Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 февраль 2023, 09:58

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин бүген «Кино»га барам

33 ел буена күңелдә йөрткән хыялым, ниһаять, тормышка ашарга тиеш.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин бүген «Кино»га барам
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин бүген «Кино»га барам

“Кино” төркеме һәм аның лидеры, инде легендага әверелгән Виктор Цой иҗаты белән мин 1986 ел азагы – 1987 ел башында таныштым. Бәләбәй районы Тузлыкуш урта мәктәбенең әллә VI, әллә VII сыйныфында укып йөргән чак иде. Кассеталы магнитофоннарның яңа модага кергән чагы. Бөтен яшьләр, бала-чагасына кадәр шуны күтәреп йөри. Җилкәгә салып йөртсәң, аеруча “текә” күренәсең. Шушы кагыйдәне тотыптыр инде, сыйныфташым һәм адашым Илдус Зәйнуллинның мәктәпкә кыршылып беткән кара “Романтик” маркалы магнитофонсыз килгәне юк иде.

Көннәрдән бер көнне бу үзе белән бик начар сыйфатлы кассета алып килгән. Азактан белүемчә, Виктор Цойның кайдадыр яздырылган “квартирнигы” булып чыкты ул. Магнитофонның шатыр-шотыр шыгырдавы астыннан “Перемен! Требуют наши сердца! Перемен! Требуют наши глаза!” дигән, соңыннан шул чор девизына әверелгән юллар ишетелә. Минем “Взвейтесь кострами!”, “Ленин всегда живой”, “Не расстанусь с комсомолом”га күнеккән колакларым “Мои друзья всегда идут по жизни маршем, и остановки только у пивных ларьков” сүзләреннән бөтенләй шок кичерде. Өстәвенә, тавышы да үзенчәлекле, консерватория бетермәгәнлеге күренеп тора. Ходай тарафыннан онытылган Тузлыкушка ул кассета каян килеп эләккәндер – әлегә кадәр аптырыйм. Ул вакытта авылда “үзгәртеп кору”ларның исе дә юк иде әле...

Шуннан соң “Кино” белән кызыксынып китеп, төркем турында гәзит-журнал мәкаләләре җыя, “Юность” радиосыннан чыгышларын тыңлый башладым. 1987 елда иң алдынгы, яшьләрчә радио иде ул. Аның аша Цойның яңа чыккан “Группа крови”, “Звезда по имени Солнце” альбомнарындагы җырлар белән таныштым. Кызганычка каршы, ул вакытта магнитофоным юк иде. Төркемнең тулы аудиотекасын бераз соңрак, студент елларында тупладым. Шулай итеп, мин “Кино” төркеменең фанатына әверелдем. Мәктәптә андыйлардан без икәү генә идек: күрше Ирек авылыннан миннән ике сыйныф түбән укучы Айдар Фәизов та үзем.

1980 еллар азагының яшьләр мәдәниятен ике төркем билгеләде: “Ласковый май” һәм “Кино”. Беренчесе саф “попса” булса, икенчесе – яңа “подпольедан” чыккан рок-музыка. “Ласковый май”ның җанатарлары авыл җирендә бик күп, аеруча  кызлар, “Кино”чылар азрак булды. Ләкин минем “майчы”ларда эшем юк иде.

1990 елны районның “Җиңү байрагы” (әллә инде “Алга”) гәзитендә игълан басылып чыкты: 6-8 апрельдә Виктор Цой һәм “Кино” Уфага килә икән! Җитмәсә, Бәләбәйдән автобус та оештырыла! Концертка алып бара һәм алып кайта икән. Тик бу сәфәрнең бәясе... 25 сум! Ул вакыттагы колхозчы хезмәт хакының өчтән бере. Минем әти-әни колхозчы түгел-түгеллеген – укытучылар, эш хаклары да бермә-бер артык, серванттагы шикәр савытында үземнең дә 10 тәңкә “заначкам” саклана – тик шулай да концерт өчен әти-әнидән акча сорыйсым килми, әллә ничек. “Ярар, бер елга түзәрбез, киләсе елга мәктәпне бетереп, барыбер Уфага укырга керәм. Цойның соңгы килүе булмас әле, күрербез”, дип уйладым да, концертка бармаска булдым. “Кино”ның концертлары Уфаның Спорт сараенда өч көн дәвамында гөрләп, тулы аншлаг белән үтүе турында соңыннан “Ленинец” гәзитеннән укып белдем. Их, шул вакытта Цойның бүтән беркайчан Уфага килә алмаячагын алдан белгән булсам! Соңгы ыштанымны сатып булса да, концертларына барган булыр идем... Тик соң... Терсәкне тешләп булмый. 1990 елның 15 августында Виктор Цой Латвиянең Клайпеда шәһәреннән ерак түгел, автоһәлакәттә бу гөнаһлы дөньяны ташлап китте.

Мин бу көнне әле дә хәтерлим. Кич. Пыскаклап яңгыр ява. Мин мәктәп артындагы яланнан бозавыбызны эзләп йөрим. Кулымда – кечкенә радио. Шулчак “Маяк”тан яраткан җырчымның үлеме турында хәбәр иттеләр. Бу хәбәрнең 15 яшьлек үсмер күңеленә ничек тәэсир иткәнен сүз белән аңлата алмыйм. Үзем генә беләм. Шуны гына әйтим, азактан билгеле булуынча, Цойның үлеменнән соң дистәләрчә яшүсмер үзләренә кул салган, бүтәнчә яшәргә теләмәгән...

1990 елның көзендә “Кино”ның “Кара альбом”ы чыкты. Цойның яңа җырларының каралама язмаларын эшкәртеп эшләнгән иде ул. Аның винилын Апрелевка заводыннан яздырып кайтарттым. Акчасы да табылды. Әлегедәй хәтердә, 10 сум тора иде ул пластинка. Туктаусыз уйнатудан ул “тузып” бетте. Аннары “Мороз-Рекордз” компаниясе аның яңа тиражын чыгарды. Анысын да сатып алдым. Әлеге дискларның икесе дә бүген миндә иң кадерле ядкарь булып саклана.

1991 елда Башкорт дәүләт университетына укырга кергәч, нинди генә концертка бармадым да, кемнәр белән генә танышмадым, яшь журналист буларак аралашмадым. “ДДТ”, “АлисА”, “Аквариум”нарның, гомумән, бер концертын да калдырмадым, диярлек. Тик алар арасында “Кино” юк иде инде...

Менә, ниһаять, бүген мин “Кино”га барам. 33 ел элек тормышка ашмаган хыял-өметем, ниһаять, кабул булырга тиеш. Дөрес, Цойның да, “Кино”ның барабанчысы Георгий Гурьяновның да җаннары Күктә инде... Ләкин мин белән, бүген алар яныбызга төшеп, безнең арабызда булачак. Чөнки... Цой исән!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фото: "Кино" төркеменең "ВК"дагы рәсми битеннән

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин бүген «Кино»га барам
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин бүген «Кино»га барам
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: