Барлык яңалыклар
Сәхнә
29 декабрь 2022, 12:43

Балтачлар "Идел-йорт"та җиңеп кайткан

Казанда үткән конкурста Балтач районының "Балкыш" халык театр коллективы 1нче урын яулган. Алар сәләтле яшь режиссер Редик ГАНИЕВ җитәкчелегендә В. Шекспирның "Король Лир" пьесасын куярга җөръәт иткән.

Балтачлар "Идел-йорт"та җиңеп кайткан
Балтачлар "Идел-йорт"та җиңеп кайткан

Казанда һәвәскәр театр коллективларының «Идел-йорт - 2022»  ХХII төбәкара конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Быел конкурста йөз театр коллективы катнашкан. 12 коллектив финалга үтеп,  6 җиңүче-лауреат һәм Гран-при иясе билгеләнгән.

Галиәсгар Камал исемендәге театрда җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләгәннәр.  Гран-прины Татарстанның  Мөслим районы халык театры куйган «Зәңгәр шәл» спектакле яулаган.  Тантана азагында бу спектаклне күрсәткәннәр. Русия төбәк театрлары арасында Гран-прины  Чиләбе өлкәсе халык театры куйган спектакль ("Хуҗа Насретдинның биш хатыны") алган.  
Беренче урын исә Башкортстанның Балтач районы "Балкыш" халык театр коллективында. Алар  В. Шекспирның  "Король Лир" спектаклен сәхнәләштергән. Бу спектакль быел Балалар һәм яшьләр театрларының республика фестивалендә Гран-при яулаган иде.
Әлбәттә, бу уңышта сәләтле яшь режиссер Редик Ганиевның өлеше зур. Редик Фирдәвес улы әзерләгән спектакльләр гадәттә театр конкурсларында югары бәяләнә, биредә аның әсәргә фәлсәфи яктан якын килүе, һәр образ-детальне күңел аша үткәрүе, символлар белән эшли белүе ярдәмгә килә. 
Балтачлар "Идел-йорт"та җиңеп кайткан
Балтачлар "Идел-йорт"та җиңеп кайткан
Балтачлар "Идел-йорт"та җиңеп кайткан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: