Барлык яңалыклар
Сәхнә
5 февраль 2023, 18:29

Элвин Грей тикшерү эше астындамы?

4нче февральгә каршы төндә Уфа аэропортына килеп төшкән җырчыны Русия тикшерү комитеты әгъзалары повестка белән каршы алган.

Элвин Грей тикшерү эше астындамы?
Элвин Грей тикшерү эше астындамы?

Элвин Грей тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы башкорт җырчысы Радик Юльякшинны “права” биргән өчен ришвәт алган ЮХДИИ (ГАИ) хезмәткәрләре эше буенча Уфаның Тикшерү комитетына чакыртканнар. Җырчы Тикшерү комитетына "һичшиксез" киләчәген белдергән. Бу хакта ул үзенең юристына сылтама белән 4 февральдә "Вести" федераль каналына хәбәр итте.

Радик Юлъякшинның 4 февральдә “Биатлон” спорт үзәгендә чыгыш ясарга тиешлеге турында язган идек инде. Тик шуңа каршы төндә Радикны чәчәкләр күтәргән җанатарлары түгел, ә повестка белән Русия тикшерү комитеты офицерлары каршы алган. Моңарчы Радик Таиландта отпускта булган, 26 сәгать очып, туган шәһәренә кайткан. Тик Уфа аны шулайрак “җылы итеп” каршы алган.

– Минем уйлавымча, мине махсус котырталар һәм бу эшкә зур иҗтимагый шау-шу бирү хатыным аша "колакларымнан" тарталар. Телефоннан шалтыратып сөйләшү урынына, органнар Уфа аэропортында повестка тапшыру буенча шоу оештырды, – диде музыкант. – Алар повестканы тапшыру өчен минем хәрәкәтемне күзәтәләр, оператив группаны төнлә аэропортка җибәрәләр, мине каршы алучы автоны озатып йөриләр. Шоу түгелмени бу? Тик битлек кияргә һәм повестканы тапшыру өчен идәнгә автоматлар белән мине идәнгә егарга гына калды.

Җырчы аңлатканча, аның хатыны машина йөртү хокукы алыр өчен автомәктәптә укыган, беренче тапкырдан машина йөртү сынавын – беренче тапкырдан, ә юл йөрү кагыйдәләрен икечесеннән тапшырган. Икенче сынау Сибай шәһәрендә узган. Юльякшин шулай ук вакытлы матбугат чараларын "инде елдан артык аның хатынын пычрак белән коендыруда" һәм "төрле яктан аны каралтырга тырышуда" гаепләде. Якташыбыз белдерүенчә, моңа кадәр аны "бер тапкыр да" хокук саклау органнарына чакырмаганнар һәм "бернинди сыйфатта да" сорау алмаганнар.

Фото: ctnews.ru

Элвин Грей тикшерү эше астындамы?
Элвин Грей тикшерү эше астындамы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: