Барлык яңалыклар
Сәхнә
25 июнь 2022, 08:53

Юрий ШАТУНОВны суд юллары гүргә керткәнме?

Үлеменә бер атна кала Юрий ШАТУНОВ элекке коллегасы, дусты Андрей РАЗИНны судта җиңеп, “Ласковый май” исеменә һәм төркемнең җырларына үзенең хокукларын саклап кала.

Юрий ШАТУНОВны суд юллары гүргә керткәнме?
Юрий ШАТУНОВны суд юллары гүргә керткәнме?

“Ласковый май”ның элекке солисты һәм продюсеры Андрей Разин төркем таралган көннән башлап аның җырларының бердәнбер хуҗасы итеп үзен расларга тырыша. Ул төркемнең барлык хитларының авторы Сергей Кузнецовның эчкечелек белән мавыгуыннан файдаланып, аның бөтен җырларының авторлык хокукларын үзенә күчерә, Юрий Шатуновны да үзенең шәхси милке итеп карый башлый.

– Минем рөхсәттән башка ул авызын да ачмаячак, сүз дә әйтмәячәк, бер җыр да җырламаячак!  – дип мактана Разин үзенең бер интервьюсында. Өстәвенә, ул шактый вакыт Юрий Шатуновның продюсеры булып йөри, Дәүләт Думасы депутаты дәрәҗәсенә күтәрелә.

Шатунов белән Кузнецов аны судка бирәләр. Һәм төгәл бер атна элек мәхкәмә карары белән “Ласковый май” исеменә һәм аның җырларына авторлык хокуклары аларның законлы хуҗаларына кире кайтарыла. Разин хокукларны кайтаруны таләп итеп, кабат судка мөрәҗәгать итә, ләкин җиңелә. Аферист продюсер моңа котыра: “Алар бу җырларны бары тик Русиядә генә башкара алачак, чит илләрдә аларга юл ябык!” – дип интервьюлар тарата. Чөнки, имеш, ул “Ласковый май” брендын һәм җырларын АКШ суды карары белән үзенә беркеткән. (Уйлап карасаң, Америка судының Русия җырчыларына һәм аларның иҗат эшләренә ни кысылышы бар?)

Юрий Шатунов исә аның сүзләренә:

– Бу мәхкәмә Андрей Разин алып барган эшнең үлем алдыннан тыпырчынуы гына. Әминем өчен “Ласковый май” һәм аның җырлары – тормыш мәгънәсе, – дип җавап кайтара.

Дуслары фикеренчә, озак елларга сузылган суд “марафоны”, элекке хезмәттәше белән дошманлашу да Юрий Шатуновның йөрәген ашап, аны үлемгә китерүе мөмкин. 20 июньдә Подольск шәһәрендә узган соңгы концертында ул тамашачыларына:

 – Мин бик арыдым. Бераз ял итеп алырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итә.

Шулай, халык бик дөрес әйткәнчә, “Ялган дустан чын дошманың яхшырак” мәкале җырчының язмышына бик туры килеп тора...

Фото: gorodovoy.ru

Юрий ШАТУНОВны суд юллары гүргә керткәнме?
Юрий ШАТУНОВны суд юллары гүргә керткәнме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: