Барлык яңалыклар
Сәхнә
17 декабрь 2021, 11:07

“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!

Чакмагыш районының Митрә-Әюп мәдәният йортында оешкан  “Яшь йөрәкләр” фольклор түгәрәге җиңү арты җиңү яулый. Быел ноябрьдә алар Санкт-Петербургта үткән халыкара фестиваль-бәйгедә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!
“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!

Чакмагыш районының Митрә-Әюп мәдәният йортында 2015 елдан бирле өлкәннәр өчен “Яшь йөрәкләр” фольклор түгәрәге эшләп килә. Түгәрәкне авыл мәдәният йорты директоры Нигманова Резида Фәрит кызы җитәкли. “Яшь йөрәкле”  апаларның иң өлкәненә 68 яшь булса, иң яшенә –  57 яшь. Апалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Алар янында “яшь йөрәкле”  ике баянчы егет тә бар. Апалар татар халкының йолаларын, уеннарын, милли бәйрәмнәрен, җыр-биюләрен өйрәнеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен  үсеп килүче яшь буынга җиткерергә тырышалар.

Арада медицина, почта хезмәткәрләре, колхозчылар, укытучылар бар. Намус белән төрле өлкәләрдә эшләгән, күңел җылысын биреп, балалар тәрбияләп үстергән, аларны укытып, матур итеп туйлар ясап, олы тормыш юлына бастырган, оныклар тәрбияләүдә катнашканнар. Бүгенге көндә алар хаклы ялда. Мәдәният йортында бер генә кичә дә алардан башка үтми, дисәк тә, хата булмас кебек. Гаиләдә гүзәл ана, килен, каенана да булган апаларыбыз белән  хаклы рәвештә горурланабыз. Алар авылыбызның, районыбызның мәдәниятен үстерүдә ялкынланып яналар.

Түгәрәк соңгы чорда бер-бер артлы уңышларга иреште. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Соколов Вадим Василий улы үткәргән бәйгедә катнашып кыйммәтле бүләк алдылар. Шәфкатьлелек акциясенә кушылып, Бакалы районына караган Рәҗәп авылындагы картлар йортына барып “Орчык өмәсе” дигән фольклор күренеш күрсәттеләр. 2021 елның язында фольклор төркем Республика үткәргән “Жырлый торган авыл”  бәйгесендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Шулай ук “Мин яратам сине, тормыш!”  дигән Республика бәйгесендә җиңеп, Уфада Конгресс-холлда үткән гала концертта катнашып, беренче урынны алдылар. Агымдагы елның ноябрендә исә   “Яшь йөрәкләр”  Санкт-Петербургта үткән халыкара фестиваль-бәйгедә катнашып, беренче дәрәҗә диплом һәм Мактау хаты белән бүләкләнде. Шушы елның апрель аенда Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын алу да бик шатлыклы хәл булды.

 Еллар агышы чәчләренә энҗе карлар сипсә дә, заманның усал җилләре маңгайларга тирән буразналар салса да, гомер көзләреннән атлап баручы гүзәл апаларыбызның йөрәкләре яшь әле... Мәдәният ишекләре һәр кешегә ачык. Җитәкчебез Резида Фәрит кызы – тәҗрибәле, тынгысыз, үз эшенең остасы, кайгыртучан җитәкче. Түгәрәккә йөрүчеләр өчен һәр апага үзенең үлчәме буенча кулмәкләр тектерде. Тырыш, үз эшен намус белән башкарган, өлкәннәр күңелен үтеп кереп, алтын ачкычлар яратучы, яшьнәп эшләгән булдыклы җитәкче булганда, мәдәният учаклары ялкынланып янар әле. Яшь йөрәкле апаларыбызга иң мөһиме – сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Алдагы көннәрдә исә якты балкышлар, көчле алкышлар язсын!

Ризида КАЮМОВА.

Чакмагыш районының

Митрә-Әюп авылы.

“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!
“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!
“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!
“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!
“Яшь йөрәкләр” дәртле тибә!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: