Барлык яңалыклар
Сәхнә
29 февраль , 07:00

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (3)

Кыш җиткән иде – артистлар тукатаусыз чирли башлады, сәхнәдә суык, түбәдән җил өрә, без өшибез, диләр. Нишләргә?

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (3)
Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (3)

– “Нур” театрына килүегез пандемия вакытына – авыр чорга туры килде. Бөтен тормыш үзгәргән чак.  Бу да үзенә күрә бер сынау булгандыр?

– Миңа, гомумән, бер әйбер дә җиңел бирелми. Гел авырлыклар аша. Хезмәт белән, тырышлык белән. Дөресен әйтим, җиңел булмады. Кешеләр эшкә йөрми, дистанцион режим, спектакльләр күрсәтү туктап торган чор. Өстәвенә, аяк чалучылар, тискәре кабул итүчеләр дә булмады түгел. Ләкин тора-бара тормыш үз җаена кайтты. Кире мөнәсәбәтлеләр дә әкренләп җиргә төшә башлады. Спектакльләребез дә яңадан тамашачы җыйды. Бөтенесе берьюлы бирелми бит, түземле генә үтә белергә кирәк шул чорны. Коллектив та яңа җитәкчене сыный, карый, бәяли. Эшең белән исбат иткәндә генә аңлый, кабул итә башлый.

– Гадәттә, җитәкчеләр үз командасы белән килә. Сез исә кешеләрне үзгәртми генә бөтен эш системасын, эш барышын үзгәрттегез. Театрның сулышын яңарттыгыз.  Ничек килеп чыкты бу?

– Дөресен әйткәндә, мин әзер театрга, әзер коллективка килдем. Һәркем үз урынында үз эшен эшли. Көйле механизм кебек. Бу театрның элекке директоры Урал Гыйрфатуллинның хезмәт нәтиҗәсе. Ни дисәң дә Урал Рәхмәтулла улы – театрны төзегән, анда озак еллар эшләгән кеше. Мин аңа нык рәхмәтлемен. Ул бик матур профессиональ коллектив җыйган, дөрес эшләргә өйрәткән. Мин үзем дә коллективны яхшы белә идем. Бер театр дөньясы бит инде. Шулай да мин барысын да үзем сынап карарга тиеш идем. Сер түгел, миңа охшамаган кешеләр дә булгандыр, ләкин бу бит аны урыныннан алып бәрергә димәгән. Кеше белән уртак тел табып эшли белергә кирәк. Аның яхшы якларын, һөнәри сыйфатларын ачып. Миңа хезмәткәрләрнең кешелек сыйфатлары түгел, иң элек профессиональ сыйфатлары мөһим. Шуңа да килгәч, һәр хезмәткәрне, аның эшен якыннан белергә тырыштым. Бер-ике кеше китте китүен, бу табигый хәл. Ә коллективның күпчелеге белән уртак тел таптык. Мин яңа коллективны яраттым, үз иттем. Әйтерсең, башка җирдә эшләмәгәнмен, гомер буе “Нур”да булганмын кебек хис итәм үземне. Аллаһка шөкер, бүген коллективта 160 лап кеше, һәркем үз урынында, эш бара, эш гөрли.

 – Сез театрның төп сәясәтен билгеләүче баш режиссер вазыйфасына Азат Җиһаншинны чакырдыгыз. Кемдер гаҗәпләнде моңа, кемдер ризасызлык белдерде, кемнеңдер сораулары туды. Ник татар театрына башкорт режиссеры? Кыю карар.

– Беләсезме, мин аның милләтенә карамадым. Иң элек мин аны сәнгать кешесе, иҗади шәхес буларак бәяләдем. Әлбәттә, арабызда ачыктан-ачык сөйләшү булды. Мин аңа әйттем: “Азат Надир улы, син беләсең кая килгәнеңне, син татар театрын, татар мәдәниятен күтәрергә тиеш буласың, – дип. Димәк, татар әдәбиятын, драматургиясен, татар телен өйрәнергә тиеш буласың”, – дидем. Ул боларның барысын да аңлап кабул итте. Аннан соң без җәмәгатьчелек белән очрашулар уздырдык, күзгә-күз карап утырып сөйләштек. Бер-беребезне аңладык кебек. Аннан театрның бүгенге репертуарына, Азат Җиһаншинның эшләренә карагыз.  Дөрес булганмы бу карар, юкмы – алар үзләре үк сөйләп тора. Үз фикеремне үзгәрткәнем юк: Азат Җиһаншин кебек көчле режиссер булырга кирәк әле! Беренчедән, республикада режиссерлар җитешми, икенчедән, талантлы режиссер үз коллективын, үз командасын табарга тиеш. Без Азат белән бер-беребезне ишетеп, уртак тел табып, бик матур эшлибез. Аның спектакльләре җәмәгатьчелекне күтәрә, тулы заллар җыя, фестивальләрдә зур бүләкләр яулый. Кайда да “Нур” театры турында сүз бара. Театр иҗади күтәрелеш кичерде, моны танырга кирәк.

– Театрның бинасы төзелүгә дә шактый вакыт үтеп киткән, технологияләр туктаусыз заманчалаша. Театр көн дә эшли. Техника, аппаратура, бина үзе дә таушала, искерә, җимерелә. Заман таләпләреннән төшеп калмас өчен туктаусыз эш алып барырга,  хуҗалыкны карарга кирәк. Шул юнәлештәге эшләрегез турында сөйләп китегез әле?

 – Бусы да язмышымдыр инде. Туймазыда шулай юктан башларга туры килде. “Нур”га килгәндә уйлый идем, Аллага шөкер, башкала театры, монда бөтен әйбер дә бар, эшләве җиңелрәк булачак, дип. Килсәм, мондагы хәлләрне үз күзем белән күрсәм... Иң элек сәхнә җиһазларына һушым китте: ут юк, музыка аппаратурасы, җиһазлар көчкә эшли. Бу мәсьәләләрне шундук чишә  башладым. Көз җиткән иде – кая карама чиләкләр тора, түбәдән су ага – чиләк-чиләк су түгәбез. Кыш җиткән иде – артистлар тукатаусыз чирли башлады, сәхнәдә суык, түбәдән җил өрә, без өшибез, диләр. Нишләргә? Әллә соң утыз ел буена мине генә көттеләрме икән, дип уйлыйм. Үзем түбәгә менеп карасам, түбә иләк кебек –  тегендә тишек, монда тишек, бернинди тышлаусыз как такта өстендә бер кат юка гына калай. Шуннан хатлар  язып, төрле инстанцияләр буенча йөри башладым. Бер ишектән куалар икән,  икенчесенән керәм, анысыннан да куалар икән, тәрәзәдән керәм. Кәгазьләремне күрсәтәм, аңлатам, ремонт кирәклеген исбатлыйм. Йөри торгач, түбәне капладык, бинаны җылыттык. Мәдәният министрылыгы ярдәме белән сәхнә утын да яңарттык, яңа музыкаль аппартура сатып алдык. Үзебезнең оркестрны булдырдык, музыка кораллары белән тәэмин иттек. Бүгенге көнгә хәл бераз яхшырды дип әйтә алам, ләкин бу әле аз. Заман алга бара бит. Әлеге вакытта кече залның фойесына өлешчә ремонт ясыйбыз. Озак еллар эшләгән артистларыбызга  мактаулы исемнәр алдык. Элек читтән карый идем дә – талантлы артистлар, озак эшлиләр берсенең бер исеме юк, нигә икән, дип уйлый идем. Миңа алар өчен кыен була иде. “Нур”га килергә булгач, иң элек артистларга исемнәр бирдертәчәкмен, дип сүз бирдем үземә. Шөкер, бүген  труппабыз мактаулы исемнәргә бик  бай. Шулай әкрен генә алга барабыз. Тын алуы иркенәйде. Эшләгән эшләргә карыйм да, шуннан ләззәт табам. Минем өчен бәхет инде ул. Шул бәләкәй генә казанышлардан үземә көч алам.

Театр дөньясы – аерым бер галәм. Анда барысы да дус та, шул ук вакытта конкурент та. Тамашачы өчен  көн дә көрәш-ярыш бара.  Сез тамашачы өчен ничек “көрәшәсез”?

