Фестивальнең сайлап алу этабы 22 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр узды. Фестивальгә татар иҗат коллективлары, шул исәптән катнашучылары 20 яшьтән өлкәнрәк булган дуэтлар, триолар да чакырылган иде. 1нче этап онлайн форматта үткән, аны Бишбуләк мәдәният йорты сайтыннан күзәтеп барырга мөмкин булды.
2нче этап, ягъни йомгаклау Гала концерты (бүләкләү тантанасы) 27 ноябрьдә Бишбуләк мәдәният йорты сәхнәсендә узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау җәһәтеннән Гала-фестиваль концерты 2022 елның гыйнварына күчерелде (https://vk.com/bizbulyakdk?w=wall-46594606_10794).
Фестиваль биш тематик номинацияне үз эченә ала: вокал, хореография, фольклор, инструменталь иҗат, халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли иҗат.
Сайлап алу туры нәтиҗәләреннән күренүенчә, оештыру комитеты исеменә Кушнаренко, Чакмагыш, Салават, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Дуван, Туймазы, Яңавыл, Дуван, Федоровка, Тәтешле, Борай, Шаран районнарыннан һәм Бәләбәй шәһәреннән 104 гариза кергән. Шулай ук Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәреннән һәм Ютазы районының Урыссу бистәсеннән конкурсантлар бар.
Традиция буенча иң күп катнашучылар вокаль жанрда тәкъдим ителде – 55 ансамбль, фольклор иҗатында – 16, хореографик жанрда – 9, инструменталь жанрда – 11 һәм “Халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли иҗат” номинациясендә – 13.
Чыганаклар:
https://xn--90aajgjchgadf7exa3o.xn--p1ai/novosti/zonalnyj-festival-tatarskoj-kultury-sredi-kollektivov-samodeyatelnogo-narodnogo-tvorchestva-ruh-d-rt-mo-duh-zador-melodiya/