Бахыр тавык
“Айсылуның айлы кичләре” (Ибраһим Абдуллин) пьесасы буенча спектакль белән Мәчетле якларында йөрибез. Шулай, Олег Ханов белән ишек алдына чыгып сигаретларыбызны кабыздык.
– Хуҗа хәлле күренә, – дидем мин, – ишек алды тулы казы-үрдәге, тавыклары...
– Юк, – диде һәрвакыт мин әйткәнгә аркылы төшәргә яраткан Олег, – кош-корт белән генә хуҗаның хәлле, йә хәлсез булуын әйтеп булмый...
– Була! – дидем мин ачуым килеп. Хәтта тартып бетмәгән сигаретны сүндереп тормый ачудан чиртеп җибәрдем. Сигаретны йөгереп килеп бер тавык чукып алды, башкалары аны куып та киттеләр. Бахыр тавык башка тавыклардан качып абзар эченә кереп китте, ә анда туп-тулы коры печән өеме.
Мин ут чыгу хәвефеннән куркып абзар эченә йөгердем, тавык сигаретны һаман да ташламый кунакчага менеп китте. Олег та минем арттан кергән, ул ни, кыю булгач, аны-моны уйлап тормый ихата буйлап киптерергә өелгән утын кисәген алды да бахыр тавыкка төбәп җибәрде. Сигарет бер якка, тавык икенче якка барып төште.
Кичен хуҗа безне тутырган тавык белән сыйлады.
– Килешәм, – диде Олег миңа карап, тавык ботын кимерә-кимерә, – хуҗаның хәлле булуын кош-кортка карап та белеп була... Була!
“Кеше икәнсең...”
Галиәскәр Камал исемендәге Татар академия драма театрының күренекле артисты Фуат Хәлитов Уфа гастрольләре вакытында чирләп больницага керде. Татар коллективы кайтып киткәч тә аны кузгатмадылар, аякка басканчы дәваларга булдылар. Мин аның хәлен белергә бардым. Озак кына сөйләшеп утырдык. Хушлашканда ул миңа:
– Рәхмәт инде, кеше икәнсең. Уфа тикле Уфадан хәл белергә дип Казанга килгәнсең, ә безнекеләр... – диде дә, күзләремә мөлдерәп карап, кулларымны кысты.
“Дөньясын оныта иде”
– Берәр нәрсә белән мавыгып китсә – бөтен дөньясын оныта иде, – диләр Габдулла Шамуков хакында. Трамвайны өй дип аяк киемнәрен асфальтта калдырып кереп китүләре, йә булмаса репетициягә соңга калам дип борчылып трамвайдан төшеп йөгерүләре еш булган. Шахматны бик тә мавыгып уйный иде диләр. Спектакль вакытында буш арада шахмат уйнарга утырганнар. Мавыгып уйный торгач сәхнәгә чыгар вакыты килеп тә җиткән. Помреж микрофон аша “Выходка!” – дип чакыруына:
– Хәзер! – дип әйткән дә уйнавын дәвам иткән, ди.
* * *
“Авыл күренешләре” спектаклендә Зариф Кәримов шкаф эченә кереп байтак кына чыкмый тора, һәр спектакль саен режиссер ярдәмчесе Миңнехан Йосыповтан:
– Йә, шәп уйнадыммы? – дип сорап теңкәсенә тия икән. Аптырагач, Миңнехан:
– Шәп уйнадың, бигрәк тә шкаф эченә кереп утыргач, түзеп булмый, күздән яшьләр ага, – дип җавап биргән.
Фото: bashinform.ru