Барлык яңалыклар
Сәхнә
11 сентябрь 2023, 13:14

"Нур" театры яңа сезонга нинди планнар кора?

Артистлар, режиссерлар җәен көч җыеп, җиң сызганып эшкә тотынган.   

"Нур" театры яңа сезонга нинди планнар кора?
"Нур" театры яңа сезонга нинди планнар кора?

 

Эш башланды!

Уфа “Нур” дәүләт татар театры яңа XXXII иҗат мизгеленә Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” пьесасы буенча спектакльгә  әзерлек белән аяк баса. Спектакльнең режиссеры– Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин. Һәркемгә яхшы таныш классик әсәр гадәти булмаган яктан ачылачак.

Хәзерге вакытта театрның барлык цехларында җитди әзерлек эшләре бара. Рәссам-сценографПолина Емельянова җитәкчелегендә бик матур, үзенчәлекле декорацияләр ясала. Костюмнар буенча рәссам Алия Бәйрәмгулова оригиналь костюмнар булдыру өстендә эшли. Музыкаль бизәлеш өчен Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Юлай Үзәнбаев җавап бирә. Спектакльнең пластик чишелеше һәм хореографиясе белән Андрей Сорокин шөгыльләнә. Иҗади эшнең “җимешләрен”  20-21 октябрьдә татып булачак.

Иҗат мизгеле ачылуга бер атна кала, 22 сентябрьдә, театр башкорт язучысы һәм драматургы Наил Гаетбаевның 75 еллыгына багышланган республика театр декаднигында катнашачак. “Нур” сәхнәсендә  ункөнлек кысаларында тамашачыга драматург әсәрләре буенча 3 спектакль тәкъдим ителәчәк. Декадник “Нур” театры репертуарындагы “Ирекнең дә чиге бар” спектакле белән ачылачак (режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев). Икенче көнне эстафетаны Туймазы татар дәүләт драма театры һәм 25 сентябрьдә А.Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт Башкорт драма театры алачак.

Сезонны ачу 29 сентябрьгә билгеләнгән. Бу тантаналы вакыйга узган мизгелнең соңгы премьерасы – Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча “Туташ” спектакле белән билгеләп үтеләчәк.  Театраль роман жанрындагы спектакльнең сюжеты “Нур” театры тарихы белән тыгыз үрелеп бара. Ул беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның катлаулы язмышы, иҗади күтәрелешләре һәм тормыш сынаулары турында сөйли.

Әйткәндәй, тамашачылар өчен театр ишекләре 16 сентябрьдә үк ачылачак. Җәйге яллардан соң сәхнәне җанландырып, башкаларга старт бирүче беренче спектакль - Мансур Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм” комедиясе. Режиссеры – Азат Җиһаншин.

Әзерләде: Айгөл Юлъякшина.

"Нур" театры яңа сезонга нинди планнар кора?
"Нур" театры яңа сезонга нинди планнар кора?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: