Барлык яңалыклар
Сәхнә
16 ноябрь 2021, 13:32

Кузгата ул халык күңелләрен...

Бүген Татарстанның халык артисты Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНның туган көне! Түбәндәге язмада – аның тормышының төп сәхифәләре.

Кузгата ул халык күңелләрен...
Кузгата ул халык күңелләрен...

...Үзенең моңлы, кабатланмас тавышы, сәхнәдәге зыялылыгы белән милләттәшләребезнең күңелен әсир иткән күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның балачагын мин нәкъ шулай күз алдына китердем. Ул әле дә сәхнәдә дә, тормышта да авыл малае булып кала. Көтү көткән, ялан тәпи тугайлардан йөгереп сыер эзләгән, карт бабайларның әкият-хикәятләрен әсәренеп тыңлаган авыл малае булып... Аның күңелен аңлар өчен, тавышын тыңлау белән бергә, күзләренә багарга кирәк. Бу күзләр Моң белән тулы. Асылын сүз белән аңлатып бетерә алмаслык тирән һәм сихри Моң белән. Әйткәндәй, шундый ук Моң бөек әдибебез Габдулла Тукайның фотопортретларындагы карашыннан да сарыла... Шигъри моң... Ятимлек моңы...

Юкка гынамыни бөек Тукай;

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң кечкенә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, – димәгән.

Балачакны гомернең иң татлы, бер кайгысыз мизгеле дип атыйбыз. Ләкин Нәфкатькә фани дөнья үзенең ачысын бик иртә татыта, тормыш сынауларын аңа яшьли үтәргә туры килә. 1962 елның 16 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында Хәтирә һәм Тимергали Нигъмәтуллиннарның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән Нәфкать 9 яшендә үк әнисез кала. Бертуганнарының да гомере озын булмый. Сигез баладан бүген өчесе генә исән, бишесе – бакыйлыкта. Ятимлек күз яшьләре, хәсрәтләр күңелдә илаһи моңга әверелмичә, нәрсәгә әверелсен инде?! Әле әнисе авырып, урын өстендә ятканда ук кечкенә Нәфкать: “Әни, җырлыйммы!?” – дип, аны юата торган булган һәм аның җырларының дәвалау көче әле дә исән, тамашаларына барган һәркем аннан күңеленә – ял, җанына дәва алып кайта...

Мәктәп елларында ук Нәфкатькә мөстәкыйль яшәргә, үзен-үзе тәрбияләргә өйрәнергә туры килә. Башта ул якындагы Байгуҗа сигезьеллык мәктәбендә укый, VII-VIII сыйныфларны Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан 2нче мәктәп-интернатта үткәрә, ә инде Яңавылның 3нче мәктәбендә урта белем ала. Туган авылын, якыннарын нык сагынса да, ул түзә, сагышларын җырга сала.

Урта белем алгач, 1979 елның августында Нәфкать Нигъмәтуллин, икетуган агасының киңәшен тотып, химия-технология институтына укырга керү өчен Казанга юл ала.

– Поезд белән барып төштем. Кесәдә өйдән биреп җибәрелгән 60 тәңкә акча. Вокзалда каршылаучы беркем дә юк, – дип хәтерли бүген җырчы. – Казан миңа беренче күрүдә бөтенләй ошамады. Тукай әйтмешли, “монда бар да ят миңа...” Уфа бик матур булып тоела иде. Казанда кая барырга да белмим бит инде. Химия-технология институтында уку теләгем бөтенләй онытылды. Укырга кермичә кайтып китү дә оят. Авылдашларың күзенә ничек күренерсең? Вокзал уртасында ялгызым басып торам шулай. Шунда күзем “Укырга кая барырга?” дип язылган тумбага төште. Янына барып, уку вакыты азрак һәм шуның белән бергә тулай тораклы уку йортларын сайларга тотындым. Көн кичкә авышып бара иде инде. Карыйм, Казан элемтә техникумы үзенә абитуриентлар җыя икән. Тулай торагы бар, уку вакыты да 1 ел да 10 ай гына. Тоттым да документларны шунда илттем. Кунарга урын юк, төнне дә, вахтер карчык белән сөйләшеп, техникумның фойесында үткәрергә туры килде.

Ике елга якын вакыт бер мизгелдәй үтте дә китте. Техникум тәмамлагач, мине Көнчыгыш Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәренә эшкә җибәрделәр. Аннан армиягә киттем...

Нәфкать Нигъмәтуллин хәрби бурычын 1981-83 елларда башта – Төньяк Осетиядә, аннан Украинада үти, элемтәче була. Нәкъ шушы чорда фаҗигале рәвештә аның абыйсы һәм энесе үлеп китә. Хезмәттәшләре Нәфкатьне ташламый, штаб начальнигы хәленә керә, көн саен күрешеп тора. Шулай итеп, солдат шулпасын җырчы кайгы яшьләре белән бергә чүмерә.

“Казанны бер тапкыр күргән кеше аңа мәңге тартылып яши”, – дип юкка гына әйтмиләр. Иҗади җаннарны Тукай, Җәлил эзләре, Сәйдәш моңнары үзенә тартадыр, күрәсең. Демобилизацияләнеп, берникадәр вакыт Уренгой – Ужгород – Пермь газүткәргечендә элемтәче булып эшләгәч, 1984 елда Нәфкать кабат татарның рухи мәркәзе – Казанга юл алырга карар кыла.

– Барып, эшкә урнаштым, күңелдән җырлап йөрим. Ул вакытта һәр заводның үз Мәдәният сарае бар иде. Минем башта “профессиональ җырчы булам” дигән уй бөтенләй юк, тик күңел җырга тартыла иде. Җырламыйча түзә алмыйм. Шуңа да берничә Мәдәният сараеның вокаль-инструменталь ансамбленә язылдым, чөнки алар атнага икешәр көн генә репетиция үткәрә иде. Бер ансамблемдә ял булса, икенчесенә йөгерәм. Шул рәвешле, Төзүчеләр мәдәният сараеның – “Ялкын”, Киров мәдәният сараеның – “Яз”, Зиннур Гыйбадуллинның “Якты елга” ансамбльләрендә, Сара Садыйкова исемендәге хор составында җырлап йөрдем. Кабатлап әйтәм, бу җырчы булу максатыннан түгел, ә күңел тартылуын басу өчен эшләнә иде. Чөнки мин эшлим дә, укыйм да – Казан авыл хуҗалыгы институтында агрономия белгечлеге буенча белем алам. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт фәнни-тикшеренү институтында да эшләп алдым әле, – дип көлемсери бүген җырчы.

Белмим, Русия элемтә хезмәте, авыл хуҗалыгы Нәфкать Нигъмәтуллин йөзендә кемне югалткандыр, әйтә алмыйм, әмма җыр-моңы белән йөрәкләр арасында элемтә урнаштыру серен Ходай аңа да ачкан. Күңел тибрәнешләрен үзенә җыйган җыр Нәфкатьнең шәхси язмышын да билгели. “Яшьлек” ансамбле составында җырлап йөргәндә ул гомерлек мәхәббәте Рәмзия Сәләхова белән таныша.

– Минем тормыштагы уң кулым да, сул кулым да, дустым да, хатыным да, продюсерым да – Рәмзия. Казанга килгәч тә сәхнәдә беренче күзем төшкән кеше ул булды һәм Аллаһы бу талантлы артистканы үземә насыйп итте. Ул – минем гомерлек юлдашым. Без инде 23 ел бергә, – ди Нәфкать.

Шулай итеп, җырлы ике язмыш бергә үрелеп китә. Шунысы да мөһим: җырчы бу вакытта махсус музыкаль белем дә алган – 1987-92 елларда Казан музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлаган була инде. Дөрес, аңа алдарак та тавыш, җыр-моң осталыгын махсус уку йортында камилләштерергә тәкъдимнәр күпләп ясалган була; хәтта танылган композитор Марс Макаров, үзенә ияртеп, Казан консерваториясенә дә алып килә. Ләкин октябрь ае булу сәбәпле, алар имтиханнарга соңга кала. Менә шушы музыкаль белем бушлыгын ул барыбер соңгарак калып булса да тутыра. Һәм барлык гомерен сәхнәгә багышларга карар кыла.

1995 елда аның “Җырым, синең хакта” дип исемләнгән тәүге аудиоальбомы дөнья күрә. Аңа кергән җырлар Нәфкатькә шунда ук популярлык китерә, аның лирик-драматик баритон тавышын барлык татар дөньясына таныталар. Шуннан соң бер-бер артлы “Унсигездәмен”, “Үзем белгән юл белән”, “Көзге моң”, “Синең кулда язмышым”, “Яңа гасырга бергә”, “Җырым синең хакта”, “Уралды моңнарына” һ.б. аудиоальбомнары дөнья күрә һәм йөзләрчә мең тираж белән Русия киңлекләренә тарала. Бүген аны Русиядә белмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен. Өлкәннәр, “Нәфкать балакай”ны тыңлап, яшьлекләрен исләренә төшерә, кыз-кыркын исә аңа күңеленнән үлеп гашыйк булып йөри.

Нәфкать – искиткеч тыйнак, зыялы зат. Ул сәхнәгә җырлар өчен чыга. Кайбер билгеле артистлар кебек, җырлар алдыннан “Дусларым, тегеләй булыйк, болай итмик” дип ярты сәгать акыл да сатмый, әдәпсез мәзәкләр сөйләп, артистларының арт саннарына да тибеп йөрми. Ул, чыннан да, сәхнәдә яши. Җырлап, тамашачыларның күңеленә көч-егәр бирә, алар да аңа үз йөрәкләренең бер өлешен алкышлар аша җиткерәдер кебек. Концерт барышында ул 30дан артык җыр башкара һәм алар тамашачылар күңелендә яши башлый.

Аеруча Башкортстан җыр сөючеләре Нәфкатьне үз итә. Күрәсең, күңел тибрәнешләренең дулкыннары туры киләдер. Хәер, Нәфкать үзе дә гомерен якташларыннан башка күз алдына китерә алмый. Ел да туган ягына кайтып, авылдашлары, якташлары алдында концерт программалары белән сынау тота ул. Чөнки иҗатына иң гадел бәяне аны бәләкәйдән белүче якын кешеләр генә әйтә ала. “Туган як”, “туган җир” төшенчәсе – җырчы өчен изге. Шуңа да ул Казанда да яңавыллылар белән ныклы бәйләнеш урнаштырган. Яңавыл яшьләре җәен Казан югары уку йортларына укырга керер өчен иң башта Нәфкать Нигъмәтуллинның йортына агыла. Билгеле, ярдәм өмет итеп. Нәфкать абыйлары, нишләсен, үзенең акыллы киңәше, абруе, популярлыгы белән ярдәмгә килә инде.

– Ярты Яңавылны Казанда укытып чыгардым бугай инде, – дип көлә ул.

Якташлары, Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Нурихан Фәттах һәм Илдар Юзеев та Нәфкать Нигъмәтуллинның чын, якын дуслары иде. Аларның аксакалларча акыллы киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре Нәфкатькә әле дә рухи кыйбла булып тора.

Нәфкать Нигъмәтуллинның концерт төркеме аша татар халкының ил буйлап таралу географиясен өйрәнергә була. Менә шушы төрле җирдән җыелып, төрле су эчеп үскән, төрле холыкларны берләштергән коллектив үзендә татарның гомум йөзен берләштерә дә инде. Чөнки кая гына бармасын, тамашачы Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында үз төбәген, үзенә генә хас сагыш-моң үзенчәлекләрен күрә. Җырчы һәм аның иҗади төркеме – ил буйлап сибелгән татарларны берләштерүче көч ул.

Фото: shahrikazan.ru

Кузгата ул халык күңелләрен...
Кузгата ул халык күңелләрен...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: