Барлык яңалыклар
Сәхнә
3 февраль 2021, 17:25

Венера МӘҖИТОВА. Сандугач юлы (4нче өлеш)

“Тулпар” журналының даими авторы Венера МӘҖИТОВАның танылган якташыбыз, Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туып-үскән җырчы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН турындагы “Сандугач юлы” дип аталган язмасы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген Уфа – Казан арасында “бәргәләнү” тарихы...

Казангамы? Уфамы?
В. М. — Училищены тәмамлауга синең алдыңа: “Казанга китәргәме, Уфага барыргамы?” дигән сорау килеп баскандыр. Ни өчен Филүс Каһиров кебек Казанга китмәдең, ә Уфаны сайладың, Ришат?
Ришат: — Уфаны сайлавым очраклы гына булмады, әлбәттә. Ул елларда Галия Закир кызының барлык сәләтле укучылары да диярлек училищены тәмамлау белән Казан ягына чыгып китәләр иде. Нәкъ шул чакта училище җитәкчелегенә “Башкортстанда музыка белгечләре әзерлисез дә, аннары аларны Казанга озатып җибәрәсез”, дигән шелтәләр белдерелә башлады. Аның сәясирәк төсмер алуы нәкъ мин IV курсны тәмамлаган чакка туры килде. Галия Закир кызының:”Син булса да Казанга китмә инде” дигәнен истә тотып, югары белем алуымны З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә дәвам итәргә булдым.
Бүген килеп, шул вакытта дөрес карар кабул иткәнмендер, дип уйлыйм. Чөнки институттагы укытучылар тавышымны да, тембрымны да үзгәртмәделәр: ничек бар — шулай калдырдылар. Бу җәһәттән бигрәк тә вокал буенча укытучым, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең вокла сәнгате кафедрасы мөдире, профессор, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтовага рәхмәтлемен. Ул беренче көнне үк: “Сиңа үз тавышыңны югалтырга ярамый”, — дип киңәш бирде һәм без Галия Закир кызында алынган курсны дәвам гына итеп киттек.
Ике укытучым да мине бер үк юлдан, бер үк эздән алып бардылар: уңга, сулга тайпылырга ирек бирмәделәр. Бүгенге уңышларымда Галия Закир кызы белән Фәрзәнә Фәтхулла кызының да шактый өлешләре бар. Алар шул вакытта миңа төпле белем бирсә, җыр сәнгате өлкәсендәге юнәлештә мин, бүгенге уңышларыма, бәлки, ирешә дә алмаган булыр идем. Шуның өчен мин аларга бик рәхмәтлемен.
Уфада яуланган уңышлар
В. М. — Җыр бәйгеләрендәге иң зур җиңүне Нефтекамада яулаган булсаң, Уфада укыган елларың да бу уңайдан бик җимешле булды кебек. Шул турыда да сөйлә әле, Ришат?
Ришат: — Әйе, нәкъ шулай булды. Ул вакытта бик популяр булган “Гәлсәр сандугач” проектында 1нче курстан ук катнаша башладым. 2008 елда “Гармун моңы” җыры белән “Өмет” номинациясендә җиңү яуладым. Ике елдан “На крыльях таланта” дигән бәйгедә Гран-при алдым.
Студент елларында “Гәлсәр сандугач” концертлары белән республиканың барлык шәһәр-районнарын урап чыктык. Шуннан халык та “Ришат Төхвәтуллин” дигән исемне әзрәк белә-таный башлады. IV курста инде үзем дә аерым концертлар белән тамашачы каршына чыга башладым, дискымны чыгардым. Гомумән алганда, “Гәлсәр сандугач” проекты — ул зур тәҗрибә мәктәбе булды. Аның белән хезмәттәшлек итү студент чакның иң матур хатирәсе булып әле дә күңел түрендә саклана.
Фото: oren.ru.
Читайте нас: