Барлык яңалыклар
Сәхнә
29 март 2023, 10:08

“Сандугач жыры” таң калдырды

Дәүләкән районының Бик-Карамалы авылында татар җырын башкаручылар фестивале үтте.

“Сандугач жыры” таң калдырды
“Сандугач жыры” таң калдырды

Дәүләкән районы Мәдәният сараеның Бик-Карамалы филиалында “Сандугач жыры” район фестивале үтте. Анда татар җырын башкаручылар көч сынашты. Фестивальне сәламләү сүзе белән районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәтрәхимов ачып җибәрде. Чарада Бик-Карамалы авылы хакимияте башлыгы Өлфәт Рәхимов та катнашты.

Бу фестиваль районда өченче ел үтә һәм татар халык җырларын яратучыларны, ретро җырларны үз итүчеләрне берләштерә.

Катнашучылар районның барлык авылларыннан да диярлек килгән иде. Җәмгысы 21 бәйгече ярышты. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү хәтта читенгә туры килде, чөнки барлык катнашучылар да җырларны югары дәрәҗәдә башкарды.

Гран-прины Чуенчы авылыннан Розалия Галиева яуласа, 1нче урынга Бик-Карамалыдан Роза Нагаева, Ташлы-Шәриптән Наҗия Уразбахтина чыкты. Микәштән Мозаффар Фазлыйәхмәтов белән Хөсәен авылыннан Таңсылу Гильдина 2нче урынга лаек булдылар. 3нче урын Раево авылыннан Фәнисә Ильясовага һәм Бик-Карамалы авылыннан Ринат Гайнетдиновка бирелде.

Вперед авылыннан –  “Нежность”, Ташлы-Шәриптән “Миләшкәй” вокаль ансамбльләре “Иң яхшы вокаль ансамбль” номинациясендә билгеләп үтелде

Зөлфия Солтангалина (Казангол), Нәфисә Шакирова (Аюхан авылы), Ольга Акпасова (Камчалытамак авылы), Минзара Әгъзамова (Имай-Карамалы авылы), Минилия Тимербаева (Алга авылы), Глүзә Насыйбуллина (Искәндәр  авылы), Рәшит Логманов һәм Зәлия Сафина (Бик-Карамалы авылы), Гөлфия Нәгыймова (Чуенчы авылы), Алия Арысланова һәм Фәнзия Рәхмәтуллина (Кадергол авылы) номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнде.

Чараны оештыруга Бик-Карамалы Мәдәният йорты  мөдире Минифан Сәхабетдинов һәм сәнгать җитәкчесе Суфия Сәхабетдинова күп көч салган.

Бик-Карамалы авылы хакимияте башлыгы Өлфәт Рәхимов билгеләп үтүенчә, мондый фестивальләр, һичшиксез,  авыл тормышын җанландырып җибәрә, күңелләргә дәрт-ямь өсти.

Чыганак: Дәүләкән районы Мәдәният сарае сайты.

“Сандугач жыры” таң калдырды
“Сандугач жыры” таң калдырды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: