Барлык яңалыклар
Сәхнә
26 март 2021, 20:40

“Нур”да – Фатыйма!

Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте буенча эшләнгән “Фатыйма” драмасының премьерасы башланды.

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте буенча эшләнгән “Фатыйма” драмасының премьерасы башланды. Аны сәхнәгә “Нур” театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин куйды. Повесть буенча инсценировканы театрның әдәби бүлек җитәкчесе Гөлнур Усманова язган.
Премьера 27, 28 март көннәрендә дә дәвам итәчәк. Зифа Кадыйрованың тамашачылар белән очрашуы 27 март көтелә. Премьерага билетлар сатылып беткән.
Әлеге драмада 50нче еллардагы авыл турында сүз бара. Ишле гаиләдә авыр шартларда яшәүче Фатыйма ферма өендә яши. Колхозга ярдәмгә килгән бер хәрби – Михман белән мәхәббәт уты кабына, аннан авырга уза. “Уйнашчы” исемен күтәрмәс өчен баласы тугач аны баласыз бер гаиләнең ишек төбенә калдырып китә. Үзе әниләре үлгән бер гаиләдәге ятим балаларны карап үстерә. Михман биш елдан кабат аның янында бер тапкыр булып китә, аннан Фатыйма Мәхмүт исемле даун авырулы бала таба. Фатыйма мәхәббәтенә тугры калып ялгыз гомер кичерә. Михман туган ягына киткәннән соң башка әйләнеп килми. Әсәрнең авторы Зифа Кадыйрова сүзләрнә караганда, ул туган ягы – Әзербайҗанга кайтып китә. Анда аның абыйсы үлә, ул яктагы гореф-гадәтләр буенча Михман абыйсының хатыны белән яши башлый.
“Бу спектакль – хатын-кызга мәдхия уку. Фатыйманың башына төшкән авырлыкларны ир-атлар күтәрә алмас иде. Фатыйма шундый шартларда да матурлыкка омтыла. Мин бу спектакльне барлык хатын-кызларыбызга багышладым”, диде 25 март журналистлар белән очрашу вакытында Азат Җиһаншин.

“Нур” театры фотосы.
Читайте нас: