Барлык яңалыклар
Сәхнә
17 гыйнвар , 09:54

Филология факультетыннан – актерлыкка!

Бөтен Русия кинотеатрларын шаулаткан “Бремен музыкантлары” фильмында Әтәч ролен Уфа егете, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының элекке студенты  Аскар Нигъмәтҗанов башкара.

Филология факультетыннан – актерлыкка!
Филология факультетыннан – актерлыкка!

2012 елда мәктәпне тәмамлагач, Аскар Санкт-Петербург шәһәрендәге Театр сәнгате академиясенә гариза тапшыра, ләкин конкурстан үтә алмый. Егет аптырап калмый һәм шул ук елны Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.

Монда укыганда Әскәр университет сәхнәсенең йолдызы булып таныла, төрле чараларда артист буларак та, үз шигырьләрен башкаручы шагыйрь буларак та катнаша. Ул – БДУда үткәрелә торган “Студент язы” конкурсы лауреаты, “Студент йолдызлары” республика фестивале дипломанты, “Мцыри” X Бөтенрусия яшь шагыйрьләр фестивале финалисты. Аның шигырьләре «Уфа ярымутравы: Уфаның яшь шагыйрьләре» җыентыгына керде. Икенче курс студенты буларак, Аскар күренекле актер Константин Хабенский тарафыннан нигезләнгән "Оперение/ХАЧУ" Уфа иҗади үсеш студиясенә йөри башлый. Шул ук вакытта шигъриятне дә ташламый. Бервакыт ул үз шигырьләре белән укытучылар форумында чыгыш ясый. Чарада Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры Людмила Вербицкая да катнаша. Ул студент янына килеп, аңа үзенең югары уку йортындагы филология факультетына күчәргә тәкъдим итте. Аскар тиз генә ризалашмый, чөнки һаман да театр вузына укырга керергә тели. Ләкин алдагы елда ул янә конкурстан үтми һәм ул Санкт-Петербург дәүләт университетына күчәргә карар кыла.

— Мин үзем өчен: булды, җитте, бүтән актерлыкка гомеремдә дә укымаячакмын, дип хәл иттем. Өстәвенә, миңа һәр җирдә буем да, типажым да катлаулы һәм уңайсыз, дип кабатлап тордылар, — дип искә ала Аскар.

Ләкин барысын да бер бәхетле очрак хәл итә. Ул үзе элек укырга керергә омтылган театр академиясенә Константин Хабенскийның иҗат кичәсенә килә. Чарада артист залда утыручы егетне күреп алып, аны сәхнәгә шигырьләр укырга чакыра. Хабенский аларны Уфа буенча ук белгән була. Аскарның шигырь укуын тыңлап, академия педагоглары да, башка тыңлаучылар да шак ката. Шуннан соң Аскар үзен яңадан театр вузларына керүдә сынап карый башлый.

2015 елда ул Мәскәү сәнгать театрының мәктәп-студиясе сайтында сайлап алу конкурсы турында игълан күреп ала. Бәйге иртәгәсенә үк иртәнгә билгеләнгән була, һәм егет вокзалга йөгерә.

    — Мондый хәл, мөгаен, кинода гына буладыр. Поезд китүгә ике сәгать кала билет сатып алдым, иртән инде Мәскәүдә идем, вокзалдан ук мәктәп-студиягә чаптым. Һәм нигәдер бу юлы барысы да җиңел һәм тиз килеп чыкты, алты көн эчендә барысы да хәл ителде, — дип сөйли бүген актер.

Ниһаять, дүрт елга сузылган укырга керү “эпопея”сеннән соң, ул театр вузы студенты булып китә. МХАТ мәктәп-студиясенә керү көнен Аскар гомерендәге иң бәхетле көн дип атый.

Студент елларында Ниъмәтҗанов Мәскәү театрларының күп кенә спектакльләрендә катнаша; бу спектакльләрнең күпчелеген ул укыган мәктәп-студия җитәкчесе Дмитрий Брусникин куя. 2019 ел ахырында Аскар Константин Богомоловтан Кече Бронныйдагы театр труппасына шәхси чакыру алды. МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаган егет «Слово полку Игореве», «Лунная масленица», «Бульба. Пир» спектакльләрендә яңа образлар тудыра. Егеткә хәтта Большой театр сәхнәсенә дә чыгарга туры килә – ул  “Телефон” операсында Тоби исемле телсез яшь егет ролен башкара.

Кинодагы беренче ролен Аскар әле беренче курста укыганда ук ала. Ул "Огонь по штабам" кыска метражлы драмасында уйный. 2016 елда «Хороший мальчик» яшьләр комедиясендә танылган актерлар белән бергә уйный. Аннары "Гоголь" мистик-детектив драмасында һәм аның «Гоголь. Страшная месть» дип аталган дәвамында төшә. Ул яшь Михаил Лермонтов ролен башкара 2019 елда Аскар Нигамедҗанов «Колл-центр» сериалында стажер Павлик Борисов ролендә уйный., ул аңа киң танылу китерде, һәм "Отчим" тарихи сагасында Юра. "Мир! Дружба! Жвачка!» сериалында ул туксанынчы еллардагы яшүсмерләр бандасы башлыгы булып уйный. Уфадагы яшәүче урам себерүчесенең реаль тарихына нигезләнгән "Юра дворник" фильмында Аскар рэпер ролен башкара.

Быел ул “Бремен музыкантлары” фильмы аша бөтен Русиягә танылды. Фильмның премьерасы 1 гыйнварда узды. Моның өчен Аскарга әтәчләрнең холык-фигылен, хәрәкәтләрен җентекләп өйрәнергә туры килә.

Аскар Уолт Уитмен поэзиясен ярата, үзе дә шигырьләр яза. Бигрәк тә ул Уфада иҗат итәргә ярата. Филология факультетында узган өч ел бушка китмәде, ди ул.

— Уфаны бик яратам, егерме ел биредә яшәдем, бу шәһәр миндә зәвык тәрбияләде, биредә театр тәмен тоя башладым. Нәкъ менә Уфада мин поэзиягә, шул исәптән заманча поэзиягә гашыйк булдым. Хәтта бөтенләй Мәскәүгә күченсәм дә, мин барыбер монда кайтып йөриячәкмен, — ди яшь актер.

Чыганак: https://uust.ru

Филология факультетыннан – актерлыкка!
Филология факультетыннан – актерлыкка!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: