-5 °С
Кар
Бисмилладан кулга каләм алдык,
Шигъриятнең иман булсын түре.
"Сәхибҗамал"лылар — талантлылар,
Аллаһыдан алар канатлылар,
Шагыйрәләр сүзе — Җиһан сере.
Күңелләргә ап-ак нурлар сибик,
Иярмәсен аз гына да кере.
"Сәхибҗамал"лылар — талантлылар,
Аллаһыдан алар канатлылар,
Шагыйрәләр сүзе — Җиһан сере.
Гүзәл жырга гына тиң икәнсең,
Илсөярем — Башкотстан иле!
"Сәхибҗамал"лылар — талантлылар,
Аллаһыдан алар канатлылар,
Шагыйрәләр сүзе — Җиһан сере.
21 декабрьдә "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оештырга әдәби-музыкаль кичә үтте.