Барлык яңалыклар
Сәхнә
28 февраль , 07:50

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (2)

Гамлетны уйнап чыккач, зур ләззәт кичерә идем, бер тәүлек хәлсез ята идем.

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (2)
Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (2)

– Институтны тәмамлагач, Туймазы татар дәүләт театрына артист булып эшкә китәсез. Матур рольләрегез белән тамашачыга таныласыз. Хәтта Гамлет ролен уйнау бәхете тия. Сез, гомумән, зәвыклы, эчтәлекле әсәрләрне, рус һәм чит ил  классикасын яратасыз. Каян килә ул мәхәббәт?

Шул студент елларыннан, әлбәттә. Институтта шундый тирән программа үтелә, һәр әсәр җентекләп өйрәнелә. Чит ил әдәбияты, әдәбият тарихы, чит ил һәм рус драматургиясе – мин укымаган бер генә әсәр дә калмады. Йотлыгып укыдым. Элек Интернет юк иде, без китапханәгә йөрдек. Исемлекне тотып барам да, шунда ук берәр-ике әсәрне укып та кайтам. Бер укый башласам, туктый алмыйм. Укыган саен күңелгә ныграк үтеп керә, укыган саен ныграк тетрәндерә. Мәктәптә ишетеп кенә белгән Шекспир, аның Гамлеты, Ромео һәм Джультеттасы белән якынан танышу бик көчле тәэсир итте миңа. Нинди тирән әсәрләр! Барысын да күз алдыма китереп, үземне шул рольләрдә күреп укый идем. Туймазы театрында, чынлап та, Гамлетны башкарырга туры килде. Студент елларында алган белемем бик нык ярдәм итте. Тексты күп, күләмле – ике зур калын дәфтәр –  шулай да ятланды.  Мин ул вакытта Гамлет яшендә – 33 яшьтә идем, хәтер әйбәт, энергия ташып торган чак. Менә хәзер уйнасаммы ул Гамлетны! Мин аның тәмен белеп, мәгънәсен тоеп эшләр идем.  Андагы тирәнлек – юл арасына яшерелгән фикер, яшертен сүз! Әле булса Шекспирның талантына сокланып бетә алмыйм. Ул бүгенге заманны күргән, бүгенге кешеләрне белгән кебек язган. Каян? Ничек? Гамлетның бөтен монологлары бүгенге көнгә туры килеп тора бит!

  Шул уңайдан күңелемне кырган әйберләрне дә әйтеп китәсем килә. Бүген көнбатыш илләрендә Толстой, Достоевский, Пушкин әсәрләрен тыялар. Ә алар Шекспир белән бер рәттә торган язучылар бит! Бу, минемчә, XXI гасыр кыргыйлыгы. Үз киләчәгеңә балта белән чабу. Алар рус әдәбиятына шундый мөнәсәбәт күрсәткән саен, минем үч итеп Шекспирны, Шиллерны, башка көнбатыш авторларын үзебездә куясым килә! Ничек сәнгать, әдәбиятны чикләргә мөмкин дә, кешегә нәрсә укырга, нәрсә укымаска кушарга мөмкин?

– Гамлет образы Сезнең алдагы  язмышыгызны билгеләмәдеме икән? Чөнки Гамлет – һәр актерның иң зур хыялы гына түгел, актер осталыгының югары ноктасы да.  Сезнең актер һөнәренә башкача кызыксынуыгыз калмадымы, әллә башка сәбәпләр булдымы? Ничек административ юнәлешкә күчеп киттегез?

– Шулай булгандыр да ул. Чөнки Гамлетны уйнадым – бик күп фестивальләрдә катнаштык, күп бүләкләр алдык, күп йөрдек, җәмәгатьчелекне күтәрдек Бәләкәй генә татар театры дөнья классикасына җөрьәт иткән! Гамлетны уйнап чыккач, зур ләззәт кичерә идем, бер тәүлек хәлсез ята идем. Пермь  өлкәсендә бер фестивальгә  чакыру алгач, Туймазы театрының әле ул вакыттагы директоры Ильяс Гәрәй улы Гәрәев мине автобус белән җибәрмичә, үз машинасын утыртып алып барып, бәйләп куеп диярлек бүлмәгә бикләп кертеп яткырды. “Ял ит, хәл җый, синең иртәгә спектаклең”, – ди.  Ә мин яталмыйм, тик торалмыйм, миңа йөрергә, яңа шәһәрне күрергә кирәк. Тик бикләп куйгач, ятасың инде, нишлисең. Ә спектакль искитеч шәп үтте. Без аннан бүләкләр белән кайттык.

Гамлет шау-шуы узгач, алдагы спектакльдә соры гына бер роль алдым. Гади генә көнкүреш әсәре. Үзем уйныйм, үзем уйлыйм: нәрсә эшләп йөрим мин бу спектакльдә? Әллә уйнадым, әллә уйнамадым. Шекспирдан соң бер драматургия дә кызыксындырмый, күңелдә бушлык. Ә башта уйлар өермәсе: нәрсә өчен мин монда, кирәкме болар барысы да? Кайдадыр мин бит күбрәк файдалы эшләр эшли алам, димен. Шунда мин театрдан китәргә булдым. Инде гаризам тапшырылгач, мине үгетләп директор урынбасары итеп алып калдылар. Бер ел эшләдем дә, директор итеп куйдылар. Шулай язмышым кискен борылыш ясады. Менә хәзер инде ничә ел дәвамында  республикабызның татар театрларын җитәклим.  

– Сез эшләгән чорда Туймазы театры бик ныгыды, үсеш кичерде. Яшь җитәкчегә беренче елларда авыр булгандыр?

– Мин әле артист булып эшләгәндә, “Нәрсә инде син, Туймазы театрындагы кебек...” – дигән сүзләрне бик еш ишетә идем. Төрле фестивальләрдә, очрашуларда башка театрдагы коллегалар шулай дип  әйткәли. Бигрәк тә башкала артистлары. Ә мин бит шул Туймазы театры артисты! Бу сүзләр мин-минлегемә тия, шундый кыен була иде миңа. Ничә ел буена шулар җыелып килде. Һәм җитәкче итеп билгеләнгәч, иң элек үземә Туймазы театрыннан шул тамганы алып атарга дигән максат куйдым. Бөтен җаным-тәнемне шул максатка салдым. Шулай дип әйткән кешеләр – бөтенесе көнләшергә тиеш иде Туймазы театрының уңышларыннан. Һәм мин моны тормышка ашырдым. Ул тамга югалды! Эшне төптән алып бардым: иң элек дисциплина, тәртип булдырдым, артистларны үземчә тәрбияли башладым, труппага яшь артистлар укыттым, бинаны яңарттым, ремонт эшләттем, сәхнәне җиһазландырдым. Иҗади коллектив өчен бөтен шартларны тудырдым. Әкренләп-әкренләп  кораб урыныннан кузгалды. Мине аңлый башладылар. Әйбәт режиссерлар чакырдым, алар яхшы әсәрләр, сыйфатлы спектакльләр куйды. Артистлар төрле юнәлештә, төрле планда үсеш алды. Фестивальләргә, зур гастрольләргә  йөрттем, кайда гына булмадык, нинди генә бүләкләр булмады! Минем өчен коллективны Мәскәүгә, яисә Питерга алып чыгып китү берни тормый иде. Барысын да оештыра идем. Кеше белән сөйләшә белергә кирәк бит. Син: ул шундый зур кеше, шундый зур урында утыра, дип уйлыйсың, ә барып сөйләшә башласаң, синең кебек үк гап-гади кеше булып чыга. Ул сине аңлый, син дә аны аңлыйсың. Әгәр  кеше белән уртак тел тапсаң – бик зур эшләр башкарып була. Шул юлны “Нур” да алып барачакмын.

(Дәвамы бар)

Әңгәмәдәш: Гөлнур УСМАНОВА-ЗАҺИДУЛЛИНА.

Фото: Фирзәт ГАБИДУЛЛИНның һәм “Нур” театрының шәхси архивыннан.

 

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (2)
Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: