Барлык яңалыклар
Сәхнә
23 июнь 2022, 13:21

Юрий Шатунов вафат

48 яшьлек җырчының йөрәгенә инфаркт булган.

Юрий Шатунов вафат
Юрий Шатунов вафат

Аркадий Кудряшов "Лента.ру"га "Ласковый май" төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатуновның  вафат булуын хәбәр иткән. Җырчының директоры әйтүенчә, 48 яшьлек артистның йөрәгенә инфаркт булган. "Төнлә ашыгыч ярдәм каретасында Юраның йөрәге тибүдән туктады", -- дигән ул. 

Юрий Шатунов -- безнең якташыбыз,  Башкорт АССРында 1973 елда туган. Яшүсмер елларын артист балалар йортында үткәрә -- аның әти-әнисе аерылышкан була, әнисе Юрийга 11 яшь тулганда вафат була. Балалар йортында ул үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе Сергей Кузнецов белән таныша -- шул вакыттан  "Ласковый май" төркеме тарихы башлана да инде.

Юрий үсмер чактан ук йолдызга әверелә, соңгы көннәренә кадәр музыка белән шөгыльләнә. 2019 елда ул "Яраткан җырлар" альбомын чыгара, ә 2020 елда тагын өч композиция тәкъдим итә: "Рәхмәт Сиңа", "Туктый алмыйм" һәм "Кар күмә яфракларны".

Фото артистның "ВКонтакте"дагы шәхси битеннән аланды.

Юрий Шатунов вафат
Юрий Шатунов вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: