Барлык яңалыклар
Сәхнә
27 март 2021, 23:05

“Нур” театры башында без дә бар

27 март – халыкара театр көне.

Башкорт дәүләт университетында укыганда “Акчарлаклар” әдәби-иҗат төркеме каршында концерт труппасы төзедек. Районнарга чыгып җилләнеп керәбез. Мин скетчлар язам, аларны сәхнәдә уйныйбыз. Җырчы, биюче кыз һәм егетләребез бик көчле. Алар арасында бүген Казан филармониясендә эшләгән Айдар Габдинов, “Юлдаш” радиосы дикторы, танылган җырчы Рания Билалова һәм башкалар бар. Берничә гармунчыбыз да бар. Шуларның берсе бүген “Кызыл таң” гәзитенең күп еллар баш мөхәррир урынбасары йөген тарткан, популяр җырлар авторы Фәнис Гәрәй. Читтән торып укучы студентларны да җәлеп иткәләдек. Алар арасында Фән Вәлиәхмәтов, Ризван Хәкимов, Фәрит Шәйхетдин (Баганай) да бар. Андый көчләр белән начар концерт куеп булмый. Бер концертыбыз Туймазыда үзешчән театр җитәкчеләре җыелган чакка туры килде. Сәхнә артына күтәрелеп безгә бәя бирделәр. “Тәрбияви ягыгыз аксый, ләкин сатира-юморга бай, халыкның күңелен күтәрдегез”, – диделәр. Без тәрбия бирергә җыенмадык та.
Үзгәреш җилләре исә башлагач, Уфада татар театрын оештыру эшләре башланды. Бу эшнең башында Мәҗит Мөдәрисов белән Әбелхәер Сафиуллин йөрде. Алар бу эшләрен башлау өчен безнең төркемне дә чакырды. Чөнки театр буш урында оеша алмый. Без тәүге репетицияләрдә катнаша башладык. Уфа хакимиятенә театр-студия кирәклеге турында хат яздык. Ул хат “Нур” театрының музеенда бүген дә саклана. Анда безнең имзалар да бар.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: