Барлык яңалыклар
Сәхнә
15 февраль 2023, 10:17

Владимир СПИВАКОВ кайларга чакыра?

Кичә Уфаның “Россия” медаүзәгендә “Владимир Спиваков чакыра” VI Бөтенрусия фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте.

Владимир СПИВАКОВ кайларга чакыра?
Владимир СПИВАКОВ кайларга чакыра?

Тамашачыларны дөньяның иң яхшы коллективларының берсе – СССРның халык артисты, ЮНЕСКОның дөнья артисты Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия Милли филармония оркестры белән очрашу көтә. Фестивальне маэстроның туган ягында уздыру яхшы традициягә әйләнде.

Проект «Бөтенрусия филармония сезоннары» программасы кысаларында Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. 21-23 февральдә, өч көн дәвамында, тамашачылар симфоник һәм фортепиано музыкасы белән хозурланачак.

– Фестиваль Уфада – “Башкортостан” концертлар залы мәйданчыгында һәм Салават шәһәрендә узачак. Салават фестиваль картасына керүе очраклы түгел, биредә 2014 елдан бирле маэстро Спиваковның яшь талантлар мәктәбе эшләп килә. Шуңа күрә Владимир Спиваков бу шәһәргә барып, үз мәктәбен күрәчәк. Салаватта әле Сталин чоры проекты буенча төзелгән “Нефтехимик” мәдәният сарае бар. Ул бик яхшы зал, – дип сөйләде Башкортстан Милли симфоник оркестрының генераль директоры Артур Назиуллин

21 февральдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында фестиваль тантаналы рәвештә ачылачак. Бу көнне сәхнәдән түбәндәге әсәрләр яңгырыячак:

Жорж Бизе, Родион Щедрин. “Кармен-сюита”.

Габриэль Форе. “Павана”.

Жак Ибер. “Париж”, симфоник сюита.

Морис Равель. “Болеро”.

22 февральдә дә Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия Милли филармония оркестры “Башкортостан” дәүләт концерт залында чыгыш ясый. Классик музыка яратучылар яшь талант, Халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты Роман Шерның фортепианода уйнау осталыгына хозурланачак. Программа түбәндәгечә:

Людвиг ван Бетховен. Фортепианолы до минор оркестры өчен концерт № 3.

Дмитрий Шостакович. Променадлы оркестр өчен сюита.

23 февральдә фестиваль Салават шәһәренә күчә. “Нефтехимик” мәдәният сараенда П.И. Чайковскийның «Лебединое озеро», «Спящая красавица», «Щелкунчик» балетларыннан һәм М.Ю. Лермонтовның “Маскарад” драмасына Арам Хачатурян тарафыннан язылган музыкасыннан сюиталар яңгырарга тиеш.

Концертларга рәхим итегез, сәнгать сөючеләр!

Фото: ye102.ru

Владимир СПИВАКОВ кайларга чакыра?
Владимир СПИВАКОВ кайларга чакыра?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: