Барлык яңалыклар
Сәхнә
25 февраль , 19:00

Рушат Мөдәрисовта – алтын!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисовның 50 яшьлек юбилее уңаеннан кичә узды.

Рушат Мөдәрисовта – алтын!
Рушат Мөдәрисовта – алтын!

Бәйрәмне башлап, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү хатын Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов укып ишеттерде. Шулай ук, Ирек Хәйривара улы Рушат Салих улын күркәм дата белән котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова исеменнән аның урынбасары Ринат Гайсин тәбрикләде.

Рәсми котлаулар өлешеннән соң бенефис спектакле – Зөлфәт Хәкимнең “Мәхәббәт тозагы” комедиясе күрсәтелде. Режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев куйган спектакльдә Рушат Мөдәрисов  алдакчы Әмир ролен уйнады.

Спектальдән соң котлаулар дәвам итте. Юбилярны Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Корылтайның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет рәисе урынбасары Заһир Хәкимов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, Бөтенрусия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Александр Кузьменко тәбрикләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Рушат Мөдәрисовка Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм юбилярга “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.

Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге исеменнән аның рәисе Әхтәм Әбушахманов тәбрикләде. Ул юбилярны К.Станиславскийның көмеш медале белән бүләкләде.

Бәйрәмгә Рушат Мөдәрисовның дуслары, якыннары, хезмәттәшләре, аның иҗатын яраткан тамашачылар җыелган иде. Алар арасында педагог, актриса, театр режиссёры, профессор, Башкорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймова да бар иде. Рушат Салих улы укытучысына чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итте һәм барлык җыелучылар өчен җыр башкарды.

Рушат Мөдәрисовны тәбрикләргә күп театр вәкилләре җыелган иде. Аерым алганда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, Рушат Салих улының кияве Алмаз Гәрәев һәм кызы Алинә Мөдәрисова, юбилярның оныгы Зөбәйдә чыгыш ясадылар.

Ихлас котлауларга Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Азамат Гафаров, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры, Башкортстанның халык артисты Гөлшат Гайсина, Туймазы татар дәүләт драма театры актеры, Башкортстанның халык артисты Данил Нурыйханов кушылды. Шулай ук, бәйрәм кичәсенә Рушат Мөдәрисовның якташлары, райондашлары һәм авылдашлары килде.Сәхнәгә алар исеменнән Бүздәк районы мәдәният йорты директоры Илсур Гыйльфанов, районның лаеклы шәхесләре Рамил Харрасов һәм Зәки Вәкилов җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Илсур Муллахан улы Бүздәк муниципаль районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиевның сәламләү хатын укып ишеттерде.

Кичәдә Рушат Мөдәрисовның уникаль гаиләсе хакында да сүз булды. Аның балалары гына түгел, хәтта кечкенә оныклары да сәхнә “тәмен” тоеп өлгергән. Рушат Мөдәрисов – чын-чынында театраль династия булдыручы гаилә башлыгы.

Бәйрәм кичәсе ахырында Рушат Мөдәрисовны туган коллективы тәбрикләде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры исеменнән директор Фирзәт Габидуллин юбилярга котлау сүзләрен юллады. Кичәнең котлау өлешен театр артистлары – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин һәм Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Биктимерова алып бардылар.

 

Эдуард ЗАРИПОВ фотолары.

Рушат Мөдәрисовта – алтын!
Рушат Мөдәрисовта – алтын!
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: