Барлык яңалыклар
Сәхнә
31 Май 2022, 22:18

Зифа Кадыйрова сәхнә тота

Кеше хата җибәрә икән, күпмедер вакыт узгач ул аңа үкенә һәм хатасы өчен җавап бирә.

Зифа Кадыйрова сәхнә тота
Зифа Кадыйрова сәхнә тота

Уфда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” повесте буенча куелган мелодрамасының премьерасы булып үтте.

“Синсез килгән язлар” повесте буенча инсценировканы театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов язган. Ул тамашаның идеясе турында шулай диде:

“Тормыш, чынлыкта, бик катлаулы булса да, әсәрдә идея бик гади: мәхәббәтне, гаиләне сакларга кирәк. Мин автор язганга бик аз өстәмәләр керттем.

Бу әсәргә ни өчен тукталдым? Чөнки заманча вакыйгаларга корылган. Төп урында гаилә кыйммәтләре тора. Бер ялгыш адым, җиңел холыклылык гаилә драмасына алып килә. Яшерен, качып эшләгән хыянәт тә ачыла. Хыянәтне аңларга, гафу итәргә буламы? Кем гаепле? Әсәрдә шул сораулар куела. Хаталар өчен үкенү бик соң килә. Бер-береңә тугрылыктан, гаиләдән дә кыйммәтрәк берни дә юк.

Кеше хата җибәрә икән, күпмедер вакыт узгач ул аңа үкенә һәм хатасы өчен җавап бирә. Шуңа хаталар эшләмәскә чакыру дип кабул итсеннәр иде”, диде спектакльнең режиссеры Айрат Абушахманов.

Мелодрама нинди тәэсирләр калдыруы турында тамашачыларның да фикерен белештек.

Радиожурналист, язучы Әгъдәл Низаевның оныгы Юлай Низаев:

“Миңа бик ошады, кызыклы спектакль. Тормышчан. Артистлар бик яхшы уйныйлар. Режиссер әсәрне үзе сәхнәгә яраклаштырган, шуңа бик тыгыз. Бозык гаиләләр күп кебек, ләкин аларның язмышына кереп китеп, нечкә хисләр үсеп чыга. Иң аптыратканы режиссерның юмор куллануы. Китапта юмор бик сизелми. Ул юмор вакыты белән сатирага да әйләнеп китә. Мин бу кадәр көлкеле күренешләр булыр дип көтмәгән идем. Китапка караганда кызыклырак килеп чыккан кебек. Режиссер юмор, ирләрчә караш өстәгән, үзенчә күргән”.

Илеш районының Бишкурай авылы кызы Энҗе Мазаева:

“Мин Зифа апаның бар китабын да укып чыктым. Алар бик эчтәлекле, мин авторның китапларын еламый укыганым юк. Әнием дә, үзем дә бик яратабыз. Башта әни укый, аннан миңа чират җитә. Спектакль бик ошады”.

 


Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: