Барлык яңалыклар
Сәхнә
24 декабрь 2021, 10:41

Майруза НАСЫЙРОВА. Бонус яки Кыш бабайның иң якын дусты. Скетч

Б у р а н б и к ә. Атасы, менә Англиядәге килен кайтты кызы белән.1 нче килен кызы Маргарет белән керә. К и л е н һәм к ы з. Хеллоу!К ы ш б а б а й. Хәлләр дип, хәлләр алай әйбәт кенә әлегә, үзебез ятып, үзебез торабыз.К и л е н һәм к ы з. Гуд, гуд.К и л е н. Ати, меня вот Маргарет - Карсылу...

Майруза НАСЫЙРОВА. Бонус яки Кыш бабайның иң якын дусты. Скетч
Майруза НАСЫЙРОВА. Бонус яки Кыш бабайның иң якын дусты. Скетч

1 нче күренеш.

Кыш бабайның өе. Өйдә Кыш бабай үзе һәм карчыгы Буранбикә.

Б у р а н б и к ә (телеграмма күтәреп керә). Менә, карт, тагын бер җирдән телеграмма килгән әле монда. Бу атнада әллә йөзенче телеграмма инде бу!?
К ы ш б а б а й. Йөзен йөз дә, бер дә уку белән сикереп торып юлга чыгарлык итеп язалмыйлар телеграммаларын. Менә бер авылдан нинди телеграмма җибәргәннәр, тыңла әле (Укый.) Кыш бабай! 29 декабрь сәг 20.00 гә безгә кил! Шул да булдымы чакыру! Хөрмәт күрсәтү юк, хәл белү юк... Фәлән көнне, фәлән сәгатькә кил имеш... Телеграммага да матур сүзләр язарга сәләтләре булмагач, аның бәйрәме дә шул төсле генә була инде.
Б у р а н б и к ә. И-и-и, карт, синеке әле татарча язылган, ә менә монысы бөтенләй урысча гына җиппәргәннәр.” Дед Мороз! Приезжай 20.00 ч., 29. 12. Адрес...” Һәм шуның белән вассәлам!
К ы ш б а б а й. Кит, эчемне пошырып укып та торма андый тозсыз телеграммнарны.
Б у р а н б и к ә. И-и-и, карт, монда калганнары да бик кыска. Барысы да бер- ике юлдан артык язмаганнар. Боларга барсаң, адәм көлкесенә калып, ач кайтырсың, атларың да ачтан үләр. Барма берсенә дә, өйдә генә утыр.
К ы ш б а б а й. Ай- яй карчык, син дә телгә бик остарып киттең әле бу арада. Әллә картаюың җитте. Элегрәк бер дә кысылмый торган идең, хәзер мине өйрәтеп хәлдән таясың...
Б у р а н б и к ә. Бәй, мин яшь вакытта син дә яшь идең бит, кая гына барсаң да, нинди генә хәлдә калсаң да, кайтып җитә алырыңа ышанычым бар иде. Хәзер, ни, картайгач... күңелгә төрле уйлар керә...
К ы ш б а б а й. Керми торсын әле... Төрле уйлар керә имеш, картайдың имеш... Беләсең килсә, әле мин яңадан да 100 еллап Кыш бабай булып хезмәт итәргә әзер... Һе, картайган имеш! Кая, әле яңа алып кергәнеңне бир әле, ниләр язганнар икән?
Б у р а н б и к ә. Менә карт. Ай-яй, бик озын күренә бусы! Укы әле, ниләр тутырганнар икән?
К ы ш б а б а й. Кая, укып карыйк әле. (Телеграмма укый.) Хөрмәтле вә гыйззәтле Кыш бабабыз! (Баш бармагын өскә күтәрә.) Менә, кара әле ничек дигәннәр: хөрмәтле вә гыйззәтле! 29 нчы декабрь көнне безнең авыл мәдәният йортында Яңа ел кичәсе була. Зур хөрмәт һәм чиксез ихтирам белән шунда сезне дә чакырабыз. Бәйрәмебезгә килеп, авыл халкын Яңа ел белән котлап, изгедән изге, яхшыдан яхшы теләкләрегезне теләп, бәйрәм кичәсендә безнең белән бергәләп җырлап-биеп, уйнап-көлеп, кыскасы безнең дә күңелне ачып, үзегезнең дә күңелегезне күтәреп китсәгез без чиксез шат булыр идек. Үзегез белән Карсылу оныгыгызны да алсагыз шатлык өстенә шатлык, нур өстенә нур булып халыкка тагын да зуррак куаныч булыр иде. Сезгә бәйрәм хөрмәтеннән спонсорыбыз бонус тәкъдим итә: бәйрәмгә үзегез белән тагын бер күңелегезгә охшаган бик якын дустыгызны алып килә аласыз. Сәлам белән Калмашбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре. (Телен шартлата.)
Б у р а н б и к ә. Вәйт язганнар болар, вәйт чуклаганнар әй, вәйт кәнфитләгәннәр...
Я, хәзер ни диярсең инде?!
К ы ш б а б а й. Шәп язганнанр, һай тәмле дә теллеләр икән... Күтәрделәр карт бабаларының күңелен...
Б у р а н б и к ә. Я, монысына барасыңмы инде?
К ы ш б а б а й. Әлбәттә барам! (Телеграмманы тагын карый, тел шартлатып әрле-бирле йөри.) Һай сырлаганнар да соң!!! Бу кадәр су буе телеграммага каян акча җиткергәннәр диген син аны!
Б у р а н б и к ә. Әйе, мин дә шуны уйлыйм әле, каян алдылар икән шул хәтле акчаны? Спонсорлары шулай бик бай микән? Кем әйтмешли, үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел дигәндәй... Халыктан акча җыялар да, халыкка файда китерәбез дип мактаналар бит хәзер... Халык акчасы жәл түгел инде... Әллә үзләре бик бай микән, я берәр хәлле фермерлары бармы, эшкуарлары күпме? Әллә сибиряклары бик юмарт микән? Туктале карт, бик егылып төшеп, чишелеп үк шатланма. Бәлки алар бөтен булган акчаларына телеграмма салганнардыр сиңа. Үзләре коп-корыга гына бәйрәм итәләрдер. Тәмле сүзгә алданып, кеше көлкесенә кала күрмә, димен.
К ы ш б а б а й. Һәй, карчык, син чыгып йөрмәгәч, кеше күрмәгәч белмисең инде берни дә... Туктале, картадан карыйк, кай тирәдә соң ул Калмашбаш авылы. Кая, компьютерны китер әле. (Әби компьютер китерә, бабай карый.) Әһһә! Менә зурайтабыз. Әһһә! Бу Калмашбаш авылы Башкортстанның көнбатышында урнашкан. Зур гына авыл икән, ай-яй озын, карале, бер 6-7 чакрым булыр әй бу, вәйт син әйтмешли сузылган бу...Тагын зурайтабыз, клублары үзәктә, авыл уртасында икән. Ике катлы. Болай авыл бик матур, бик төзек, озын булса да бик җыйнак күренә. Кая, ниләр язылган икән? Википедияне ачыйк әле... Әһә, Базы авыл хуҗалыгы комплексына карый икән бу авыл. Ә СПК Базы дигәнен ачсак... Һа-а-й, бөтен районны алып тора бит бу хуҗалык. Димәк хәллеләр. Әйтәм бит, телеграммалары бик озын.
Б у р а н б и к ә. И-и-и, бер нәрсә булса, мине бетерәсең дә ташлыйсың. Харап инде, берәүләр йөри имеш тә төрле җирләргә, берәүләр беркая да бармый имеш. Соң, балалар карарга, үстерергә, дөньяны да көтәргә кирәк бит әле, ә, бабай!? Анысын кем эшләр ид, мин эшләмәсәм!?... (Үпкәләгән булып читкә китә.)
К ы ш б а б а й. Җә, инде, җә, үпкәләмә карчык... Монда тиз генә чыгып кына китәрлек түгел әле... Менә бит, карале үзең белән Карсылуыңны да алып килсәң әйбәт булыр иде дигәннәр.
Б у р а н б и к ә. Һи, аның нәрсәсе бар. 5 улыңа 15 оныгың бар. Шуларның 5 се кыз. Сиңамы соң инде аптырап торырга?! Тот та берсен алып бар.
К ы ш б а б а й. Әйе, кызлар азрак икән шул... Туктале, карчык, бу авылда нинди халык яши икән?
Б у р а н б и к ә. Нинди булсын, халык халык инде, бар да бер төсле.
К ы ш б а б а й. Нинди телдә сөйләшәләр икән димәкче идем.
Б у р а н б и к ә. Бәй, Башкортстан дидең бит адресын, шулай булгач башкортлардыр инде, анда тагын кем яшәсен.
К ы ш б а б а й. Менә тагын сынаттың карчык. Беләсең килсә, (компьютерга төртеп күрсәтә.) менә язылган, Башкортстанда 100дән артык милләт яши, диелгән.
Б у р а н б и к ә. Беләм инде, беләм... Укыттылар... Көнбатышында булгач, (картаны карыйлар) Татарстанга якын инде, димәк, татарлар яши. Карале бабай, баш ватасы да юк ич, телеграммалары да татарча язылган бит боларның, шулай булгач үзебезнең татарлар инде болар...
К ы ш б а б а й. Чыннан да шулай шул. Менә карчык, синнән дә бер акыллы фикер чыкты, маладис та инде үзең! Ә шулай да азрак куркыта да. Хәзер бит бөтен мәктәпләрдә дә, садикларда да бала-чага гел урысча гына сөйләшә, бөтен чаралар да гел урысча гына үткәрелә. Телефон русчага көйләнгән, телевизорда мультиклар да гел русча гына. Ул теге алар яраткан Маша белән Миша дисеңме, Карусель каналы дисеңме, Диснеймы – бар да русча бит. Карале үзеңнең оныкларыңа. Менә, аларның кайсын гына алып барып була соң ул татарлар яшәгән авылга?
Б у р а н б и к ә. Менә монысы чыннан да зур мәсьәлә карт. Халыкны матур итеп шигыръ сөйләп, җырлап-биеп котларга да кирәк. Ай-һай, кайсы онык моны булдыра алыр икән?
К ы ш б а б а й. Менә, хәзер бәләкәй генә конкурс үткәреп алырбыз. Кая киленнәреңне чакыр әле кызлары белән. Килсеннәр бар да җыелып.
Б у р а н б и к ә. Ярар, хәзер, ашны караган арада шалтыратырмын, бүген- ял көн, хәзер җыярмын мин аларны, хәзер килеп җитәрләр. (Мобильнигын алып чыгып китә).
К ы ш б а б а й (бүлмәдә бер үзе йөри, киемнәрен караштыра. Кәефле, җырлап та ала).

2 нче күренеш

Шул ук бүлмә, Буранбикә белән Кыш бабай.

Б у р а н б и к ә. Атасы, менә Англиядәге килен кайтты кызы белән.
1 нче килен кызы Маргарет белән керә. Англичанкалар.
К и л е н һәм к ы з. Хеллоу!
К ы ш б а б а й. Хәлләр дип, хәлләр алай әйбәт кенә әлегә, үзебез ятып үзебез торабыз.
К и л е н һәм к ы з. Гуд, гуд.
К и л е н. Ати, меня вот Маргарет - Карсылу...
К ы ш б а б а й. Иес, иес. Әйе, күрәм. Яле, Маргарет кызым, Яңа ел белән ничек котларсың икән халыкларны? Яле...
М э р и. О кей, ноу проблем... (матур итеп котлый.) May this holiday season brighten you up with peace! Happy New Year!
К ы ш б а б а й. Чатнап торасың да бит, тик бу телне татар халкы бар да аңлап бетермәс шул.
Сэнкью инде килен, айм сори Мэри... икскьюзми... Тик болай кирәкми, татарча булсын иде...
К ы ш б а б а й (кычкыра). Карчык, тагын берәрсе юкмы анда?
Б у р а н б и к ә (керә). Бар, бар, нишләп булмасын. Әнә, Германиядәгеләр кайтып төште.
2 нче килен кызы Анжела белән керә. Немкалар.
2 н ч е к и л е н. Гутен таг, гроссфатер! Карсылу – Анжела!
К ы ш б а б а й. Яле, Анжела кызым, син ничек котларсың икән?!
А н г е л а. Фроес ноес Яр!
К ы ш б а б а й. Я, я, ферштейен. Тик кызым, икскьюзьми инде, болай да булмый. .
Б у р а н б и к ә. Я, ничек, ошадымы?
К ы ш б а б а й (канәгатъ түгел). Кая, тагын берәрсе кайтып кермәдеме шунда?
Б у р а н б и к ә. Менә, Финляндиядән кайтып төштеләр.
Фин полькасы яңгырый. 3 нче килен белән кызы Айна керә.
3 н ч е к и л е н. Исянмесез, ати!
А й н а. Терве, картати! Хюваа наиваа, картати!
К ы ш б а б а й. Нихт ферштейн, нәстә ди ул?
3 н ч е к и л е н. Исянмесез, хаерле күн ди.
К ы ш б а б а й. Ә-ә, шулай димени?! Карале килен, син үзең белгәч, аны да өйрәт инде татарчага яме. Каяле, исеме кем бу оныкның, Айнамы әле? Яле, Айна кызым, котлап җиппәр әле халыкны.
А й н а.Ннелиста уутта буотта!
К ы ш б а б а й. Харап икән, бер ботка булды инде бусы. Сез дә икскьюзьми инде балалар. Ауфвиедерзейн.
Б у р а н б и к ә. Әнә, Мәскәүләр дә кайтып төште! Керегез, балалар, керегез!
4 нче килен белән кызы Вероника керә. Руслар.
4 н ч е к и л е н. Здравствуйте, папа!
В е р о н и к а. Здравствуйте, дедушка!
К ы ш б а б а й. Әти, диген, бабай диген, агач телләр.
4 н ч е к и л е н. Ну, все равно понимаешь же папа, зачем ругаешь?
К ы ш б а б а й. Аңлау беләнмени, килен, хөрмәт итү кирәк бит кешене. Болай булгач синең котлавың да русчадыр инде. Кая әйтеп кара әле.
В е р о н и к а.С Новым годом! С Новым счастьем!
К ы ш б а б а й. Спасибо кызым, спасибо. Карчык, тагын берәрсе бармы анда? Керсеннәр әле.
Б у р а н б и к ә. Менә,Уфалар кайтып төште.
Кытай көе яңгырый. 5 нче килен кызы Май Ли белән керә.
5 н ч е к и л е н. Нихао, ати?
М а й Л и. Нихао, картәти!
К ы ш б а б а й (күзләрен сөртә. Кулларын сузып исәнләшергә бара). И-и, менә бусы үзебезчә ичмаса! Нихәл килен, нихәл кызым! Я, нихәлләрдә кайтып җиттегез? Өшеп бетмәдегезме?
Тегеләр берни аңламый торалар.
К ы ш б а б а й. Я, ни хәл, димен бит мин дә, аңламыйсызмыни?
Б у р а н б и к ә. Менә карт, бик күп белә идең дә, монысын белми булып чыктың әле. Алар бик беләсең килсә, нихәл димәделәр сиңа, ә Нихао диделәр. Исәнмесез була инде кытайча.
К ы ш б а б а й. Ала-а-ай икән. (Күңеле төшеп.) Я, Май Ли кызым, котлавыңны әйтеп карале.
М а й Л и. Во ай ни!
К ы ш б а б а й (сакалын сыпыргалап). Кыскалыгын кыска да бит, тик бер ни дә аңлашылмый. Нихт ферштейен, димен. До свидания, икскьюзьми.
М а й Л и (Кыш бабайга сыенып). Картәти, мин сине шаярттым гына, мин бит татарча да бик яхшы беләм. Без бит инде бер елдан артык Уфада яшибез. Шунда өйрәндем. Әтием өйрәтте. Татарча белсәң, картәтиең дә, картәниең дә яратыр, диде.
К ы ш б а б а й. Дөрес әйткән әтиең. Әлбәттә яратам. Менә хәзер минем белән Яңа елга барырга Карсылуым да булды. Рәхмәт кызым, шатландырдың. Барыгыз, әзерләнегез, озакламый бәйрәмгә китәбез. Котлау сүзләреңне әйтеп кара әле.
М а й Ли. Кадерле дуслар! Сезне Яңа ел белән котлыйм! Яңа елыбыз яңа бәхетләр, шатлык-куанычлар, муллык алып килсен!
К ы ш б а б а й. Ай, шәп булды кызым! Афәрин! Менә, син буласың инде Карсылу!
К ы ш б а б а й. Тәк, телеграмманы укый. Бонус дигәненә ни эшләргә. Бер якын дус кешегезне алып килә аласыз дигән. Тәк, кем соң ул минем якын кешем, хәтта ки якын дустым. Тә-ә-әк, кемне алырга? Бу дисәң аның белән бала чакта гына дус булдык, теге дисәң, аның белән эш буенча гына аралаштык, монысы белән күңел ачуларда гына бергә булдык. Туктале чынлап та, кем соң ул минем иң якын кешем һәм дә чын гомерлек дусым... Әйе, бу турыды юньләп уйланган да булмаган икән. Ә гомер үткән дә киткән... Т ә-ә-әк, менә хәзер бу мәсъәләне дә чишеп алыйк инде: кем ул минем иң якын дустым? 1 нче пункт: мин яшь чакта, бернинди байлыгым да, әллә ни зур белемнәрем дә булмаганда мине кем яратты? 2 нче пункт: мин көн-төн эшләгәндә дөньямны кем алып барды, балаларны кем тәрбияләде? 3 нче пункт: мин чирләп аяктан егылгач, кем мине бала урынына карап аякка бастырды? Һәм дә бик мөһим булган 4 нче пункт: инде пенсиягә чыгып барлык хезмәттәшләрем дә мине онытканда минем белән һаман да кем торып калды? Бәй, уйлап карасаң, шул бер карчыгым – Буранбикәм бит болар барысы да. Димәк Буранбикәмне – үземнең гомер иткән карчыккаемны алып барам бәйрәмгә. Хәзерлән карчык, син - бонус?
Б у р а н б и к ә. Мин кем? Нәрсә дисең? И-и-и, шушының күп белгән булып кылануы... Адәмчә генә аңлатсаң булмый инде, әйеме.
К ы ш б а б а й. Ачуланма, карчык! Менә бит акка кара белән язылган. Бонус дигән. Өстәмә бүләк бирәбез дигән сүз инде бу. Бер якын кешегезне дә алып килегез дигән. Уйлап-уйлап тордым да карчык, минем иң якын кешем син икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Киен, киттек бәйрәмгә.
Б у р а н б и к ә. Һи-и-и, күптән шулай диләр аны, ату бонус та бонус... Киенәм, хәзер киенәм. Барам, барам! Сиңа бонус булу миңа бик-бик ошый.

П ә р д ә.

(Автор стиле сакланды.)

Майруза НАСЫЙРОВА. Бонус яки Кыш бабайның иң якын дусты. Скетч
Майруза НАСЫЙРОВА. Бонус яки Кыш бабайның иң якын дусты. Скетч
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: