Барлык яңалыклар
Сәхнә
9 февраль 2023, 13:47

Владимир Спиваков Башкортстанга килә

21-23 февральдә республикабызда “Владимир Спиваков чакыра” дип аталган VI Бөтенрусия фестивале узачак.

Владимир Спиваков Башкортстанга килә
Владимир Спиваков Башкортстанга килә

Тамашачыларны дөньяның иң яхшы коллективларының берсе – СССРның халык артисты, ЮНЕСКОның дөнья артисты Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия Милли филармония оркестры белән очрашу көтә. Фестивальне маэстроның туган ягында уздыру яхшы традициягә әйләнде.

Проект «Бөтенрусия филармония сезоннары» программасы кысаларында Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Өч көн дәвамында тамашачыларны симфоник һәм фортепиано музыкасы кичәләре көтә.

21 февральдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында фестиваль тантаналы рәвештә ачылачак. Бу көнне сәхнәдән түбәндәге әсәрләр яңгырыячак:

Жорж Бизе, Родион Щедрин. “Кармен-сюита”.

Габриэль Форе. “Павана”.

Жак Ибер. “Париж”, симфоник сюита.

Морис Равель. “Болеро”.

22 февральдә дә Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия Милли филармония оркестры “Башкортостан” дәүләт концерт залында чыгыш ясый. Классик музыка яратучылар яшь талант, Халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты Роман Шерның фортепианода уйнау осталыгына хозурланачак. Программа түбәндәгечә:

Людвиг ван Бетховен. Фортепианолы до минор оркестры өчен концерт № 3.

Дмитрий Шостакович. Променадлы оркестр өчен сюита.

23 февральдә фестиваль Салават шәһәренә күчә. “Нефтехимик” мәдәният сараенда П.И. Чайковскийның «Лебединое озеро», «Спящая красавица», «Щелкунчик» балетларыннан һәм М.Ю. Лермонтовның “Маскарад” драмасына Арам Хачатурян тарафыннан язылган музыкасыннан сюиталар яңгырарга тиеш.

Концертларга рәхим итегез, сәнгать сөючеләр!

Фото: “Башинформ”

Владимир Спиваков Башкортстанга килә
Владимир Спиваков Башкортстанга килә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: