23-24 апрельдә Уфаның "Химик" мәдәният йортында XI Бөтенрусия "Башкортстан талантлары -- ОСКАР 2022" конкурс-фестивале узды. Быел бөтен республикадан һәм якындагы төбәкләрдән 3 тән 17 яшькә кадәр 1000 нән артык бала катнашты.
"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә Татарстанның Урыссу сәнгать мәктәбе укучылары беренче урын яулады. Әлфия Батыршина җитәкчелегендәге "Мизгел" вокаль ансамбле Башкортстан башкаласына беренче тапкыр килгән. Алар башкарган җырның сүзләрен якташыбыз, "Тулпар"ның даими авторы, Борай районында яшәп иҗат итүче Мәсүфә Әюпова язган. Мәсүфә ханымны чираттагы уңышы белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә яңа иҗат үрләре телибез!
Видеога сылтама: https://youtu.be/j28nUESw6FI