Барлык яңалыклар
Сәхнә
17 Май 2022, 15:41

Элвин ГРЕЙ... колониядә?

Шушы көннәрдә популяр җырчыны Уфаның 3нче холык төзәтү колониясендә күргәннәр. Элвин ГРЕЙ белән ни булган соң?

Элвин ГРЕЙ... колониядә?
Элвин ГРЕЙ... колониядә?

Башкортстан башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (сәхнә тәхәллүсе –Элвин Грей) Уфаның 3нче холык төзәтү колониясендә концерт программасы белән чыгыш ясады. Бу популяр музыкантның 500 тамашачы – тоткын алдында беренче тапкыр чыгыш ясавы.

Элвин Грей сәхнәдә яңа хитлар белән тулыландырылган концерт программасын тәкъдим итте. Артист башкорт, татар һәм рус телләрендәге иң популяр җырларын башкарып кына калмады, хөкем ителүчеләр белән дә аралашты. Тере башкарудан торган, талантлы музыкантлар, профессиональ җиһазлар белән баетылган ике сәгатьлек программа берәүне дә битараф калдырмады. Яңгыр һәм салкын һава торышына карамастан, хөкем ителүчеләр бик теләп җырладылар һәм җырчыга алкышладылар.

Хөкем ителүчеләр арасында җырчының иҗатын яратучылар да аз түгел икән. Әйтик, Алексей исемле тоткын үзе дә, хатыны да Радик Юльякшинның җырларын күптән белә һәм тыңлыйбулып чыкты. Хәтта Русиянең башка төбәгендә яшәсә дә.

– Без Элвин Грей иҗатына гашыйклар. Аның җырларын барлык телләрдә дә тыңлыйбыз. Аның колониядә концерт куячагын белгәч, хатыныма шылтыраттым, ә ул хәтта ышанмады да. Мин әлеге чара өчен учреждение хакимиятенә бик рәхмәтле. Ул безгә тагын бер тапкыр килер дип өметләнәм, – ди ул.

– Хөкем ителүчеләр монда да төрле иҗат төрләре белән шөгыльләнүенә карамастан, колониядә тормыш “шикәр” түгел. Һәм тоткыннар өчен мондый чаралар – гади концерт кына түгел, ул онытылмас вакыйга, аны алар озак искә алачак, – дип билгеләп үтте учреждение җитәкчесе урынбасары Руслан Мәмлиев.

Теләсә кайсы артист өчен һәр концерт бик дулкынландыргыч һәм җаваплы. Радик Юльякшин беренче тапкыр ир-атлар аудиториясе алдында гына чыгыш ясавын билгеләп үтте:

– Иректән мәхрүм итү урыннарында чыгыш ясау идеясе күптән бар иде инде. Бүген концерт уңышлы килеп чыкты дип ышанам: без дә, тамашачылар да уңай хисләр алдылар, – диде ул.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Элвин ГРЕЙ... колониядә?
Элвин ГРЕЙ... колониядә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: