9, 10 декабрьдә Уфа татар дәүләт "Нур" театрында Зифа Кадыйрованың “Урланган яшьлек” әсәре буенча шул ук исемдәге спектакль премьерасы узачак.
Әлеге спектакль белән Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллинаның юбилее билгеләнә. Актриса төп рольне – Зөһрә ролен башкара.
Мелодраманың режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Инсценировка авторы – Гөлнур Усманова. Сәхнә рәссамы – Нурия Габидуллина, Башкортстанның атказанган рәссамы, костюмнар буенча рәссам – Наталья Степанова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан (248-95-33) сатып алырга мөмкин.
Рәхим итегез!