– Утыз ел дәвамында “Нур” театрының үзенең тамашачысы, даими аудиториясе формалашкан инде. Ләкин көрәш бара, бу шулай. Ә ул көрәштә җиңү өчен иң элек сыйфатлы спектакль кирәк! Шул булмаса, тамашачы бер килә, ике килә дә, аннан кире борыла.  Сыйфатлы әсәр булса, ул сатыла. Шул ук “Фатыйма” – инде ничәнче сезон бара, заллар гел тулы, халык һушы китеп карый, елап утыра, тетрәнеп чыга. Бер генә кеше дә театрдан буш күңел белән китәргә тиеш түгел. Шул вакытта ул бирегә кире кайтачак, тагын киләчәк.

Һәм тагын мөһим бер фактор: милли театрның нигезе – милли классика! Классикасыз театрның киләчәге юк. Классика – традицион, ничек язылган булса, шулай  куелырга тиеш. Монда мөгез чыгарырга ярамый. Анда безнең милли кодлар ярылып ятарга тиеш. Миллилек – иң элек. Шунда безнең үткәнебез дә, киләчәгебез дә. Алдагы көннәрдә “Зәңгәр шәлне” дә куярга хыялланабыз. Шул ук оркестрның көн дә тамашачыны милли көйләр белән каршы алуы, аларның күңелләренә милли моңнарны салуы – куаныч түгелмени?! Бәлки тамашачы шуның өчен дә киләдер. Чөнки еш кына күрәм, оркестрга кушылып җырлыйлар да, биеп тә китәләр. Безнең халык шундый бит ул, аңа җыр-моң кирәк. Менә шул әйтелгән юнәлешләрне тотсак, театрыбызның киләчәге, димәк, тамашачысы булачак дигән сүз.  

Тагын бер юнәлештә зур адым ясалды – театр төрле фестивальләрдә катнаша башлады. Монда финанслау ягын, юл чыгымнарын да хәстәрләргә кирәк. Ләкин төп эш ерактан башлана.  

– Әйе, моның өчен иң беренче чиратта матур спектакль куярга кирәк. “Матур” төшенчәсенә барысы да керә  –  драматургия дә, режиссура да, актер осталыгы да, шул исәптән, оештыру ягы да. Әйтик, 2022 елның сентябрь аенда Чечен Республикасында үткән “Федерация” милли театрлар  фестиваленә бардык, Грозный шәһәренә. Сер түгел, бик күп чыгымнар таләп итте бу проект. 50 кешелек коллективны самолет белән алып бар, алып кайт. Мәскәү аша, ике тапкыр күчеш белән.. Самолетка беренче тапкыр утыручылар да булды арада.  Декорацияләрне дә алып барып җиткерергә, исән-сау алып кайтырга кирәк. Аллаһка шөкер, барысын да башкарып чыктым. Бу театр өчен дә, республика өчен зур казаныш, зур мәртәбә булды. Шулай ук Пермьдә, Чебоксарда фестивальләрдә катнаштык, болар да горурлык.

Алдагы планнар да зур. 2024 елга Русия Мәдәният министрлыгының “Зур гастрольләр” программасына эләктек.  Сентябрьдә Чебоксарга барабыз. Анда бик күп татарлар яши, татар телен әйбәт беләләр, сөйләшәләр, татар театрын яраталар. Апрель аенда Чуваш дәүләт академия драма театры безгә килә. Бик күп эш башкарылды, зур тырышлык салынды. Юктан килеп чыкмый берсе дә.

– Бүгенге көндә театр үзе теләгән әсәрне сәхнәгә куя аламы?

– Куя ала! Бернинди чикләүләр дә юк. Республикабызның ярдәме зур театрларга. Шуны әйтәсем килә – “Бәләкәй шәһәрләр театрлары” программасында кечкенә театрлар теге яки бу  юнәлештә ярдәм ала иде. Ә башкаланың зур  театрлары читтә кала бирде. 2022 елда АртКорылтай барышында Республика Башлыгы Радий Хәбиров башкалабызның өч төп театрына зур проектларны тормышка ашыру өчен  субсидияләр бүленәчәге турында белдерде. Былтыр без шул акчага  “Туташ” спектаклен куйдык. Быел да булачак ул ярдәм. Русиядә безнең республикада гына бар бу ярдәм. Шуның аркасында без күләмле, масштаблы  әсәрләр, фестиваль өчен спектакльләр куя алабыз. Кая гына барсак та, безнең театр республиканың йөзен күрсәтә бит. Автобус та бирделәр, машиналар белән дә тәэмин итеп торалар. Бөтен мөмкилекләр дә бар.

– Сез “Нур” театрына килгәндә: “Минем хыялым – театр кассасында чират булырга тиеш”, – дип әйткән идегез. Максатыгызга ирешетегез, чират кына түгел, хәтта министрлыкка: “Нишләп Нур театрына билетлар юк?” – дип жалоба-шикаять тә булды.

– Чынлап та булды андый хәл. Тик һәркем аңлый – бу бит начар эшләү билгесе түгел, киресенчә, яхшы эшләү нәтиҗәсе. Бу хыялым да тормышка ашты. Тик бүгенге технологияләр, цифровизация чорында без күз алдына китергән чиратлар юк инде. Күп билетлар онлайн сатыла. Мин көненә берничә тапкыр сайтка кереп, билетлар ничек сатуылуын карап чыгам. Күпме билет сатылган, нинди спектакльгә, кайсы бәягә. Сатылмаса, сәбәбе нидә, ничек моны төзәтергә? һәм башкасы һәм башкасы. Репертуар гел яңарып торырга тиеш, анда гел ниндидер яңалык булсын, яңа әсәрләр куелсын, яңа сюжетлар күренсен. Шул вакытта ул тамашачыга кызык булачак.

 Төп бурычым, мин эшләгәндә театр бинасы һәрвакыт халык белән тулы булырга, тамашачы агылып йөрергә, анда тормыш кайнарга тиеш. Ә мин моңа бөтен көчемне, бөтен белемемне салачакмын.

– Эштән, театр мәшәкатьләреннән бушаган арада нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Йоклыйм. (Көлә). Бик аз тия андый вакыт, ләкин көч җыярга, ял итәргә дә кирәк бит. Чөнки эш режимы – тәүлек әйләнәсе. Мин бик иртә торам, сәгать сигездә инде эштәмен. Кич өйгә кайтып кергәндә төн җиткән була. Авылда үскән егет буларак өйдә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Кыш көне кар көрисең, җәй көне бакча үстерәсең, теплицабыз бар, бөтенесен үзебез үстерәбез. Мунча ягып керергә яратам.

– Гаиләгез, тормыш иптәшегез Сезне, авыр эшегезне аңлыймы?

– Әлбәттә, аңлыйлар. Башкача булырга мөмкин дип, күз алдыма да китермим.

Театрга йөрергә яраталармы?

– О, театрны бик яраталар. Малайлар да, иптәшем дә бик теләп йөриләр. Театрны яратучыдан тәнкыйтьче дә булып китәләр кайчак.  (Көлә).

Сез – уңышны җилкәсеннән тотып алган кеше. Сезнеңчә, уңышлы булуның сере нинди?

– Белемле булырга кирәк, иң беренче – белем. Сәләтле, уңган булып та белемең җитмәсә, киресе килеп чыгарга мөмкин. Акыллы, сабыр һәм түземле булу да мөһим. “Сабыр төбе – саф алтын”, – диләр безнең халыкта. Барысы да эшли-эшли, әкренләп килә.

Тамашачыларга, журнал укучыларга  әйтер сүзегез?

– Диваннарыгыздан торып, телевизорларыгызны сүндереп, матур күлмәкләрегезне, матур костюмнарыгызны киеп, театрга килегез. Театрда кешеләр матур, бер-берсенә елмаючан, игътибарлы була. Сез дә якыннарыгызны шундый мөнәсәбәт белән куандырыгыз. Гомумән, бер тапкыр килеп, гомерлеккә “театр чире” белән авырып кайтыгыз!

Әңгәмәдәш: Гөлнур УСМАНОВА-ЗАҺИДУЛЛИНА.

Фото: Фирзәт ГАБИДУЛЛИНның шәхси архивыннан.

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (3)
Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (3)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: