз гаиләсе белән авылда тора. Ул Себер тарафларына йөреп эшли. Сеңлем – Айгөл, ул әлегә студент, КФУның финанс факультетында белем ала.

– Җырларда җырланган “онытылмас мәктәп елларын” да искә төшереп алыйк әле. Мәктәп белән бәйле кызыклы хәтирәләрең бармы? Кем белән бер парта артында утырдың?

– Мәктәп еллары күңелле үтте ул. Без сыйныфта 26 бала укыдык: 13 малай, 13 кыз. Гадәттә, парта артына бер малай, бер кыз утырдык. Мин барысы белән дә утырып чыктым бугай. (көлә) Мәктәп тормышым, беренче чиратта, спортзал белән бәйле. Өстәл теннисы, волейбол уйнау, чаңгыда йөрү – болар һәрвакыт иң алда торды. Ярышлардан кайтып керми идем. Мәдәни чаралардан да читтә калмадым: “Көзге бал”, “Яңа ел” кичәләре һ.б.

Балалар бакчасыннан башлап бергә уйнап үскән Нәркиз исемле якын дустым бар. “Ишәй белән Кушай” кебек, гел бергә булдык.  Аның белән төрле кызыклы хәлләргә дә очрый торган идек. Үзем IV сыйныфта укып йөргәндә клубка чыга башладым. Эчеп, тартып йөрмәдек.

– Концертларың вакытында “мин – авыл егете” дип еш кабатларга яратасың.  Ә нинди була соң ул чын авыл егете? Шәһәрдә туып үсүчеләрдән кайсы сыйфатлары белән аерыла?

– Беренчедән, ул югалып калганнардан түгел. Эшләп үскән, тормышка яраклашкан егет. Ниндидер проблемалар килеп туса да, бирешми. Ул эшләп чыныккан була.

Шәһәр егетләре белән эшләгәнгә күрә, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: алар күп нәрсәне белми. Гастрольләр вакытында берәр аппаратура тимерчыбыгы өзелсә дә, шундук югалып калалар, аны эретеп ябыштыра алмыйча азапланалар. Ә авыл егетләре кирәк булса электрик та, монтажчы да хезмәтен үти, кыскасы, кыенлыклар алдында югалып калмый.

– Авыл эшенең үз җилкәңә төшкән өлеше бармы?

– Соңгы араларда юк! Моңарчы, бер ике-өч ел элек, бер генә эш тә миннән башка узмый иде. Быел печән әзерләшергә кайтып килдем, үземә ошагач. Озакка ярамый, чөнки печән тузаны тавышка зыянлы.

– Тавыш дигәннән, син бит һәрчак юлда. Һава торышы да гел бер генә төрле түгел: салкыны да, яңгыры да була. Үзеңнең “эш коралыңны” ничек саклыйсың?

– Тавышымны саклыйм дип, өйдә генә ултырып булмый инде. Һәрхәлдә киенеп йөрергә, режим буенча яшәргә тырышам. Спорт белән шөгыльләнәм.

Әңгәмәдәш: Айгөл ГӘРӘЕВА.

(Дәвамы бар)

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Башы)
Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...” (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: