Барлык яңалыклар
Сәхнә
27 февраль , 11:51

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (1)

Әни белән нәнәй документларымны сәнгать институтына биргәнемне белми дә  калдылар. Белгәч, башта аптырадылар. Аннан артист һөнәренә кимсетебрәк карау булды, янәсе, артист та булдымы кеше. Ә мин аларга гел шаярып әйтә идем: “Башың булса, анда да югалмыйсың ул”, – дип.

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (1)
Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (1)

Экспресс-белешмә

Исем-шәрифе: Фирзәт Фәрид улы Габидуллин;

Белеме: Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты актер осталыгы бүлеге;

Өстәмә белеме:  БАГСУ,  “Менеджмент” бүлеге;

Эш урыны һәм вазыйфасы: Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры;

Мактаулы бүләкләре: Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы;

Яраткан ризыгы: Ризыкны яраткан-яратмаганга бүлмим. Ул бит ризык. Гаилә белән бергә ясаган пилмәнне ашау күңелемне күтәрә;

 Тормыш шигаре:  Көрәшергә, эзләргә, табарга, бирешмәскә!

 

“Нур” театрының асылын берничә сүз белән ничек билгеләр идегез?

– Кызыклы сорау. Бик күп сүзләр әйтеп булса да, аның исеме җисемен билгеләгән инде – “Нур”. Үземнән өстәп: Уфаның сөекле театры, дип әйтәсе килә.

– “Нур” га алып килгән юлларга бүген әйләнеп карасак,  аны нинди күзлектән чыгып бәяләр идегез?

– Юлым туры булды. Шунысы иң мөһиме. Юл сайлаганда, мин бер дә икеләнеп, аптырап калмадым, күңелемә якын булганына тукталдым. Сайлаган юлыма тугры булдым. Шуңа да үткән юлларыма бүген рәхмәтлемен. Җырда  “елларым – минем  байлыгым”, дип җырланган кебек, мин дә үткән юлларым – минем байлыгым, дип әйтә алам. Бүген инде моны ачык аңлыйм. Беркем дә җитәкче булып тумаган кебек, мин дә юлымны түбәннән, гади хезмәттән башладым. Бәләкәй шәһәрнең бәләкәй театрында “театрның” ни икәнен танып белдем. Шунда тәҗрибә тупладым, белгеч буларак ныгыдым. Шул багаж миңа гел нигез булып тора. “Нурга” килгәч тә бик нык ярдәм итте. Шөкер, бүген театрны төптән аңлап, эшнең рәтен белеп эшлим. Әлбәттә, һәр яңа көн яңа сынаулар куеп тора, кыенлыклары да юк түгел. Ансыз тормыш кызык та булмас иде. Шуларны чишеп, каршылыкларны җиңеп алга барабыз. Шулар аша үсәбез, ныгыйбыз.  

– Тумышыгыз белән дә Туймазы районнынан бит Сез?

– Әйе, Туймазы районының Фрунзе дигән бәләкәй генә татар авылыннан. Аны ике яктан урыс авыллары уратып алган. Берсе – Югары Троицкий, икенчесе – Түбән Троицкий. Без үсмер чакта Түбән Троицкий авылы егетләре белән сугышып үстек. Элек шулай авыл белән авыл сугыша торган гадәт бар иде. Егетләр генә түгел, кызлары да, хәтта олылары да сугышка чыга иде. Кызык хәл инде. Нигә кирәк булган ул?!  Хәзер, Аллаһка шөкер, барысы да дус-тату яши. Бик матур табигать кочагында урнашкан безнең авыл. Бер яктан – тау, икенче яктан – урман. Күпме дөнья гизеп тә шуннан да матуррак җирне күргәнем юк әлегә.

 – Нинди гаиләдә туып-үстегез? Әти-әниегез  турында сөйләп үтегез әле?

– Әтием дә, әнием дә – гади авыл кешеләре. Әнием Зилә Әбүзәр кызы гомер буе колхозда, аннан авыл кибетендә сатучы булып эшләде, әтием Фәрид Сәхиулла улы шулай ук башта колхозда, аннан  урман хуҗалыгында  хезмәт итте. Әткәй авылыбызның гармунчысы иде. Үзе уйнап, үзе җырлый, мине дә бастырып җырлата иде. “Җидегән чишмәне” бигрәк яратты. Бөтен табыннарның түрендә, хөрмәтле кунаклар булалар иде әни белән. 

– Бала чакта ниндирәк булгансыз?

– Тиктормас булганмын, тынгысыз. Әти-әнием бәләкәйрәк чакта велосипед алып биргән, шуның белән кая гына бармаганмын. Бер дә өйдә тормаганмын, гел юлда йөргәнмен. Шуннан куркып, “сәпитемне” бикләп куя башлаганнар. Чыга алмасын дип, капка астын аркылы такталар белән беркеткәннәр. Шуларны да җимереп чыгып киткәнмен.  

– Димәк, киртә җимерү сәләте Сезгә бәләкәйдән үк хас булган.

–  (Көлә). Әйе, шулайрак. Мине берни дә туктата алмый. Бәләкәйдән үк барыбер үземнекен эшләгәнмен, тырыша-тырыша үземә кирәген китереп чыгарганмын. Шуклыгым белән зыян китергән чаклар да булгалаган. Тагын бер сыйфатым – гел җырлаганмын. Әле дә хәтеремдә: “Уфа каласы ни өчен матур?”, “Җидегән чишмә” җырларын бик ярата идем.  Хәтта “Уелны” телевизордан тыңлап өйрәнгәнмен. Авылдаш абзыйлар мине очраган саен сорап җырлатканнар. Гел сорагач, мин дә аңлап алганмындыр инде файдасын, бушка җырламыйм, дигәнмен, акча ала башлаганмын. (Көлә). Кыскасы, тынгысыз булганмын.

– Мәктәптә активлыгыгыз артист булып китүегездә төп рольне уйнагандыр дип уйлыйм.

– Әйе, мин бик актив булганмын, кайда да беренче булып йөргәнмен. Укуга килгәндә, алгебра, геометрия, физикадан көчле идем, төгәл фәннәр бик җиңел бирелде. Шул ук вакытта гел сәнгатькә тартылдым. Мәктәптә дә, авылда да үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөрдем. Авыллар арасында узган конкурсларда  актив катнаштым.  Ошый иде, рәхәт иде миңа шул мохиттә. Шулай да мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетына укырга кердем. Уку елы башланганчы берничә тапкыр килеп карадым да, әллә нәрсәсе ошамады ул факультетның. Шуннан тиз генә документларымны  алып, Уфа дәүләт сәнгать институтына илтеп бирдем. Бүгенге көнгә кадәр бер дә үкенгәнем булмады. Димәк, шулай булырга тиеш. Язмыш. Уйлап куям да, менә утырыр идем берәр җирдә экономист булып, цифрлар санап, көн дә бер үк әйбер, бер үк эш, дип куркып куям хәтта. Ярый әле ул юнәлештән киткәнмен, дим, бик күңелсез булыр иде миңа анда. Ә театр –  шулкадәр бай, кызыклы мавыктыргыч дөнья. Кичәге әйбер бүген кабатланмый, көн дә яңа максатлар, яңа тәэссоратлар. Театрдан башка мин үземне тапмас та идем. Аннан башка яши дә алмыйм. Мин аңа гашыйк кына түгел, мин аңа береккәнмен. Мин – аның яртысы, ул – минем яртым.

– Әти-әниегез биргән үгет-нәсыйхәтләр исегездәме, тормышта ярдәм иттеме алар?

– Әти бик иртә үлеп китте, аның белән ничектер ирләрчә сөйләшеп утырырга өлгерми дә калдык. Элек бит икенче төрле иде, тәрбиялим дип утырмаганнар, барысы да  үзеннән-үзе килгән. Яшисең, күрәсең, өйрәнәсең. Хәзер генә балаларны өфелдәтәләр. Яратмыйм балаларын ияртеп йөргән әти-әниләрне. Балаңа үзаллы атларга, үсәргә ирек бир. Өйдән чыгып киткәч барысына да үзе өйрәнә ул. Гомер буе әни-әти ышыгында яшәп булмый. Мин гел үземә үзем хуҗа булдым, үз тормышымны үзем кордым. Нәсыйхәтләргә килгәндә, әти-әнинең: “Берүк, балам, юлдан язып, кеше көлдереп йөри күрмә”, дигән сүзләре күңелгә сеңеп калган. Авыл кешесенең менталитеты шундый бит инде. Иң элек – кеше ни уйлар дип кайгырабыз. Үзебезне үзебез кысабыз. Мәрхүм нәнәемнең сүзләре гел колакта яңгырый: “Улым, керер алдыннан чыгарыңны уйла!” Бик акыллы сүзләр, бер уйласаң. Мөһим әйберләр.

– Сәнгать юлыннан китүегезгә каршы булмадылармы?

–  Минем әткәй чыгарылыш кичәсендә үлеп китте. Шундый зур кайгы алдында минем кая укырга керүем икенче планга күчте кебек. Әни белән нәнәй документларымны сәнгать институтына биргәнемне белми дә  калдылар. Белгәч, башта аптырадылар. Аннан артист һөнәренә кимсетебрәк карау булды, янәсе, артист та булдымы кеше. Ә мин аларга гел шаярып әйтә идем: “Башың булса, анда да югалмыйсың ул”, – дип. Ә җитди итеп әйткәндә, кайда да, кайсы гына өлкәдә эшләсәң дә, алдынгы булырга, үзеңне эш белән күрсәтергә кирәк. Сәнгатьтә бигрәк тә  – сине белергә, хөрмәт итәргә, танырга тиешләр. Арткы пландагы артист түгел, ә тамашачы каршында шәхес, йолдыз бул син!

– Сез укыган дәвердә сәнгать институтында бик көчле педагоглар эшләде. Авыл баласына бөтенләй яңа, әлегә кадәр таныш булмаган дөньяга серле ишекләрне ачучы тылсымчылар, дип атасаң да буладыр аларны.  

– Әйе, бу, чынлап та, шулай. Мин – гади авыл баласы өчен – бик кызыклы дөнья иде ул. Укытучыларым да берсеннән-берсе зур шәхесләр булды. Курсыбызның художество җитәкчесе Габдулла Габдрахман улы Гыйләҗев – актер осталыгы дәресләрен алып барды. Республикада гына түгел, Русиянең театр дөньясында танылган шәхес. Без аның соңгы студентлары булдык. Димәк, аның рухын, аның традицияләрен дәвам итүчеләр.

Әле дә хәтеремдә:1 сентябрьдә укырга килгәч, безне педагоглар белән таныштырдылар. Шулар арасында күренекле башкорт актрисасы да бар. Авыл баласы буларак йөзен таныйм, исемен белмим. Ул  – Русия Федерациясенең атказанган артисты Гөлли Арыслан кызы Мөбәрәкова булып чыкты – безнең сәхнә теле укытучыбыз. Шулкадәр белемле, мәдәниятле, нечкә зәвыклы кеше иде ул. Бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләде, сәхнә теленең матурлыгына ул гашыйк итте. Миңа бөек Гөлли Мөбәрәкованың “кулы”, тәрбиясе тиде, теләсә кайсы студентка да тәтеми мондый бәхет. Өченче төп педагогыбыз – Нурия Исхак кызы Ирсаева, шулай ук актер осталыгы укытучысы. Ул безнең аудиториягә килеп кергәндә нур иңә иде. Ул вакытта “Эх, авылдашлар,  малайлар күрсен иде, минем кемнәр белән аралашканымны, нинди кешеләр мине укытканны”, – дип уйлый идем. Ул горурлык хисе миндә бүген дә яши. Кайсы гына педагогны алсаң да, һәркайсы хөрмәткә лаек, зур шәхесләр: Анатолий Лощенков, Тамара Ходайбирдина, Булат Хайбуллин, Татьяна Хайбуллина.  Аларның кайсы инде якты дөньядан китте, күбесе хаклы ялда, аларның исемен, истәлеген бүгенге буын кешеләренә мин җиткерергә тиешмен. Бик рәхмәтлемен аларга.  

Үзем дә тырышып укыдым, бер генә дәресне дә калдырмадым, программаны тулысынча үзләштердем.Шул вакытта туган мәхәббәтем бүген дә юлымны яктырта.

– Курсташларыгыз белән аралашып торасызмы?

– Сөйләшеп торабыз. Әлеге вакытта театр дөньясында курстан без икәү генә калдык: мин һәм Туймазы театрында Данил Нуриханов. Бүген инде ул Башкортстанның халык артисты. Ә курсташларым төрлесе төрле җирдә үз юлын тапты. Ләкин шунысын әйтә алам – укытучыларыбыз салган белем, шәхес орлыклары безне кайда да югалып калмаска өйрәтте.

(Дәвамы бар)

Әңгәмәдәш: Гөлнур УСМАНОВА-ЗАҺИДУЛЛИНА.

Фото: Фирзәт ГАБИДУЛЛИНның шәхси архивыннан.

Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (1)
Фирзәт ГАБИДУЛЛИН. “Үземне театрда таптым” (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: