Барлык яңалыклар
Сәхнә
5 февраль 2021, 15:02

Венера МӘҖИТОВА. Сандугач юлы (5нче өлеш)

Бүген Тулпар” журналының даими авторы Венера МӘҖИТОВАның танылган якташыбыз, Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туып-үскән җырчы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН турындагы “Сандугач юлы” дип аталган язмасының иң соңгы һәм... иң кызыклы өлешен урнаштырабыз. Укымыйча калмагыз!

Казанга юл
В. М. — Уфадан соң Казанны ни рәвешлерәк яулый башладың?
Ришат: — IV курста укыганда укытучым Фәрзәнә Сәгыйтованың киңәше белән “Татар моңы” конкурсында катнаштым. Анда катнашырга барлыгы 400 кеше гариза биргән иде. Икенче турга — 200, өченчесенә 40 кешене үткәрделәр. Шулар арасына ничек килеп эләккәнемне бер Ходай гына белә инде. Мин үзем шунысын төгәл беләм: безне — конкурсантларны бик көчле жюри әгъзалары бәяләделәр. Мин анда башкорт халык җыры “Элмәлек”не һәм татар халык җыры “Әллүки”не башкардым. Тамашачылар гөрләтеп кул чаптылар. Чыгышым жюри әгъзаларына да ошагандыр инде, күрәсең. Югыйсә, өченче урынны ук бирмәсләр иде. Менә шул конкурстагы өченче урын Казандагы җиңүләргә юл ачты дисәң дә, хата булмас. Әкренләп мине Татарстанда узучы концертларга чакыра башладылар. Тәүге тапкыр Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов август ахырында билгеләнүче Татарстан Республикасы көненә алып барды. Икенче юлы сабакташым Филүс Каһировның Казанда узачак концертына чакыру алдым. Казанда мине Филүснең продюсеры Рифат Фәттахов үзе каршы алды. Концерттагы чыгышымны караганнан соң Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә катнашырга чакырды. Мин бик теләп риза булдым. 2011 елда шул фестивальдә катнашып, 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндем.
В. М. — Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлегегез дә нәкъ шул чарадан соң башланды булса кирәк. Хәтерем ялгышмаса, ул елны бит Р. Ваһапов исемендәге фестивальдә Гран-прины бөтенләй башка кеше — Руслан Сайфетдинов алган иде. Нишләп Рифат Фәттахов белән ул түгел, ә син хезмәттәшлек итеп киттең?
Ришат: — Гран-при — 1 дәрәҗә лауреатка караганда исеме буенча зуррак булса да, фестивальнең төп призы ул түгел, ә шул конкурста катнашкан яшь җырчыларның берсе белән алга таба хезмәттәшлек итү иде. Рифат Фәттахов бәйгедә катнашучылар арасыннан нәкъ мине сайлап алды. Ул вакытка кадәр минем Уфада дискым чыгарга өлгергән иде. Контракт буенча шул җырларның барысы да Р. Ваһапов фестивале карамагына күчте.
Безнең хезмәттәшлек өч ел буена дәвам итте. Беренче елны мин күбрәк Уфада булдым: дәүләт имтиханнарын тапшырдым, Казанга ара-тирә концертларга гына барып йөрдем. Икенче елны Филүс Каһиров концертларында чыгышлар ясадым, өченче елга үземнең аерым концертларым белән йөрдем. Минем тәүге концертымда Бәширә Насыйрова, Ринат Вәлиев, Филүс Каһировлар кунак буларак катнаштылар. Икенче юлы инде афишада тик минем генә исем тора, шулай булуга карамастан, зал туп-тулы иде. Соңрак Казанның филармония залы гына бәләкәй була башлады: УНИКСка күчәргә туры килде. Концертлар саны күбәйгән саен үз-үземә таләпләр дә арта гына барды.
В. М. — Халыкка сине нәкъ Р. Ваһапов фестивале танытты, бүген уңышларга ул юл ярды. Фонд белән хезмәттәшлек итүеңнең уңай яклары да булмый калмагандыр, шәт. Шулар турында да сөйлә әле?
Ришат: — Әлбәттә , хезмәттәшлекнең уңай яклары да күп булды. Әлеге фонд белән хезмәттәшлек иткәнчегә кадәр миндә нәрсәнедер булдыра алам, дигән ныклы ышаныч юк иде. Р. Ваһапов исемендәге фонд белән хезмәттәшлек итә башлагач, миндә әнә шул ышаныч барлыкка килде. Үз-үзеңә ышану барлыкка килү бик мөһим әйбер икән ул. Әгәр шул сыйфат барлыкка килмәгән булса, мин мөстәкыйльлеккә дә чыга, аерым концертлар да оештыра алмаган булыр идем.
Оештыру дигәннән, һөнәре буенча журналист булуга карамастан, Рифат Фәттахов бик яхшы оештыручы ул. Кайсы җырчының популяр булып китәчәген, кем белән эшләргә кирәклеген алдан белеп-тоеп тора. Урыслар бу сыйфатны “чутье”, диләр. Рифат абыйда да әнә шул бар.
Сүз дә юк, Р. Ваһапов исемендәге фонд белән хезмәттәшлек итү, “Гәлсәр сандугач”тагы кебек, олы тормыш мәктәбе булды. Димәк, ул — нәкъ мин үтәсе юл, ә андагы каршылыклар — нәкъ мин җиңәселәре булган.
В. М. — Продюсер канаты астыннан китеп дөрес эшләдем, дип уйлыйсыңмы? Бүгенге мөстәкыйльлегең үзеңә ошыймы?
Ришат: — Әлбәттә, ошый. Чөнки мин хәзер үзем — баш, үзем түшмен. Репертуарымдагы барлык җырларым да Р. Ваһапов исемендәге фондта калганлыктан, 2015 елдагы тәүге мөстәкыйль концертым алдыннан бер җәй эчендә 15ләп яңа җыр яздырырга туры килде. Аларның барысын да тамашачылар яратып кабул итте. Кая гына барсак та, заллар, Аллаһка шөкер, туп-тулы.
В. М. — Ришат, ничек уйлыйсың, җырчы тамашачы артыннан иярергә тиешме, әллә җырчы тамашачыны үзе артыннан ияртергә тиешме?
Ришат: — Әлбәттә, икенчесе. Мин үзем тамашачы артыннан бармыйм, аны үзем тәрбияләргә тырышам. Ничек итепме? Игътибар иткәнегез бардыр, концертларымда халык җырлары шактый гына урын алып тора. Баштагы мәлләрдә тамашачылар арасында: “Нигә шул сузып җырлана торган җырларны репертуарыңа кертәсең?” — дип шелтә белдерүчеләр дә бар иде. Әлбәттә, тамашачы соравын искә алып, мин концертның буеннан-буена тиз ритмлы эстрада җырларын гына башкара ала идем. Ләкин мин бу адымга бармадым. Ни өченме? 90 нчы еллардан башлап, бигрәк тә заман техникасы — синтезаторлар пәйда булгач, татар-башкорт сәнгатенең дәрәҗәсе төшә башлады: сәхнәне өч тиенлек җырлар басты. Дөрес, арада халык җырларын башкарырга тырышып караучылар да булды булулыкка. Тик алар да милли сәхнәне баскан эстрада җырларына каршы тора алмадылар: әкренләп төшеп калдылар. Шул сәбәпле, концертларда классик әсәрләр, ягъни халык җырлары бөтенләй диярлек яңгырамый башлады. Яңгырар иде дә, бәлки, классик әсәрләр язучы композиторлар, аларны тиешле дәрәҗәдә башкаручы җырчылар , көйләрне профессиональ дәрәҗәдә уйнаучы музыкантлар калмады. Мин бүген эшне нәкъ шушы юнәлештәрәк алып барырга тырышым. Бар өлкәдә дә: җырда булсынмы ул, музыкаль аппаратурадамы, сәхнәне яктыртудамы, костюмнардамы — 100 процентлы камиллеккә, профессиональлеккә омтылам. Боларның барысын да мин тамашачыны тәрбияләү, аның зәвыгын күтәрү өчен эшлим. Мин моның өчен махсус уку йортларында алган белемемне дә, акчамны да кызганмыйм. Шунысын да әйтим, концертлардан кергән средстволарның 90 процентын мин киредән эшкә салам, ягъни сыйфатлы җырлар яздырам, клиплар төшерәм, яктырту корылмалары, музыкаль аппаратура алам. Бер сүз белән әйткәндә, акчаны үсешкә салам.
Тамашачылар да моны күрәләр. Сузып җырлана торган җырлар репертуарымда шактый гына урынны алып торса да, концертларыма йөрүдән туктамыйлар. Бу — без салган юл дөрес дигәнне аңлата. Халык та соңгы вакытта профессиональ сәнгатькә тартыла. Сыйфатлы җырларны сыйфатсызыннан аера. Аны бүген өч тиенлек җырлар белән генә алдап булмый.
Бу урында күңелне кырган бер әйбер турында да әйтеп китим әле. Кайбер җырчылар халык җырларын сәхнәгә кроссовки киеп чыгып башкарырга тырышалар. Менә шундый җырчыларны мин бөтенләй аңламыйм. Бу бит, беренчедән, үзеңне, икенчедән, халкыбызның милли хәзинәсе булган халык җырын хөрмәт итмәү, дигән сүз! Халык җырларын бар күңелеңне биреп башкарганда гына ул тамашачы күңеленә юл таба, бары шул чакта гына классик әсәрләрне репертуарга кертеп тә уңышка ирешеп була.
Киләчәктә халык җырларын сәхнәгә алып менүчеләр булса, мин моңа сөенер генә идем. Кайберләренә хәтта матди яктан ярдәм дә итәр идем. Чөнки берүземә генә бик авыр. Минем кебек уйлаучылар күбрәк булсын иде дигән теләгем бар.
В. М. — Син шулай дисең дә ул, Ришат, кайберәүләр бит сәхнәдән лөгатькә язмаган сүз сөйләп тамашачыны үзенә каратырга тырыша. Син, мәсәлән, концертка җыр тыңларга киләсең, ә ул эче киткәнне сөйләп вакытны уздыра. Синең концертларың әнә шул билдән түбән юморның, сәхнә өчен ят булган лөгатьсез сүзнең булмавы белән дә аерылып тора. Бу уңайдан фикерең ничек?
Ришат: — Теләгем бер генә: башка җырчылар да тамашачыны тәрбияләү юлына бассыннар, заманча җырларны да зәвык белән башкарсыннар иде. Сез телгә алган кебек анекдотларны мин дә меңнән артыкны беләм. Концертларым барышында аларны сөйләсәм — тәк тә көләрләр иде. Тик бу дөрес юл түгел. Мәгънәсез анекдотлар белән тамашачыны тәрбияләп булмый. Аны тәрбиялим, үз артымнан ияртәм дисәң, бая мин әйткән юлны сайларга кирәк!
В. М. — Концертларың барышында сиңа ничәмә-ничә күз карый. Алар арасында сокланып караганнары да, ак көнләшү белән бакканнары да, чынлап торып көнләшкәннәре дә бардыр? Күз тиюдән ничек сакланасың?
Ришат: — Мин бәләкәйдән үк Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Шуңа да машинама чыгып утыру белән Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-иминлек, сәламәтлек, хәерле юллар, хәерле гомер сорыйм. Сез әйтмешли, соңгы вакытта тамашачы тарафыннан, чыннан да, зур игътибар тоям. Минем урында башка берәү булса, әллә кайчан инде “йолдыз чире” белән дә чирләр, борынын да чөеберәк җибәрер иде. Әти-әнидән алган күркәм тәрбия миңа боларның берсен эшләргә дә ирек бирми. Мин нинди генә очракта да гади кеше булып калырга тырышам.
В. М. — Ришат, синең концертларыңның һәр өтере, һәр ноктасы, һәр сүзе нәкъ үз урынында. Сер булмаса әйт әле: сценарийларыңны кем яза?
Ришат: — Ике сезондагы концертларның сценариен да Туймазыдан Эмиль Уелданов язды. Командабызга шундый креатив карашлы кеше кушылуына мин үзем дә сөенеп бетә алмыйм. Аның белән эшләү бәхете биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә эчемнән генә рәхмәт укыйм.
В. М. — Синең белән бер командада эшләү җиңелме, Ришат?
Ришат: — Түгелдер. Чөнки минем бар яклап та тәҗрибәм бар: алда әйткәнемчә, училищеда укып, төнлә диджей булып эшләгәндә —аппаратураны, “Гәлсәр сандугач”та йөргәндә — оператор хезмәтен, Р. Ваһапов фондында — концертларны оештыру нечкәлекләрен үзләштердем. Шуңа күрә дә минем белән бер командада эшләүче егет-кызларга икеләтә авырга туры килә.
Дөресен әйтергә кирәк, артык таләпчәнсең дип, алар арасында да башта тискәреләнебрәк алучылар булды. Бераз эшләүгә барысы да үз урынына утырды. Минем белән эшләүче егет-кызларның һәммәсе бер урында гына торырга ярамаганлыгын, гел үсештә булырга кирәклеген аңлады. Бүгенге көндә аларның һәммәсе белән үзара аңлашып эшлибез.
В. М. — Ришат, син шундый чибәр, мөлаем егетсең. Ике сезондагы чыгышыңны караганда да махсус игътибар итеп утырдым: концертларыңа кызларга караганда әбиләр күбрәк килә бит. Кичә Югары Яркәйдә узган концертыңда Груздевка авылыннан килгән 80 яшьлек бер таныш апаны очраттым. “Ярый Ришат концерт куйды әле. Югыйсә, район мәдәният йортын үз гомеремдә бер генә тапкыр да күргәнем юк иде”, — дип сөйләп торды. Иртәгә Туймазыга — Ришатларга барам дигәч, шәптән-шәп концертың өчен сиңа зур рәхмәт әйтергә кушты.
Ришат: — Сез алай ук димәгез, әбиләр генә түгел, яшь кызлар да, урта яшьләрдәге ханымнар да бик күп йөри ул минем концертларга (көлә). Өлкән яшьтәге әбиләр чыгышларымны ни өчен үз итә икән, дип, үземнең дә еш кына уйланганым бар. Мөгаен, алар, иң беренче чиратта, әнә шул халык җырларын тыңларга киләләрдер?
Ни генә дисәң дә, өлкән яшьтәге әби-апалар бөтен дә концертларга йөрмиләр бит. Алар, зур тормыш тәҗрибәсенә ия булганлыктан, акны —карадан, сыйфатлы тавышны сыйфатсызыннан аера беләләр. Шуңа күрә , иң затлы тамашачылар — алар өлкән буын тамашачылары. Мин аларны бик хөрмәт итәм һәм концертларымда һәрвакыт көтеп калам.
В. М. — Әле менә фотоларыңны карап утырам да, анда да ак яулыклы әби-апалары белән төшкәннәреңнең шактый гына булуын күрәм. Әллә фанатларың арасында да өлкән яшьтәге әби-апалар күпчелекне алып торамы?
Ришат: — Минем иҗатымны үз итүче өлкән яшьтәге әби–апалар, чыннан да, бик күп. Шуларның берсе — Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылыннан Дания әби Сафина турында аерым әйтеп үтәсем килә. Дания әби белән без беренче тапкыр Казандагы Санбантуйда күрештек. Концерттан соң: “Сине карар өчен генә Чувашиядән ук килдем”, — дип, үзе мине эзләп тапты. Менә шул көннән башлап без аның белән бәйләнештә. Радио-телевидениедән берәрсе минем тарафка берәр начар сүз әйтсә, иң беренче булып Дания апа күтәрелеп чыга, иң беренче булып ул мине якларга алына: Президентка хатлар яза, Татарстан Мәдәният министрлыгына шалтырата. Кайвакыт Мәдәният министрлыгында эшләүчеләр шалтыратып: “Тый әле шул әбиеңне!” — дип шелтә дә белдерәләр. “Тегеңә шалтыратмагыз, моңа хат язмагыз!”, — дип мин аңа ничек әйтим инде?! Ул бит боларның барысын да үз инициативасы белән эшли.
Минем ике яклап та картәниләрем исән түгел. Шуңадырмы, Дания әби миңа хәзер якын әбием кебек тә. Ничек кенә булса да, синең һәр уңышына куанып, һәр уңышсызлыгың өчен җан атып торган шундый кешеләрнең булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Дания әбигә дә, концертларымда миңа чәкчәкләр, үзләре бәйләгән оекбаш-биялиләр бүләк итүче башка ак яулыклы әби-апаларга да бик рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә исәнлектән һәм сәламәтлектән аермасын үзләрен.
В. М. — Ике ел эчендә Русиянең татар-башкортлар яшәгән төбәкләрне концертларың белән йөреп чыктың булса кирәк. Киләчәктә моңа кадәр үзең булмаган төбәкләргә чыгарга да уең юкмы?
Ришат: — Бар андый уем да. Быел, Аллаһ теләсә, Казахстанга, Үзбәкстанга, Кырымга барырга, андагы милләттәшләребез белән очрашырга җыенабыз.
В. М. — Бүген кемнәр белән хезмәттәшлек итәсең? Кемнәрнең иҗаты ныграк ошый? Минем җырымны башкар әле, дип мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
Ришат:— Бик күп. Электрон почтама яисә социаль челтәрдәге битемә көн саен 7-8 җыр килә. Җыр килә, дип дөрес әйтмәдем, башта аның хакы килә. Үзен композиторга санаучы “Җырның хакы — 10000”, дип сүз башласа, мин ул җырны тыңлап та тормыйм. Ни өченме? Минем уемча, композитор булыр өчен башта халык арасында киң билгеле булган җыр язарга кирәк. Элекке буыннан — мәшһүр Сара Садыйковалар, Рөстәм Яхиннар, Салават Низаметдиновлар, бүгенгеләрдән — Ризван Хәкимовлар, Альфред Якшембәтовлар, Зифа Нагаевалар кебек. Менә кемнәр алар чын композиторлар, менә кемнәр алар үз эшенең осталары! Чиле-пешле көй язып, алар янында үзеңне композитор дип санау — ул зур хатадыр, минемчә. Чын дөресен генә әйткәндә, андый гына җырларны без үзебез дә яза алабыз.
В. М. — Үзебез дә яза алабыз дигәннән, репертуарыңда әниең Розалия Төхвәтуллина сүзләренә язылган җырлар шактый урынны алып тора. “Карамалы-Гөбәй”, “Ямьле җәй”, “Синнән башка”, мисалга. Кайбер җырларны Зифа Нагаевадан махсус сорап яздырткан кебек, “Шигырь язып бир әле” — дип, әниеңә үзең мөрәҗәгать итәсеңме?
Ришат: — Нәкъ шулай. Алда телгә алынган җырларның барысының да сүзләрен әни бер төн эчендә язып бирде. Аларның барысын да халык бик җылы кабул итте. Бүген мин аларны — 20, хәтта 30 меңгә дә сатып җибәрә алам. Үзен композитор дип санаучыларга да әйтер сүзем шул: сез башта ул җырны языгыз, үзегез башкарып популярлаштырыгыз, шуннан соң гына кемгәдер тәкъдим итегез. Бары шул чагында гына уңышка ирешерсез. Әгәр дә инде халык арасында үзегезнең башкаруда популярлашып киткән җыр белән:” Шушыны ал инде”, дип килсәгез, 10 мең дә, 20се дә, хәтта 30 меңе дә жәл булмас.
В. М. — Ришат, җырың аша күкләргә чөеп күтәргән Карамалы- Гөбәең белән бәйләнешең ничек?
Ришат: — Бик әйбәт. Авылны мин һәрчак сагынып кайтам. Безнең Карамалы-Гөбәй авылы — иң матур җирдә урнашкан. Безнең тауларыбыз да, елга-күлләребез дә бар. Карамалы Гөбәй — минем өчен дөньядагы иң матур авыл! Җиденче ел рәттән инде мин биредә шәхси концертларымны оештырам. Беренче концертка нибары 200 кеше килгән булса, агымдагы елда анда килүчеләрнең саны 5000 меңнән артып китте. Менә шулай авылның һәр сулышын тоеп яшәргә тырышам, авыл юлына беркайчан да тузан төшермим.
В. М.: — Ришат! Әле синең төп яшәү урының кайда? Киләчәктә кайда төпләнергә уйлыйсың?
Ришат. — Әле мин Казанда кеше фатирына түләп яшим. Елына 150әр концерт бирергә туры килә. Шуңа да гомерем күбрәк тәгәрмәч өстендә — гастрольләрдә үтә, дисәм һич тә хата булмас.
Әгәр инде үз иркемдә генә булса, мин урманда — тыныч җирдә яшәр идем. Чөнки мин тынычлыкны, саф һаваны яратам. Ләкин бу әлегә буй җитмәслек хыял булып кына кала.
В. М.: — Ришат, белүемчә, син спорт белән дә бик актив шөгыльләнәсең, сәламәт тормыш алып барасың. Бу яклап та син яшьләргә бик матур үрнәк күрсәтәсең. Шул хакта да сөйләп кит әле?
Ришат: — Спортка булган мәхәббәт миндә бәләкәй чактан ук килә. Абый белән икәү мәктәптән кайтып малларны карап бетерүгә кире шунда юллана, анда — волейбол , теннис, чаңгы секцяиләрендә шөгыльләнә идек. Моннан тыш, мәктәп һәм район күләмендә узучы ярышларда катнаша һәм призлы урыннар ала идек.
Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү абыйга аеруча нык йогынты ясады. Ул мәктәпне тәмамлауга Стәрлетамактагы физкультура академиясенә укырга керде. Аны тәмамлап кайткач, үзебезнең авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләде. Аңа кадәр мәктәптә әтинең бертуган абыйсы Валерик физкультура фәненнән укыткан иде. Әти үзе дә кайчакларда безнең белән бергә мәктәптәге спорт түгәрәкләренә йөри иде. Шулай булгач, спортка булган сөю каннан ук килә, дип әйтергә дә буладыр.
Спортка булган мәхәббәт әле дә дәвам итә. Бигрәк тә яз-җәй айларында иртән йөгерергә чыгарга яратам. Авылда булганда, Өсән елгасы буйлап, Тукайга хәтле йөгереп барам. Һәр чыгуда унышар чакрым араны узарга тырышам. Казанда чакта паркта йөгерәм. Быел беренче тапкыр анда йөгерү марафоны да уздырдым. Әйткәндәй, аны мин һәр ел елны оештырырга җыенам.
Шунысына куанам, спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт тормыш алып бару соңгы вакытта модага әйләнеп бара. Бу бик әйбәт күренеш, минемчә. Бүгенге начар экологияле заманда шунсыз булмый да. Ни генә дисәң дә, сәламәтлекнең төп нигезе — сәламәт тормыш алып баруга һәм спорт белән дус булуга кайтып кала.
В. М. — Синең иҗатыңны үз иткән тамашачыларга журнал аша нинди әйтер сүзләрең бар?
Ришат: — Тамашачыларга булган рәхмәтләремне гади сүз белән генә әйтеп бетерә алмамдыр да, мөгаен. Шундый вакытлар булды, җырларымны радио-телевидениедән алып ташладылар, хәтта концерт залларына кертмәделәр. Аннан тыш та проблемалар күп иде. Менә шул чагында мине нәкъ тамашачылар күтәреп калдылар, сынарга, борынны салындырырга ирек бирмәделәр. Нинди концерт залына килсәм дә, заллар шыгрым тулы булды. Шушы хәлләрдән соң тамашачыларның миңа карата булган игътибары һәм ихтирамы тагын да артты. Менә шул чагында мин “Тамашачы җырчыны күкләргә күтәрә дә, җиргә төшерә дә ала”, дигән сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Тамашачы мине хөрмәт итә, концертларыма йөри икән, димәк, минем урыным сәхнәдә булырга тиештер, дип уйлыйм. Мин — тамашачымны хөрмәт итәм, мин бүген аңа хезмәт итәм. Менә шул гына.
В.М. — Илдә — икътисадый көрчек хөкем сөрүенә, билетларыңның чагыштырмача кыйммәт булуына карамастан, халык концертларыңа агылып килә. Моның сере нидә икән, Ришат?
Ришат: — Минем уемча, кризис вакытында җырчыларның җырчы булмаганнары — төшеп, чын җырчы булганнары ныгаеп кына кала. Бу инде тормыш тарафыннан мең кат расланган факт. Иң мөһиме — күңелләрдә кризис булмасын ул!
Тамашачының җырларымны үз итүе турында үземнең дә еш кына уйланганым бар. Ни өчен дигәндә, миннән дә әйбәтрәк тавышлы, миннән дә әйбәтрәк җырлаган җырчылар бар. Нигәдер, аларның күпләренең җырлары тамашачы күңеленә үтеп керми. Ә тамашачы күңеленә үтеп керү өчен җырны бар күңелең белән тоярга, анда халкыбызга таныш булган халәтләрне — кайгыны да, шатлыкны да дөрес итеп җиткерә һәм күрсәтә белергә кирәк. Ә моның өчен күңелеңнең моңга бай булуы кирәк. Моң ул — мелизм гына да, тавышның диапозоны гына да түгел, ә тавыш эчендә булган тагын бер тавыш ул. Урыслар аны “крик души”, — да диләр, бездә ул “күңел тавышы” дип йөртелә. Күңел тавышы белән җырлап кына тамашачы күңеленә үтеп кереп була. Тик, шунысы да бар: күңел тавышы белән җырларга бер генә укытучы да өйрәтә алмый, син аны үзең дә эчеңнән тартып чыгара алмыйсың, ул бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бирелә. Я — бар ул, я — юк.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, нинди дә булса сәбәпләр аркасында моң сөючеләр концертларыма йөрми башласалар да мин һич кенә дә кайгырмыйм. Чөнки мин үземне башка өлкәләрдә дә таба алам.
В. М.: — Мәсәлән?
Ришат: — Продюсер эшен алып бара, аранжировка эшли, студиядә җырлар яздыра, музыкаль җиһазларны прокатка биреп тора алам. Шулар белән беррәттән, балалар тәрбияләп үстерү дә зур эш булыр иде. Минем өчен бер генә нәрсә акча белән генә үлчәнми. Эшләгән эшнең күңел халәтеңә тап килүе барыннан да мөһимрәк.
В. М. — Һәр концерт алдыннан дулкынлану тойгысы була торгандыр инде. Аны җиңәргә нәрсә ярдәм итә?
Ришат: — Тәүге елларны мин, чыннан да, нык дулкынлана идем. Хәзер инде сәхнәгә ашкынып чыгам. Кайвакытларда шулай була, концерт башланганда тавыш булмый. Ләкин, берникадәр вакыттан соң, ул үзеннән-үзе килеп чыга. Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәтедер инде бу. Моңа башкача аңлатма биреп тә булмыйдыр.
В. М. — Гастрольләр вакытында кызык һәм кызганыч хәлләр дә булгалыйдыр инде. Шулар турында да сөйлә әле, Ришат?
Ришат: — Ырынбур өлкәсендә узучы концертка килдек. Килсәк, костюмнар юк: 400 чакрым ераклыктагы Казанда калганнар. Костюм килеп җитмәгән дип кенә концертны өзеп булмый бит инде. Алып баручының җиңе — терсәк буеннан булган, чалбар балагы җитмичәрәк торган костюмын, бер үлчәмгә бәләкәйрәк аяк киемен киеп сәхнәгә чыгып бастым. Үзем — җырлыйм, үзем туфлиемнең кысуына түзә алмыйм. Концерт азагына, ниһаять, костюмнар да килеп җитте. Иң соңыннан: “Менә шушы костюм белән мин — беренче бүлектә чыгыш ясарга тиеш идем, менә монысы белән икенчесендә”, — дип һәркайсын тамашачыга алып чыгып күрсәттем. Залдан: “Синең киемең түгел, җырың кирәк безгә”, дигән тавышлар ишетелгәч кенә бераз тынычландым. Менә шундый хәлләр дә була ул гастрольләрдә.
В. М.Ришат, мин синең корпоративларда чыгыш ясарга яратмавыңны беләм. Бу — принципиальлекме, әллә монда башка берәр сәбәп бармы?
Ришат: — Сез дөрес әйтәсез, корпоративларда-юбилейларда чыгыш ясарга бөтенләй яратмыйм. Ләкин, шундый кешеләр була, аларга “юк” дип әйтергә бөтенләй тел әйләнми. Элегрәк шундый очракларда “яра” диештергәли идем. Соңгы вакытта анысыннан да баш тарттым. Минем уемча, корпоративта я юбилейда җырлап китү җырчының бәясен нык түбән төшерә. Күз алдына китерегез, син — җырлыйсың, кемдер ашап утыра. Ара-тирә ул: “Үзеңне хөрмәт итмәгәч җырлыйсың инде”, дигән сыманрак сиңа карап куя. Менә бу әйбер миңа һич кенә дә ошамый. Җырчының урыны — банкет залы түгел, ә сәхнә, минемчә.
Мин үзем җырчыларны ике төргә бүлек карыйм: бар — сәхнә җырчылары, бар — банкетныкылар. Мин үзем калын кесәле абзыйлар алдында мунчаларда җырлап йөргән бик күп җырчыларны беләм. Белүен беләм, тик аларның кичтән — мунчада, икенче көнгә сәхнәгә чыгып җырлауларын гына һич кенә дә аңлап бетерә алмыйм. Кайда монда горурлык хисе, кайда үз –үзеңне хөрмәт итү?!
Бар дөнья халкы “икътисадый көрчек”, дип чаң какса да, әле дә корпоративларга-юбилейларга чакыручылар саны кимеми. Андыйларга “корпоратив-юбилей” сүзен ишетү белән “юк” димен, я булмаса, күтәрә алмастай зур хак сорыйм. Бәлки, арада Ришат борынын чөйгән була, дип уйлаучылар да бардыр. Андыйлар өчен журнал аша җавап бирәм : акча — минем өчен бөтенләй мөһим түгел! Мин, тәү чиратта, тамашачымны хөрмәт итәм. Аның концертыма килеп утыргач: “Бу бит кичә без ашап-эчеп утырганда килеп җырлап киткән иде”, — дип әйтүен теләмим.
В. М. — Бер биш ел үткәч үзеңне ничегрәк итеп күз алдына китерәсең?
Ришат: — Минем бик матур һәм якты хыялларым бар. Шуларга әкренләп кенә ирешәсем килә. Гаилә корырга да вакыт җиткәндер, димен.
В. М. — Гаилә корырга вакыт җитте, дисең. Чираттагы сорау да шуңа аваздаш. Кичәгенәк сезгә киләсемне әйткәч, күршеләрем: “Йөргән кызың бармы ?” — дип сорамый кайта күрмә”, — дип калдылар. Монысына ни дип җавап бирерсең икән, Ришат?
Ришат: — Кызганыч, тик бу сорауны мин һәрвакыт ачык калдырам. Шуңа берни дип тә җавап бирә алмыйм.
В. М. — Берни дип тә җавап бирә алмасаң да, күңелнең иң нечкә кылларын кузгата торган “Пар аккошлар” җыры синең репертуарыңа юктан гына килеп кермәгәндер, “Аккошлардай пар булалсаң, мәңге тугры яр булалсаң чык минем юлларыма”, — дип син тикмәгә генә җырламыйсыңдыр инде, шулаймы?
Ришат: — Ул җыр репертуарга юктан гына килеп кермәде әлбәттә. Аны мин Зифа Нагаевадан махсус сорап яздырттым. “Сәхнәгә чыгам да, ялгыз аккош турында җырлыйм, бәлки, шундый җырлар башкарганга күрә мин һаман ялгызым йөримендер”, — дидем. Ул ике-өч көн эчендә миңа сез әйткән җырны язып бирде. Аны тамашачылар да яратты.
Әлбәттә, һәр егет үзенең булачак кәләшен әнисенә охшатып сайларга тырышадыр. Мин дә булачак хәләл җефетемнең әниемә охшавын, аш- суга оста, минем белән бер уйда булуын теләр идем.
В. М. — Татар юрап китерә, диләр бит. Синең очракта да шулай булсын, тормыш юлыңда үзеңә тиң яр очрасын, аның белән кулга-кул тотынышып матур тормыш юлы үтәргә язсын, Ришат!
Ришат: — Амин, шулай булсын! Изге тәләкләрегезгә зур рәхмәт!
Венера МӘҖИТОВА,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Фото: mordovmedia.ru
Читайте нас: