Барлык яңалыклар
Сәхнә
29 гыйнвар 2021, 01:03

“Нур”да артист буласың килсә

Укыту бушлай булачак, 10 студент кабул ителәчәк.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен сәнгать институты махсус курслар җыя. 27 гыйнвар әлеге уңайдан матбугат очрашуы узды. Онлайн узган ул очрашуда Уфа сәнгать институтының актерлык осталыгы һәм режиссура кафедрасы мөдире, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Таңчулпан Бабичева, уку йортының проректоры Алсу Хасбиуллина, проректорның укыту һәм тәрбия буенча ярдәмчесе Дамир Аллабердин, Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин һәм театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин катнашты. Матбугат конференциясен театрның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина алып барды.
Чарада катнашучылар курсны җыю шартлары, сынаулар турында сөйләде. Аңа караганда, укыту бушлай булачак, 10 студент кабул ителәчәк. Көндезге бүлектә уку 4 ел. Кабул итү өчен урыс теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, әдәби әсәр – мәсәл, шигырь, яки чәчмә әсәрне сәнгатьле итеп уку, этюд башкару, җыр һәм бию осталыгы тикшереләчәк.
“Нур” курсына укырга керү өчен укучылар урыс әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшырулары турында 1 февральгә кадәр гариза тапшырырга тиеш.
Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать институтының театр факультеты моңа кадәр “Нур” өчен өч тапкыр, Туймазы татар дәүләт театры өчен ике тапкыр махсус курслар укытып чыгарды. Фәрдүнә Касыймованың “Нур” өчен беренче төркем чыгарылышы 1996 елда булган иде. Әхтәм Абушахмановның – 2002, Таңчулпан Бабичева төркеменең 2011 елда чыгарылышы булган иде.

Фото: yandex.ru/images/search?text=театр%20нур%20артисты&from
Читайте нас: