Барлык яңалыклар
Сәхнә
1 февраль 2021, 12:33

Венера МӘҖИТОВА. Сандугач юлы (3нче өлеш)

“Тулпар” журналының даими авторы Венера МӘҖИТОВА танылган якташыбыз, Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туып-үскән җырчы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНның укучыга аз билгеле тормыш сәхифәләрен барлап, аның үзе, әти-әнисе янына барып, әңгәмә корып кайткан иде. “Сандугач юлы” дип аталган бу язма “Тулпар”ның 2017 елгы 1нче санында басылып чыкты. Бүген без шушы күләмле очерктан Ришатның халык җырларын башкару тарихы турындагы истәлекләрен урнаштырабыз. Сайтыбызны күзәтеп торыгыз! Ришатның танылган җырчы Филүс КАҺИРОВ белән дуслык мөнәсәбәтләре, профессиональ синтезаторда уйный башлау тарихы – бүген сайтта!

ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫНА ФИЛҮС ГАШЫЙК ИТТЕРДЕ!
В. М.: – Ришат, без синең әти-әниең һәм абыең белән нәсел-тамырларың һәм балачагың турында әңгәмә корып өлгердек инде. Шуңа синең белән сөйләшүне училищеда уку чорыннан башлыйк. Үземнән чыгып әйтә алам, училищеда уку – энә белән кое казуга тиң, институтта белем алуга караганда күпкә катлаулырак һәм авыррак. Биредә укыган еллар күңелеңдә ничегрәк уелып калды?
Ришат: – Училищеда укыган дүрт елымны әле дә сагынып искә алам. Мин биредә төпле белем алдым, халык җырларына чын-чынлап гашыйк булдым. Мин укырга кергән елны татарның бүгенге көндәге иң талантлы җырчыларының берсе Филүс Каһиров III курста укып йөри иде. Бер көнне училищеда узган ниндидер концерт барышында ул халык җырын сузып җибәрде. Аның күңелне айкалдыра-чайкалдыра торган моңлы тавышын ишеткәч, тәннәр чымырдап куйды. “Халык җырларын нәкъ Филүс кебек башкарачакмын!” дигән максат нәкъ шул чакта күңелдә бөреләнде дә инде. Мин, Филүс кебек үк, училищеның хор бүлегендәге иң көчле укытучыларның берсе Галия Закир кызы Мусинада белем алдым. Хор бүлеге дип аталса да, биредә безне бик күп һөнәрләргә: биергә дә, җырларга да, фольклор ансамблендә чыгыш ясарга да өйрәтәләр иде. Ул вакытта вокалга атнасына бер сәгать кенә бүленә, бу миңа бик аз булып тоела иде. Галия Закир кызыннан сорап, килми калган кешеләр урынына да вокал дәресләренә йөри башладым. Остазым үзе дә тырыш студентларны ярата иде. Шуңа да, өстәмә дәресләргә керим әле дигәнгә һич тә каршы килмәде. “Училище” сүзен ишетүгә, әле дә күз алдыма каты тәртип килеп баса. Хор дәресләре, гадәттә, иртәнге сигездә башлана, безгә моннан биш минут алда ук әзер булып басып торырга кушыла иде. Бүгенге көндә үз-үземә һәм минем белән бергә эшләүчеләргә карата булган таләпчәнлегем дә шуннан – училищедан киләдер, димен.
Әни әйткәндер инде, авылдагы чаралар барышында мин, гадәттә, синтезатор артында басып тора идем. Ул бик гади генә иде. Училищега баргач, профессиональ синтезатор барлыгын да белдем. Шундук анда уйнап карыйсы килү теләге туды. Синтезатор торган бүлмәгә укытучылардан башкаларга керергә ярамый дип, бу теләгемнән баш тарттырырга тырыштылар. Ләкин мин югалып калмадым: укытучылар күрмәгәндә шул бүлмәгә кереп бикләнеп калып еш кына, төннәр буе синтезаторда уйнап утыра идем. Иртән инде беренчеләрдән булып хорга килеп басам. Без капчыкта ятамыни инде?! Көннәрдән бер көнне бу хилафлыгым ачылды. Билгеле: тиргәделәр инде. “Бүтән кермә анда”, – диделәр. Ярамыйга карамыйча, аннан соң да шул бүлмәгә кереп, бик күп тапкырлар “япон тактасында” уйнап утырганым булды. Синтезаторда уйнарга әнә шулай, ярым яшерен рәвештә өйрәндем дисәң дә була.
Училище турында сөйләгәндә тагын бер нәрсәгә аерым тукталасым килә. Монда укыган шәһәр егетләре трико белән туфли киеп килгән авыл балаларына түбәнсетебрәк карый иде. Минем белән, нишләптер, үзләренә тиң күреп сөйләштеләр. Соңыннан аңладым, алар сыман зәвык белән киенә белүем сәбәпче булган икән моңа. Ә моңа безне – авыл малайларын – Октябрьскийдан кунакка кайтучы Ленар исемле дустыбыз өйрәтте. Эш шунда, без – дүрт дус: күршеләрем – Нәркиз, Рамил, Ленар һәм мин гел бергә йөри идек. Кайвакытларда Ленар безне: “Болай итеп киенмиләр бит инде. Икенче юлы килешлерәк итеп киенеп чыгыгыз әле, яме”, – дип шелтәли иде. Киемгә карата таләпчәнлек шул чакта күңелгә салынды да инде. Мин беркем дә кимәгән сәхнә костюмнарын кияргә, аларда үзебезнең миллилекне-татарлыкны чагылдырырга тырышам.
IV курста укыганда Галия Закир кызына сиздерми генә төнге клубта эшли башладым. Анда да үзенә күрә зур тәҗрибә тупладым. Дискотека булгач, анда шул вакыт өчен иң популяр җырларны куярга туры килә иде. Бу исә миндә яшьләр күңеленә хуш килә торган җырларны тою зәвыгын тәрбияләде. Нәкъ шул чакта музыкаль аппаратураны да техник яктан ныклап өйрәндем. Клубтагы хезмәт хакы да студент өчен бик әйбәт иде. Училищены тәмамлап Уфага укырга киткәндә үземнең урынга авылдаш егетне калдырдым.
В. М.: – Интервьюларыңда еш кына вокал буенча укытучың, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Русиянең мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесе иясе Галия Закир кызы Мусинага рәхмәтле булуыңны әйтәсең. Син бүген моны “Тулпар” журналы аша да эшли аласың.
Ришат: – Галия Закир кызы кебек укытучы дөньяда башка юктыр дисәм дә, һич арттыру булмас. Аның кебек остазларны минем Казан һәм Уфа сәнгать училищеларында күргәнем булмады. Миңа башкала уку йортларында белем алучы студентлар белән еш очрашырга туры килә. Алар укытучыларына бирелә торган акчалар, айпадлар, айфоннар турында сөйли башласа, чәчләрем үрә тора. Ирексездән, студентлары өчен кесәсендәге соңгы тиенен дә чыгарып бирергә әзер Галия Закир кызы күз алдына килеп баса. Ул безне вокал нечкәлекләренә генә өйрәтеп калмыйча, костюм дизайннарын да уйлаша, аларның тукымасын, бизәкләрен дә сайлаша, тектерү өчен еш кына үз акчасын да бирә иде. Ә инде төрле конкурс-бәйгеләргә барыр алдыннан бергәләп җыр сайлавыбыз хакында сөйли башласам, анысын язарга кәгазь бите генә җитмәстер, мөгаен. Башта җырның тарихын өйрәнәбез, аннан аның һәр нотасын тикшереп чыгабыз, тик шуннан соң гына бүлекләп өйрәнә башлыйбыз. Остазымның: “Җырны бар күңелеңне биреп башкарырга кирәк, тик шул очракта гына ул тамашачыга барып җитәчәк”, – дигән сүзләре әле дә колакта чыңлап тора. Аның белән берлектә мин сәнгатьтәге тәүге зур уңышыма ирештем – татар-башкорт җырын башкаручыларның “Дуслык моңы” бәйгесендә икенче урынны яуладым. Бу җиңүдән соң күңелемдә ниндидер талмас канатлар үсеп чыккандай булды. Миңа җыр сайлашкан укытучыма чын күңелемнән рәхмәтлемен. Галия Закир кызы турында бик озак сөйләп булыр иде. Фикерләремне гомумиләштереп, шуны гына әйтәм: ул – чын Укытучы, чын Кеше. Шушы сүзләр аның хакында барысын да әйтеп бирә торгандыр.
Әңгәмәдәш - Венера МӘҖИТОВА.
Читайте нас: