Барлык яңалыклар
Сәхнә
9 февраль 2023, 10:04

Федор Шаляпин Уфага кайта!

13 февральдә бөек рус җырчысының тууына 150 ел тула. Шул уңайдан Уфада “Шаляпин елы”на старт бирелә.

Федор Шаляпин Уфага кайта!
Федор Шаляпин Уфага кайта!

13 февральдә Уфада юбилейга багышланган чараларга рәсми старт биреләчәк. Бу көнне Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Милли музейда “Шаляпин – Уфада” күргәзмәсе узачак. Кичен Башкортстан опера һәм балет театрында гала-концерт үтәчәк.

Сәхнәгә мәшһүр җырчының истәлеген хөрмәтләү өчен Уфа театрының әйдәп баручы баслары – Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әскәр Абдразаков, Башкортстанның халык артисты Артур Каипкулов һәм башка җырчылар, шулай ук чакырылган артистлар күтәрелеп, Федор Шаляпин өчен махсус язылган опералардан арияләр башкарачак.

Алга таба, юбилей чаралары планы нигезендә, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты опера студиясендә М.Мусоргскийның «Хованщина» операсы премьерасы узачак. Мартта Халыкара Шаляпин укулары оештырылачак. Апрельдә исә яшь вокалчыларның Ф.И. Шаляпин исемендәге “Дебют” XIV Ачык шәһәр конкурсын үткәрү планлаштырылган.

Апрельдә шулай ук “Шаляпин. Музыка. Теат” дип аталган IV балалар сәнгать конкурсы, яшь пианистларның Вера Тиманова исемендәге VIII бөтенрусия бәйгесе узачак. Июньдә VIII «Родник» ачык шәһәр балалар әдәби бәйгесе, шулай ук Уфа балалар филармониясенең Шаляпин исемендәге күргәзмә залында берничә чара узачак. Төбәкара Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге тарафыннан 1890-1891 елларда шәһәребездә Ф. И. Шаляпинның яшәп китүенә багышланган « Шаляпин – Уфада» юбилей календаре чыгарылды.

Тематик юбилей концертларын республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары – Милли симфоник оркестр һәм Дәүләт академия хор капелласы әзерли, документаль фильм күрсәтүне Ә. Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе оештыра.   

Фото: artmoskovia.ru

Федор Шаляпин Уфага кайта!
Федор Шаляпин Уфага кайта!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: