13 февральдә бөек рус җырчысының тууына 150 ел тула. Шул уңайдан юбилей тантаналарын оештыру комитетының утырышы үтте. Тантаналар Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланачак. Милли музейда “Шаляпин – Уфада” күргәзмәсе ачылачак. Кичен Башкортстан опера һәм балет театрында гала-концерт үтәчәк.
Сәхнәгә мәшһүр җырчының истәлеген хөрмәтләү өчен Уфа театрының әйдәп баручы баслары – Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әскәр Абдразаков, Башкортстанның халык артисты Артур Каипкулов һәм башка җырчылар, шулай ук чакырылган артистлар күтәрелеп, Федор Шаляпин өчен махсус язылган опералардан арияләр башкарачак. Концертның режиссеры – Айсылу Иксанова.
Оештыру комитеты утырышында Шаляпинның Уфага килү тарихын да искә төшерделәр. 1890 елда 17 яшьлек Шаляпин антрепёр Семёнов-Самарский белән үзенең беренче театр контрактын төзеп, "Витязь" пароходында Уфага килә. Биредә ул Рус комедия операсы һәм опереттасы Кышкы театрының хор җырчысы итеп эшкә кабул ителә. 26 сентябрьдә шәһәр үзәгендә урнашкан Шәһәр театрында көзге-кышкы сезон ачыла. Ике ай да узмый, Уфада Шаляпин исеме кергән беренче афиша да пәйда була. Анда 1890 елның 18 декабрендә 4 өлештән торган «Галька» операсы күрсәтелүе турында хәбәр ителә. Шаляпин башкаруында Стольник партиясе яңгырый.
Алда Шаляпинны Санкт-Петербург һәм Мәскәү, Европа һәм Америка көтә. Мәшһүр җырчы төрле сәхнәләрдән Борис Годунов, Иван Грозный, Кончак, князь Галицкий һәм аеруча яратып Мефистофель, Мельник, Иван Сусанин партияләрен башкара. Стольник роле дөньякүләм танылуга таба юлда беренче адым гына була. Федор Шаляпин Уфаны 1891 елның июнендә калдырып китсә дә, шәһәребез аның иҗади үсешендә зур роль уйный, ул даһи рус артисты өчен бөек иҗади язмышының башлангыч ноктасы була. Соңрак легендар җырчы үз биографиясенең Уфа чоры турында аерым җылылык белән кат-кат искә ала. Мәсәлән, 1932 елда ул түбәндәгечә яза: “Уфада мин сәхнә тузанын беренче тапкыр суладым, пәрдә күтәрелү алдыннан залның гөжләвен ишеттем һәм, иң мөһиме, рампа яктысын күрдем..."
Шулай итеп, республикабызда “Шаляпин елы” ачылуы һич тә гаҗәп түгел. Аның программасы бик зур. Алга таба, юбилей чаралары планы нигезендә, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты опера студиясендә М.Мусоргскийның «Хованщина» операсы премьерасы узачак. Мартта Халыкара Шаляпин укулары оештырылачак. Апрельдә исә яшь вокалчыларның Ф.И. Шаляпин исемендәге “Дебют” XIV Ачык шәһәр конкурсын үткәрү планлаштырылган.
Апрельдә шулай ук “Шаляпин. Музыка. Теат” дип аталган IV балалар сәнгать конкурсы, яшь пианистларның Вера Тиманова исемендәге VIII бөтенрусия бәйгесе узачак. Июньдә VIII «Родник» ачык шәһәр балалар әдәби бәйгесе, шулай ук Уфа балалар филармониясенең Шаляпин исемендәге күргәзмә залында берничә чара узачак. Төбәкара Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге тарафыннан 1890-1891 елларда шәһәребездә Ф. И. Шаляпинның яшәп китүенә багышланган « Шаляпин – Уфада» юбилей календаре чыгарылды.
Тематик юбилей концертларын республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары – Милли симфоник оркестр һәм Дәүләт академия хор капелласы әзерли, документаль фильм күрсәтүне Ә. Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе оештыра.
Фото: https://www.bashinform.ru