Барлык яңалыклар
Сәхнә
17 февраль , 12:42

“Нур” театрында Сәвия Сираеваны зурладылар

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваның юбилей кичәсе узды.

“Нур” театрында Сәвия Сираеваны зурладылар
“Нур” театрында Сәвия Сираеваны зурладылар

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваның юбилей кичәсе узды. Чара легендар актрисаның талантын хөрмәт итүчеләрне – җәмәгать эшлеклеләрен, хезмәттәшләрен, якташларын, дусларын, туганнарын җыйды.

Актриса бик күп котлаулар алды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән аның хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев котлады һәм Сәвия Гыймадлислам кызына, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Башкортстан Республикасының Дәүләт бүләге – Халыклар Дуслыгы ордены тапшырды.

– Мин Сезгә актриса, шәхес, хатын-кыз буларак сокланам. Без сезне бик яратабыз! – диде Искәндәр Рәүф улы.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтае депутатлары исеменнән Сәвия Сираеваны Корылтайның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Заһир Хәкимов котлады, ә Уфа шәһәре хакимияте исеменнән ул мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы урынбасары Салават Дәүләтшиннан котлау алды.

Шулай ук, юбиляр гомумрусия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан Республикасы оешмасы рәисе Александр Кузьменкодан  җылы котлаулар кабул итте.

Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге исеменнән юбилярны кичәге сәхнәдәше, ә бүген Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Әбүшахманов котлады һәм ул Русия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков исеменнән Мактау грамотасы  тапшырды.

Актрисаны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырымбур дәүләт татар драма театры, Башкортстан театрлары, телевидение һәм радиотапшырулар буенча хезмәттәшләре котлады.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләү хатын һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләген тапшырды.

Чарада Сәвия Сираеваның туып-үскән Нуриман районыннан зур делегация катнашты, алар юбилярга чын күңелдән котлауларын җиткерде.

Программада музыкаль котлаулар да күп булды, алар арасында Уфаның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, “Сәйяр” эстрада-театр төркеме һәм башкалар. Күпләр Башкортстан, Татарстан һәм Русиянең театр тарихында актрисаның мондый олы яшьтә уңышлы иҗади тормыш алып баруы гына түгел, ә спектакльләрдә актив уйнавы очрагының уникальлеген билгеләп үтте. Ә актриса, үз амплуасында калып, тамашачыларга искиткеч шаяртулар бүләк итте.

Төрле еллардагы спектакльләрдән фотолар, видеоязмалар, спектакльләрдән өзекләр һәм актрисаның үз хикәяләре ярдәмендә тамашачы аның күпкырлы иҗади юлы буенча күзәтү ясый алды. Сәвия Гыймадлислам кызының һәр чыгышы, аның һәр репликасы көчле алкышлар белән озатыла барды.

Программа ахырында юбилярны утыз елдан артык хезмәт иткән “Нур” театрының директоры һәм туган коллективы сәламләде. Актриса барлык кунакларга һәм юбилей кичәсен оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде.

 

Эдуард ЗАРИПОВ фотолары.

“Нур” театрында Сәвия Сираеваны зурладылар
“Нур” театрында Сәвия Сираеваны зурладылар
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: